Алтын йолдыз булып балкыды!
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Алтын йолдыз булып балкыды!

17.08: Алтын йолдыз булып балкыды!

Алтын йолдыз  булып балкыды!Данлыклы колхоз рәисе Әхсән Шәриповның тууына 90 ел.

Журналистлык тәҗрибәм тулысынча Дүртөйле, Илеш һәм Чакмагыш районнары җирлегендә бөреләнде дип әйтә алам. “Кызыл таң” гәзите редакциясенә эшкә килгәч, моны баш мөхәррир Таһир Ахунҗанов та билгели иде. Бер иртәдә үзенә чакырып, миңа болай диде:

— Син, Равил, үз төбәгеңне күп таптадың — монысы яхшы. Хәзер географияне киңәйтер вакыт җиткәндер, дип уйлыйм. Әйдә, булмаса, махсус хәбәрче сыйфатында республикабызның төньяк-көнчыгыш районнарына сәяхәт итә башла.


Иртәгәсен Салават һәм Кыйгы районнарына юл алдым. Минем туган якларда урып-җыю эшләре төгәлләнүгә таба барса, биредә аның икенче яртысын башлап кына торалар иде әле. Салават районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе белән көне буе колхоз һәм совхоз басуларында йөрдек. Күңелгә охшарлык хәлләр очрамады — һава шартларының көйсезлегенә сылтанып, уракны гафу итмәслек дәрәҗәдә сузалар.
Кунакханәгә кайткач, төн утырып, “Күккә карап, болыт санап” дигән зур булмаган тәнкыйть мәкаләсе яздым һәм икенче көнне иртән телефон аша редакциягә хәбәр иттем. Ул иртәгәсен “Кызыл таң”ның беренче битендә “Борчулы сигнал” рубрикасы астында чыгып та өлгерде. Район җитәкчеләре тиз арада хуҗалык җитәкчеләрен чакырып, урып-җыю эшләрен тизләтү турында сүз алып бардылар. Димәк, гәзит сүзе үтемлелеген күрсәтте.
Аннары юлымны Кыйгы районына дәвам иттем. Партия райкомында мин урып-җыюда алдынгы дип исәпләнгән бер хуҗалыкка җибәрүләрен сорадым.
— Сез әле район үзәге Югары Кыйгыда, безнең Түбән Кыйгыбыз да бар. Шунда рәхим итегез! — дип киңәш бирделәр.
— Бүген көн кояшлы, күккә карап болыт саныйсы юк, — дип хәерле юл теләп калды беренче секретарь.
Берничә авылны берләштергән Калинин исемендәге колхозның идарәсе Түбән Кыйгыда иде. Тышкы ишек төбендә безне унлап кеше каршылады. Арадан берсе, һиммәт кенә гәүдәлесе, алгарак чыгып, кул биреп күреште һәм:
— Колхоз рәисе Шәрипов булам. Хуш киләсез! – дип сәламләде.
Партия райкомында Шәриповның утызмеңче колхоз рәисе икәнен әйткәннәр иде. Халык судьясы Әхсән Шәрипов бу сафка ни рәвешле баскан? Авыл хуҗалыгы белгече белеме юк ләбаса. Аның эш бүлмәсенә кергәч, беренче итеп шушы соравымны бирдем. Алгарак китеп, шуны әйтергә тиешмен: Калинин исемендәге колхозда булуым турында “Түбән Кыйгыдагы бер көн” дигән күләмле генә мәкалә-репортаж бастырдым. Анда Әхсән Шәрипов биографиясеннән нибары бер сүзне кулландым: ул да булса — утызмеңче. Төп сүз колхозның бүгенгесе, киләчәген күзаллау, хезмәт алдынгыларының фидакарь эшләре турында иде. Бүген килеп, Әхсән Шәриповның тууына 90 ел тулу уңаеннан журналист блокнотында урын алып калган белешмәләрне ачарга булдым.
Әхсән Шәрифгали улы тумышы белән Балтач районыннан. Ул — сугыш алды һәм сугыш чоры баласы. 8нче сыйныфны тәмамлаганда Бөек Ватан сугышы башлана. Әтисе Шәрифгалине августта фронтка чакыралар. Колхоз хисапчысыз кала. 9нчы сыйныфка укырга барырга тиешле Әхсәнне колхоз идарәсендә әтисенең лаеклы алмашчысы итеп кабул итәләр. Өлгереш кенәгәсендәге математика фәненнән “5” билгесе хезмәттә йөзмәккә юллама була да инде.
Илебез немец фашистларыннан азат ителә, Җиңү хакына Әхсәннең әтисе дә корбан була. Әхсән ун елга якын счет төймәләрен тартып, авылдашларына игелекле хезмәт күрсәтә, читтән торып урта мәктәпне дә тәмамларга өлгерә. Исәп-хисап эшен ул күпмедер дәрәҗәдә әтисеннән өйрәнеп калган була, белемен тагы да тирәнәйтү инде үзеннән тора. Колхозчыларның ышанычын ул тулысынча аклый, әмма махсус белемле һөнәргә ия булу теләге тынгы бирми. Юрист буласы килә. Бу уен тормышка ашыру нияте белән Куйбышев (хәзерге Самара) шәһәрендәге юридик училищега укырга керә. Училищеның бер курсын гына тәмамлаган дип тормыйлар, Әхсән Шәриповны, Башкортстанга кайтарып, Кыйгы районы халык судьясы итеп сайлап куялар. Дипломын читтән торып укып ала. Югары белем алу максатында Әхсән Мәскәү юридик институтына читтән торып укырга керә. Ни гаҗәп, ун еллап судья булып эшләп йөргәндә, аның биографиясендә кискен борылыш ясала.
Партия райкомының ул вакыттагы беренче секретаре Мәсгуть Шакир­җановмы соң коеп куйган һәм гадел халык судьясы эшчәнлеге белән кызыксынмаучы җитәкче?! Көннәрдән бер көнне Шәриповны бүлмәсенә чакырып ала.
— Бик озын булмаса да, тормыш юлыңны барлап чыктым. Колхоздагы хисапчылык хезмәтең батырлыкка тиң, юридик эшчәнлегең дә хөрмәткә лаек, читтән торып укуларың гына ни тора! Бу тармакта эшләр бераз җайланды төсле, юридик кадрлар ярыйсы күп әзерләнә. Ә менә авыл хуҗалыгы тармагы илдә дә, районда да шактый аксый. Эшлекле кадрлар җитешми. Син инде сүз сөрешенә төшенгәнсеңдер, шулаймы? Әйдә, Әхсән Шәрипович, киттек колхозга. Калининда бүген рәис сайлау җыелышы. Сине дә, мине дә анда көтәләр. Синең хакта Юстиция министрлыгы белән сөйләшенгән. Авырсынып булса да, райкомның тәкъдим-карары белән килештеләр, — дип сүзен тәмамлый Шакирҗанов.
— Хатын белән киңәшләшмәгән бит әле... — дип, авыз ача башлаган иде Шәрипов, беренче секретарь:
— Җәмәгатең Вәсилә Хаҗинур кызы белән син килер алдыннан гына телефон аша сөйләштем. Ирем кайда — мин шунда, дип җавап бирде. Әйткәндәй, хатының медицина хезмәткәре, аңа да эш урыны табылыр.
Түбән Кыйгы һәм, гомумән, Калинин исемендәге колхоз Шәрипов өчен ярыйсы таныш. Язгы чәчү һәм урып-җыю вакытында судьяны да күз-колак булырга, урындагы җитәкчеләргә эшне оештыруда ярдәмләшергә райком вәкиле итеп күпчелектә шушы хуҗалыкка җибәрәләр иде.
— Кешеләр, эш урыннары белән танышу өчен сиңа бер пот тоз ашыйсы түгел, андагы хәлләрдән хәбәрдарсың, — дип нәтиҗә ясады Шакирҗанов юлда барганда.
Колхозчылар җыелышында яңа рәисне аеруча җылы кабул иттеләр. Күпләр аны азга гына килгәндә дә үз итеп өлгергән иде, судьялык эшчәнлеген дә халык ихлас кабул итә иде.
— Колхозчы иптәшләр! — дип мөрәҗәгать итте Мәсгуть Шакирҗанов. — Әхсән Шәрипов сезгә гади рәис булып кына килми, ул утызмеңче рәисләр сафыннан.
Район җитәкчесенең бу хәбәрен зал­дагылар көчле алкышлар белән кабул итте. Бу 1958 елның февралендә булды. Ә мин, хәбәрче, бу колхозга 1964 елның август ахырында килдем. Әхсән Шәрипов рәислек иткән алты ел эчендә колхоз Дүртөйле, Илеш һәм Чакмагыш рай­он­нарының мин күреп хозурланган йөзек ка­шына торырлык колхозларына, һичшиксез, тиңләшерлек булды.
Ә инде 1985 елда гектарыннан 34,5 центнер уңыш җыеп, калининлылар рекорд куюга иреште. Моңа кадәр Илеш, Дүртөйле районнарында гектар куәте турында бер-бер артлы чыкканнары янына Әхсән Шәриповның да “Гектар көче” дигән китабы өстәлү гаҗәп булмады, киресенчә, ул игенчелекнең югары культурасы өчен көрәшнең гүзәл җимеше сыйфатында кабул ителде. Хезмәт юлын Кыйгы районында үткән Фидус Юнысовның бәяләмәсен китерү урынлы булыр.
— Билгеле булуынча, Дүртөйле районының К. Маркс исемендәге колхоз рәисе, Социалистик Хезмәт Герое Рифхәт Еникеевны барлык колхоз рәисләренең рәисе дип атап йөрттек. Ә республиканың төньяк-көнчыгышында рәисләрнең рәисе Әхсән Шәрипов булды. Унынчы бишьеллык йомгаклары буенча аңа да Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде. Бу хактагы Указга төбәкнең барча кешесе дә кул куя төсле иде. Колхозны җитәкләүгә 30 елга якын гомерен багышлаган Шәрипов абыйның хез­мәтенә бик тә муафыйк бүләк бу. Халык күңелендә Йолдызлы герой булып яшәвен дәвам итә ул. Бик тә әйбәт күренеш, бәхетле язмыш! — диде ул.
Үзенә 60 яшь тулган көнне ул колхозчылар җыелышы үткәрә. Дөрес, күпләр: “Әхсән Шәрипов үзенең туган көнен, юбилей тантанасын үткәрә торгандыр”, — дип уйлый. Ләкин бер дә алай булып чыкмый. Җыелыш ачык дип игълан ителгәч, беренче сүзне ул ала һәм залга болай дип мөрәҗәгать итә:
— Иптәшләр, гомеремнең күпчелек чорын Хрущев белән Брежнев вакытында үткәрсәм дә, мин алардан шәхси үрнәк алалмыйм. Бүген мин үз теләгем һәм эшемнән алган зур канәгатьләнү тойгысы белән биләгән вазыйфамнан китәм. 14 яшемнән бүгенгәчә намус белән эшләргә, сезгә ярарга тырыштым. Әгәр шушы сүзләремә кул чапсагыз, мин бик бәхетле һәм тәхетле пенсионер булыр идем.
Бу сүзләрнең мәгънәсен әллә аңлап, әллә аңлап бетерми, зал дәррәү кул чапты. Кул чабуын чаптылар, әмма шул ук мәлдә залдагылар акылына да килде: “Нишләп әле алай? Җәмәгать, күрәләтә мәңгелек җитәкчебезне эштән җибәрүгә нишләп әле кул чабып утырабыз, оятыбыз бармы безнең?!”
Ләкин кул чабуларны чынга алудан башка чара калмады. Алай гына да түгел, Әхсән Шәрипов үзе һәм гаиләсе яшәгән йортны колхозга кире кайтарып бирәчәге турында белдерде. Әйе, ул колхоз тарафыннан төзелгән. Хәзер ул аны бушатачак. Комиссия, кабул итеп ал! Ул әле тагын да озак еллар хезмәт итәчәк, ә мин үземнекен булдырырмын.
Миңа, еллар буе республика районнарында йөргән журналистка, Әхсән Шәриповның бу гамәле аңлашылып бетми. Күп кенә урыннарда колхоз яисә совхоз исәбенә төзелгән йортта теге яки бу белгеч, гади хезмәт кешесе 10 ел яшәсә һәм һаман да хуҗалыкта эшләвен дәвам итсә, йорт анда торучыга бөтен­ләйгә тапшырыла. Тик Шәриповмы соң әзергә-хәзерне эләктереп алучы?! Юк, аңардан булмый.
Без бик озак еллар аралашып яшәдек. Мин телевидениедә эш­ләгәндә, Әхсән Шәриповны эш тәҗ­рибәсе белән уртаклашырга чакыра идем. Уфада үткән республика җые­лышларында очрашуларыбыз гадәткә керде. Бервакыт авыл хуҗалыгындагы закончалыклар турында сүз чыкты. Белеме һәм һөнәре буенча юрист бу хакта ни әйтер? “Әйе, авыл хуҗалыгы өлкәсендә бик күп законнар эшлисе һәм кабул итәсе бар. Ә менә колхоз Уставы шактый отышлы бит. Анда хуҗалыкта килеп туган мәсь­әләләрне партия яисә профсоюз җыелышында да түгел, ә колхоз­чы­ларның гомум җыелышына чыгарырга кирәк. Халык ни әйтә — шул закон. Колхозчыларның гомум җыелышы кабул иткән карар референдум нәтиҗәсенә торышлы. Колхоз уставы — колхоз­чыларның, шул исәптән җитәкчеләрнең һәм белгечләрнең ышанычлы калканы”, — дип әйткәне әле дә хәтердә.
Әхсән Шәрипов җәмәгате Вәсилә Хаҗинур кызы белән биш кыз үстерде. Аларның барысы да тормышта үз урынын тапкан. Лилиясе Шәрифгали картәтисенең һәм әтисенең хезмәт юлын башлагандагы хисапчы һөнәрен сайлаган, зур гына учреждениедә баш бухгалтер булып эшли. Ул менә нәрсәләр сөйләде:
— Алтын Йолдызымның, күрәсезме, биш чаты бар, дип аңлата иде әти безгә. Биш чат — биш кызым, ә уртадагы түгәрәк — әниегез. Йолдызны күкрәгемә таккач, мин сезнең һәммәгезнең дә күңел җылысын тоям. Акыллы һәм уңган кызларым, эшсөючән хатыным булганга мин эшемдә матур нәтиҗәләргә ирештем. Рәхмәт сезгә!
Җәмәгате Вәсилә ханым, кызлары, улларга тиң кияүләре һәм оныклары аны һәрвакыт сагынып яши. Ә инде Кыйгы районындагы күпсанлы замандашлары, хезмәттәшләре, изге күңелле һәм миһербанлы яшьләр район һәм республика тарихында тирән эз калдырган Әхсән Шәрипов белән хаклы рәвештә бүген дә горурлана. Чөнки ул Башкорт­станның төньяк-көнчыгыш төбәгендә колхоз рәисләре арасында бердәнбер Алтын Йолдыз кавалеры булып калды.
Равил Карамов,
1962 елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Вчера, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Вчера, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Вчера, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Вчера, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Вчера, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»