Кешелекле дә, кечелекле дә!
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Кешелекле дә, кечелекле дә!

29.07: Кешелекле дә, кечелекле дә!

Республика басмаларының баш мөхәррирләре Марсель Котлыгалләмов (“Известия Башкортостана”),  Владислав Устинков (“Советская Башкирия”), Тәлгать Сәгыйтов (“Башкортостан”), Расих Ханнанов  (“Кызыл таң”) һәм Марсель Сәлимов (“Һәнәк”). Төгәл чирек гасыр элек төшерелгән фото.Республика басмаларының баш мөхәррирләре Марсель Котлыгалләмов (“Известия Башкортостана”), Владислав Устинков (“Советская Башкирия”), Тәлгать Сәгыйтов (“Башкортостан”), Расих Ханнанов (“Кызыл таң”) һәм Марсель Сәлимов (“Һәнәк”). Төгәл чирек гасыр элек төшерелгән фото.Тәлгать Сәгыйтовны мин 1975 елдан бирле беләм (Уфага шул елда килгән идем). 1977 елда Рәми Гариповны соңгы юлга озатуыбыз хәтердә. Мәһабәт буй-сынлы, чибәр, мөлаем йөзле, күпереп торган чем-кара чәчле 35 яшьлек бу ир узаманы, ул чакта КПСС Өлкә комитеты инструкторы, чиновниклар арасында игътибарны үзенә иң нык җәлеп итүче иде. Күп еллардан соң матбугатта язуларынча, байтак еллар иҗатына киртә­ләр куелып, еллар эзәрлеклән­гәннән соң 45 яшендә кинәт кенә вафат бул­ган мәшһүр шагыйрьне җирләгән вакытта халык арасында ыгы-зыгы, шау-шуны булдырмый калу өчен республика җитәкчелеге Сәгыйтовны һәм тагын берничә егетне махсус җибәргән икән.

1985 ел. Ишле гаиләм белән Уфага яшәр­гә килергә җыенам. Эш эзләп йөрим. Телевидение һәм радиотапшырулар буенча дәүләт комитеты рәисе иде ул чакта Тәлгать Сәгыйтов. Райондашым Рәид Миндебаев — аның урынбасары, мин аңа күз төбәп килдем. Телефон аша сөйләштеләр һәм тиздән комитет рәисе безнең янга үзе килеп керде.
— Балаларың ничәү? — дип сорады ул кергәч тә.
— Өчәү.
— Шул өч бала белән Уфага килергә җыенасың. Кыюлык та бар икән үзеңдә!
Сөйләшү шунда тәмамланды. Мин, радио журналисты буларак, аның кул астында эшли башладым.
Берәр елдан аны мәдәният министры итеп тәгаенләделәр. Авылдан килгән яшь гаиләнең мохтаҗлыклары туып кына тора бит инде. Минһаҗев урамындагы 76нчы йортның яртысын сатып алган идек. (Әйткән­дәй, мәшһүр рәссам Рәшит Нурмөхәммәтов шунда туган). Мәйданы — 35,6 квадрат метр. Ул вакыттагы закон буенча гаиләдәге һәр кешегә 8 квадрат (димәк, безгә — 40) туры килергә тиеш. Шунсыз Уфага пропискага кертмиләр. Аптырагач, мәдәният министры бүлмәсенә башымны иеп барып кердем. Ул шунда ук Киров районы Советы рәисе Михаил Зайцевка шалтыратты. Син дә мин сөйләшәләр.
— Миша, минем алда бик ару бер егет утыра. Радио журналисты. Үтенеч белән килгән...
Мин әллә күпме йөреп тә очына чыга алмаган мәсьәләне болар өч минутта хәл итте.
Тәлгать Нигъмәтулла улы “Башкортостан” гәзитенең баш мөхәррире булып китте. Мин анда да язышам. Шактый кискен проблемалы мәкаләләр язганымны хәтерлим: “Нинди илдә яшим мин?”, “Русия һәм мин”... Туп-туры баш мөхәрриргә алып барам. Икенче көнне керәм: мәкалә укылган, читкә ниндидер билгеләр куелган, кайбер юллар астында — дулкынлы сызык. Бәхәскә дә керәбез. Мин башкорт җәмәгать­челегенең җан авазы буларак кәгазьгә төшкән каты-каты әйткән урыннарны яклыйм. Ул — оста дипломат, сабыр, тыныч. Фикерен дәлилләр белән ныгыта. “Элекке өлкә комитеты хезмәт­кәре, чиновник шул ул”, дип, баштарак көенеп утырсам да, тора-бара аның белән килешәм. Аның югары зыялылыгына, киң мәгъ­лү­мат­лылыгына, төпле акыллылыгына кабат-кабат сокланам. Комитет рәисе, мәдә­ният министры, партия өлкә комитетының мәдә­ният бүлеге мөдире чагында башкортча да, урысча да соклангыч чыгыш ясап, халыкны авызына каратканы искә төшә.
Ә мәкаләләрем чыга тора. Кайбер кыскартуларга да инде җаным көйми. Иң мөһиме — баш мөхәррир, кайбер коллегаларыннан аермалы буларак, язганнарымны кәрзингә дә ыргытмый, башка басмага илтергә киңәш тә бирми.
Арытаба мин Язучылар берлеге аппаратында һәм “Агизел” журналы редакциясендә эшлә­дем. Гәзит авторы буларак, күрә-ишетә йөрим — Тәлгать Нигъ­мәтулла улы редакциядәге эшләр­не белеп, оста оештыра, коллектив эчендәге мөнәсәбәтләрне көйли, ыгы-зыгыларны булдырмый кала. Ул заманда бит журналистлар амбицияле, һәркайсы зур шәхес итеп тоя үзен. Журналист белән чит автор арасында бәхәс туып тора. Берсе дә үз фикереннән чигенми. Мондый чакта инде баш мөхәррир, арбитр сыман, бәхәсләшүчеләрне уртак бер фикергә китерә.
Иҗади коллектив имин, тыныч, көйле эшләсен өчен аның җитәкчесе психолог та, тәрбияче дә, ә иң мөһиме — абруйлы шәхес булырга тиеш. Бәгъзе бер җитәк­челәр тора-бара каты куллы түрәгә әйләнә, өстәл суга башлый. Юк, иҗат кешеләре белән болай эшләп ерак китеп булмый. Минемчә, Тәлгать Нигъмәтулла улы моны яхшы аңлады, нинди генә хәл-шартларда да тиешле югарылыкта торучы шәхес булып калды, өстәл сугып түгел, башка ысуллар белән эш итте, коллективтагы кайбер кызган башларны тыныч кына суыта белде. Шул ук вакытта беркайчан да үз фикерен, карашын үзгәртмәде. Кул астында эшләүчеләр белән әшнә дә, дус та булып китмәде.
1997 елда Тәлгать Сәгыйтовны янә мәдәният министры итеп тәгаенлә­деләр. Мәдәният, сәнгать әһелләре белән бигүк аралашып йөрмәгәч, министрның ул чордагы эшләренә бәя бирә алмыйм. Әмма психолог, тәрбияче булып калгандыр дип уйлыйм, чөнки бер урынга аны икенче тапкыр кайтармаслар иде (номенклатурада андый очраклар бик сирәк).
Аны тәү кат күргәннән, аның җитәкчелегендә эшләгән, ярдәмен тойганнан соң байтак еллар үтте. Мин дә тормыш тәҗрибәсе тупладым, китапларым чыккалап тора. Очрашкан чакларыбызда Тәлгать Нигъмәтулла улы һәрчак, “укыдым, бу урыны болай, теге урыны шулай” яисә “бу әсәрең белән мин нәрсә әйтергә теләгә­неңне аңламадым” дип китә. Гел эшлекле фикер, искәрмәсе дә урынлы. Ул бервакытта да әшнә, дус абзый булып кыланмый.
Әлбәттә, Тәлгать Сәгыйтовны мин тулысынча белеп тә бетермим. (Ул чагында аның хакында язу да авыр булыр иде). Бары тик үзем белгәнчә, аңлаганча гына язып, аның образын күз алдына бастырырга тырыштым.
Ринат Камал,
язучы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Балалар поликлиникасы төзелә башлады
Сегодня, 15:05 :: Сәламәтлек саклау
Балалар поликлиникасы төзелә башлады
Ташкабакны картайтмагыз!
Сегодня, 15:03 :: Мең дә бер киңәш
Ташкабакны картайтмагыз!
Сегодня, 14:52 :: Көнүзәк
"Балаңны мәктәпкә әзерлә!"
Таш-Елгада кое бәйрәме гөрләп узды!
Сегодня, 14:23 :: Җәмгыять
Таш-Елгада кое бәйрәме гөрләп узды!
Кыярлы лечо
Сегодня, 14:05 :: Мең дә бер киңәш
Кыярлы лечо
Юл тулы... карбыз
Сегодня, 13:59 :: Яңалыклар
Юл тулы... карбыз








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»