Моңнар дөньясында
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Моңнар дөньясында

26.08: Моңнар дөньясында

Моңнар дөньясындаБашкортстанның халык артисты Асия Смаковага – 70 яшь.

Туган җирем — илһам чишмәсе
Мин 1947 елның 27 августында Стәрлетамак районының Алга авылында дөньяга килгәнмен. Тик анда миңа бик аз, алты гына ай яшәргә насыйп булган. Сугыштан соңгы иң авыр еллар — ачлык, ялангачлык, шул ук вакытта, әтием була торып, мине ятим калдырганнар. Һәм мин Алгадан 4,5 чакрым гына ераклыкта, районыбызның көньяк-көнбатыш чигендәге киң, иркен далада урнашкан, минем өчен иң кадерле булган бәләкәй генә Латыйп авылында үскәнмен. Аның чәчәкле яланнары, изгелекле, эшкә уңган кешеләре күңелемдә гомерлеккә урын алган.
Тумыштан әтисез калгач, ятимлекнең дә, әти белән яшәүнең дә ни икәнен белмим. Хәтеремдә җуелмаслык тирән эз салган тәүге, иң рәхәт мизгелләрнең берсе булып әниемнең искиткеч ягымлылыгы, күңел җылысы, чиксез ярату тойгылары белән тулган нурлы йөзе, елмаюы калган.
Акрын гына матур таң ата. Картәниемнең моңлы тавышына уянып китәм. Миңа аңлашылмый торган Коръән телендә намаз укый ул. Көтү куып кереп сепарат аертканда да иң матур көйләргә җырлый. Таң калып, аның моңын бүлдермәскә тырышып, тыңлыйсың да тыңлыйсың...
...Өйдә шундый рәхәт, без иртәнге кояш нурлары белән торып, Коелы тауга барырга әзерләнәбез. Анда авылдашларыбыз белән Беренче май бәйрәменә җыелабыз. Әнием кабалана-кабалана миңа үзе теккән матур күлмәкне кидерә. Аннан, йөгереп барып, авыл уртасындагы кибеттән төрле төстәге җеп оекбашлар алып кайтып бирә. Мин, ихатадагы зур ташка чыгып утырып, аларның әле алын, әле сарысын сайлап утырганда өйдән, шат елмаеп, әниемнең бертуган сеңлесе Нәфисә апам белән энесе Габделхәй абый да килеп чыгалар. Минем ни өчен шулай тырышып әзерләнгәнемне, өй артында кабат-кабат җырлап каравымны да белә алар. Чөнки безнең авылда үткәрелгән һәр бәйрәмдә өлкәннәр белән беррәттән балаларны да җырлатып, җыр-моң белән күңел ачу электән гадәткә кергән иде.
Авылыбызның оста гармунчысы Шәрифулла абзый Коелы тауга барып җиткәнче моңлы көйләрен уйнап, барча яшьләр аңа кушылып җырлап бара иде. Без, ахирәтем Зилә белән, сары чәчәкләр белән капланган түгәрәк күл читеннән алар артыннан йөгерәбез.
Ә таудагы берсеннән-берсе матур чәчәкләр гүзәллеген сөйләп бетерерлек түгел. Бәйрәмне, һәрвакыттагыча, “Сабан туе” җыры белән башлыйлар. Концерт барышында яшьләр мине дә онытмый. Әнием өйрәткән “Кошлар кебек” дигән халык җырын җырлатып, азагына үзләре дә кушыла иде.
Һаваларда очкан аккошларның
Канатлары җилдә каерылмый.
Яшәр идем, туган илем, синдә,
Якын дусларымнан аерылмый...

Аннан китә бию, төрле уеннар... Тик бу матур мизгелләр, төштә генә күргән кебек булып, бик тиз үттеләр. Әнием, Габделхәй абыем, Нәфисә апам белән бергә булган шат көннәрне картәниемнең сагыш белән тулган моңлы җырлары, Коръән мәкаме алыштырды. Кышкы озын кичләрен сәкедә җылы мичкә аркабызны терәп утырабыз. Картәнием, шул моңнарын көйли-көйли, керосин лампасы яктысында оек бәйләр өчен йон эрли. Ул көйләрне тыңлаганда күңелгә бигрәк ямансу була иде. Шуны аңлагандай, картәнием дә, эшен куеп, минем бәләкәй учларыма көнбагыш төшләрен чистартып сала, аннан әкият дөньясына күчәбез.
Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер ятим кыз... Мин, шул ятим кызны жәлләп, йокыга китәм.
Шулай көн артыннан көн үтә. Мин кичкә тиклем чана шуып кайтып керәм дә, туң пималарымны салып ташлап, тизрәк картәнием янына йөгерәм. Ул аш бүлмәсендә токмач кисә. Җылы аштан соң мине күтәреп мич башына утырта да, яныма утырып: “Озакламый яз җитәр, карлар эреп, тамчылар тамар. Менә шул вакытта инде, Аллаһы боерса, әниең дә кайтыр. Тик син телә, бик нык телә”, — ди. Әниемнең кайтуы турында ишеткәч, мин шатлыгымнан: “Картәни, әйдә җырлыйбыз”, — дим. Шуны гына көткән кебек, моңлы тавышы белән җырлап та җибәрә картәнием. Их, аның кебек шундый матур җырлый белсәң икән ул, дип хыялланам. Мич башында, картәниемә кушылып җырлый-җырлый, тагын матур җырлар өйрәнәм.
“Җыйдым җиләк”
Өйдә берүзем генә калган вакытларда тәрәзә төбенә менеп басып, картәнием өй­рәткәнчә: “Эретә, эретә, Алла бирса, кайта!” — дип тели торгач, бер көн тәрәзә аша шул ягымлы, иң якын йөз миңа карап елмайды: “Кем кайта?”
Әнием, авылдагы яшьрәк хатын-кызлар белән бик еракта, Әүҗән якларында, урман кисеп, әкияттәге ятим кыз шикелле баеп кайткан иде. Бик күп товарлар, шикәр, кән­фитләр алып кайткан. Аннан ул һәрберебезгә яңа күл­мәкләр, мендәр, юрган тышлары, сәкегә чаршаулар текте. Сәке белән чаршау арасы тора-бара минем сәхнәмә әйләнде. Анда Габделхәй абый алып кайткан “Родина” радиоалгычы, патефон һәм пластинкалар аша тырышып-тырышып җырлар өйрәндем. Күпчелек халык җырларын мин кич утырганда әниемнән һәм Нәфисә апамнан отып алдым. Картәниемә охшап, бигрәк моңлы иде аларның тавышы.
Бер кич әнием безгә искиткеч матур җыр җырлап күрсәтте. Бу җырны ул Габделхәй абыйның якын дусты, ул вакытта Миякә районында табиб булып эшләүче Риза Магазов башкаруында ишетеп кайткан икән.
Җыйдым җиләк, җыйдым җиләк,
Җыйдым да, кабалмадым.
Ал чәчкәгә сезне охшатып,
Эзләдем, табалмадым...

Әнием яратып җырлаган “Җыйдым җиләк” дигән халык җырын авылда “Рәйсә җыры” дип йөртәләр. Әни бигрәк нечкә күңелле, ярдәмчел булды, кешеләрне яратты. Тирә-якта белмәгән кеше юк иде әниемне.
Колхозыбыздагы барча урыс, башкорт, татар авыллары, тирә-яктагы чиктәш районнар һәрчак бер-беребезне якын күреп, бик дус яшәдек.
Думбыра моңнары
Исемдә, бервакыт авылның көньягыннан дөяләр килгәне күренде. Безнең өй урам башындарак булгангамы, алар туп-туры безнең йортка килеп тукталды. Тышта коеп яңгыр ява иде. Әнием белән картәнием, андагы кешеләрне өйгә чакырып, өсләренә коры киемнәр бирделәр, каймаклап тәмле куе чәй эчерделәр.
Безнең далаларга кадәр килеп җиткән бу юлчылар казахлар иде. Алар бездән ерак булмаган таулар артындагы җиләкле яланга барып урнашты һәм ул урынны “База” дип атадылар. Анда яшәгән төрле милләт халкы безнең гаиләбезнең якын дуслары булды. Базада туып-үскән казах ул-кызларының думбырада уйнап җырлаулары да, безнең иксез-чиксез далаларыбызны хәтерләтеп, күңелдә онытылмаслык матур эз калдырды. Шул думбыра моңнары, вакыт үтү белән, миндә мандолинада уйнарга өйрәнү теләге уятты. Ул замандагы халыклар дуслыгы, бердәмлек, җыр-моң, киләчәк тормышка булган якты өметләр, изге максатлар белән яшәү безнең буын балаларына тәрбияви яктан яхшы үрнәк булды.
“Куш тирәк”
Бала чагымда иң зур тәэсир калдырган истәлекләрнең берсе — әнием белән күрше Куганакбаш авылындагы клубта караган “Куш тирәк” спектакле. Балаларны кичен клубка йөртергә ярамаса да, әнием мине кайчак үзе белән ала иде. “Куш тирәк” спектаклен дә иң беренче рәттә, әниемнең итәгендә утырып караганым күз алдымда.
Ә инде үсеп җитеп, Уфага укырга килгәч, ул артистларны яңадан күрү үзе бер шатлык булды. Спектакльдә умартачы кызны яратып йөргән ике егетнең берсе Сабир — кара күзле, кара чәчле, солдат киемендәге абыйның Илшат Юмагулов, ә зәңгәр күзле абый — Әмир Абдразаков, чибәр умартачы кызның Зинира апа Атнабаева булуын белгәч, алар миңа, күптәнге танышларым кебек, бигрәк тә якын булып китте.
Сәнгать училищесында укыганда Зинира апалар белән Башкорт дәүләт академия театры спектаклендә катнашып, җырлап йөрүләрем, филармониядә эшләү чорында Илшат Юмагулов сүзләренә җырлар җырлавым, Әмир абый Абдразаковның концертларымны кинога төшерүләре, алар белән аралашу миңа балачактан билгеле булган язмыш бүләгедәй тоелды.
Мин үскән вакытта безнең авылда мәктәп тә, клуб та булмаганлыктан, Куганакбаш авылыннан безгә “Уфадан артистлар килгән!” дигән хәбәр таралса, әйтеп бетергесез шатлык кичерә идем. Ул көнне миндә бер нәрсә кайгысы калмый, шултиклем дулкынлану белән көтә идем артистларны.
Машина булмаганлыктан, авылдашларым концертка тәбәнәк кенә озын арбага — бричкага утырып китәләр иде. Әгәр әнием, концертлар бик соң башлану сәбәпле, мине үзе белән алмаса, мин җәйге караңгы төннәрдә, аңа күренмәскә тырышып, арба артыннан йөгерә-йөгерә күрше авылга барып, клуб тәрәзәсе аша концертлар карый идем. Әлбәттә, әнием мине, тәрәзәдән күреп, чыгып ала һәм башка концертлардан калдырмый иде.
Җирсү хисе
Өченче сыйныфтан соң туып-үскән җирләрдән аерылып, читтә укый башлагач, минем өчен иң кадерле, иң шатлыклы көннәр булып авылыма каникулга кайткан вакытлар искә төшә.
Әнием белән Бүреказганнан безнең авылга ат җигелгән чанада кайтып җиткәнче караңгы төшеп, ап-ак кышкы яланда җир белән күк тоташкандай буран күтәрелә иде. Шул бураннар аша юлда очраган бәләкәй генә “Южный” утарының утлары күренсә, иң рәхәт кичерешләргә чумам: димәк, Латыйпка кайтып җитәргә дә күп калмаган. Нинди шатлык! Озакламый безнең авыл, җылы туган йорт каршы алыр. Бу тиклем сагынуларны, күрешү шатлыкларын, туган җиргә карата булган тартылу-җирсү хисен шул чактагы күңел халәтен бөтен йөрәгең аша үткәреп җырлаган җырлар, шигырьләр белән генә аңлатып буладыр.
Туган авылым белән яңадан хушлашу минутлары килеп җитсә, минем өчен аяз кич тә моңсуланып, сагышка чумган кебек тоела иде. Кышкы каникулдан алып китәргә дип кайткан Габделхәй абыем белән кичкә каршы юлга чыгабыз. Ара-тирә очраган агачлар аша кызарып кына баткан кояш нурлары күренә. Далада шундый тынлык, керт-керт баскан ат тояклары тавышы гына ишетелә. Күзләремнән мөлдерәп аккан күз яшьләремне күрсәтмәскә тырышып, толыпка төренебрәк утырам. Абыем да, күңелемне аңлагандай, моңсу гына “Иртәнге серенада” көен көйли...
Язгы каникуллардан соң әнием мине үзе алып китә иде. Бу юлы чанада түгел, арбада бардык. Усылы авылына килеп җитсәк, без элек үтеп йөргән сай гына елгада су күтәрелгән. Анда көчле ташкын таша иде. Икенче ярга чыгар өчен күпер дә, урау юл да юк. Әнием, озак уйлап тормыйча, “Нык тотын!” дип әйтте дә күз ачып йомганчы, атны куалый-куалый, ярдан алып төшеп тә китте. Елга уртасына җитәрәк безнең арба, өскә күтәрелеп, су агымы белән ага башлады. Әнием атны куа, каршы ярдан кешеләр кычкыра. Мескен ат барлык көчен җыеп ташкын белән көрәшә торгач, икенче ярга атылып килеп чыкты. Безнең өчен куркып, хафаланып торган Усылы кешеләре дә бераз тынычлана төшкәч, әниемнең батырлыгына, тәвәккәллегенә соклану белдереп, “Башкача мондый упкыннарга ташланма инде”, — дигән теләкләр белән акрын гына таралыша башладылар. Мин Бүреказганга барып җиткәнче әниемне жәлләп, кире кайтканда бу ташкыннан ничек кабат чыгар икән инде, дип, юл буе кайгырып бардым.
Ишембай
Алга, Бүреказган, Аллагуват авылларында башлангыч белем алып, Ишембай шәһәренең 1нче һәм 2нче интернат-мәктәпләрендә укыганда сәнгатьне төрле яктан өйрәнергә зур мөмкинлекләр ачылды. Уку, дәрес әзерләүдән тыш, бер көнне скрипка ансамблендә уйнасам, башка көннәрдә җыр, театр түгәрәкләренә йөгерә идем. Төннәрен сыйныфташым Алтынбикә Газизова белән рәсем төшерергә, стена гәзитләре чыгарырга да өлгерәбез. Мәктәптән кайткач, мандолинада уйнап, сыйныфташ кызларны да биетеп алабыз. Бу уен коралында уйнау серләрен миңа Аллагуватта укыганда ук югары сыйныфтан Фәнзилә Тибеева аңлаткан иде. Ул вакытта әле ноталарны белмәгәнлектән, кыллардан эзләп тапкан көйләрне онытмас өчен дәфтәргә дүрт сызык сызып, үзем генә аңларлык саннар белән язарга өйрәндем. Мандолинада, әнием алып биргән скрипкада уйнар өчен буш вакытларымны зур түземсезлек белән көтә идем.
Соңгы сыйныфларда укыганда Альмира Әпсәләмова белән Нефтьчеләр мәдәният сараенда оештырылган башкорт халык театрында уйный башладык. Унберенчене тәмамлаган елда безнең Мәдәният сараена Уфа сәнгать училищесына сәләтле үсмерләрне сайлау максаты белән танылган педагог Миләүшә Мортазина килде. Ул, минем тавышымны һәм музыкаль мөмкинлекләремне тикшереп, Уфага укырга чакырды. Миләүшә Гали кызы: “Вокал бүлегендә имтихан­нарның соңгы туры бара, шуңа күрә бер ел хор дирижерлары бүлегендә укып торырсың да, аннан вокал бүлегенә күчәрсең”, — дигәч, ул вакытта хор бүлеген аңлап, бик яратып бетермәсәм дә, җыр белән бәйле булгач, сәнгать училищесында уңышлы имтиханнар биреп, 1966 елда дирижерлар бүлегендә укый башладым.
Тулай торакта урын калмаганлыктан, училищеның беренче катындагы зур балет залында вакытлыча урнашып, андагы бәләкәй генә караңгы бүлмәдә мендәрсез-юргансыз, өскә юка гына болонья плащымны ябынып, якташым, Стәрлебаш районыннан килгән Зөмәрә Шәрипова, икенче курс укучысы Фәридә (Фидан Гафаровның булачак хәләл җефете) һәм мин шул матрасларда йоклап йөрдек. Күп вакытыбыз, әлбәттә, дәресләргә әзер­ләнүгә китә иде. Уку дәверендә мин хорның бик югары сәнгать төре икәнен аңладым. Анда дистәләгән кеше, бер моңга буйсынып, бер-берсен аңлап, биш-алты, хәтта аннан да күбрәк тавышка җырлау минем яраткан һөнәремә әйләнде.
1969 елның көзендә Башкортстан дәүләт филармониясендә яңа гына ачыл­ган хор капелласына өч турдан торган конкурс аша үтеп, Таһир Сәйфуллин җитәкчелек иткән капеллада җырчы булып киттем.
Ә инде 1970 елдан укуымны сәнгать институтында читтән торып дәвам иттем. Атнаның бер көне дә бушка үтми иде. Филармониядәге репетицияләрдән соң “Зеленая роща” шифаханәсендә табиблардан оештырылган хорга дирижерлык итәргә, сукырлар җәмгыятендәге ан­самбль­гә профессиональ ярдәм күр­сәтергә, шулай ук, техник училище сту­дентларының бәйрәм концертларын әзерләп өлгертергә тырыша идем.
Язмыш билгесе
70нче еллар башында бөтен Русиядән җыелган сәнгать осталары белән республика буйлап фестиваль үткәреп, җәйге сабантуйларда, стадионнарда чыгыш ясарга гастрольгә китәргә җыенабыз. Филармония алды артистлар белән тулган, һәр бригада үз автобусын көтә. Озак та үтми автобуслар да килеп туктады.
Капеллага дип бирелгән зур кызыл “Икарус”ка кереп бассам, бер урын да калмаган. “Асия, сиңа монда урын юк, эстрадниклар янына утыр инде”, — диделәр. Эстрада артистлары белән тулган автобуска барып кердем. Анда да урнашып беткәннәр, автобус эче гөж килеп тора. Карасам, сул як рәттән уртадарак бер генә буш урын калган, шунда барып утырдым. Күбесе диярлек миңа таныш түгел кешеләр. Каршымдагы артистка игътибар итәм: беркем белән сөйләшми, тыныч, төз, матур итеп утыра. Пөхтәлеге белән дә башкалардан аерылып тора: дулкынланып торган кара чәчен җыйнак итеп артка тараган. Яхшы кара-зәңгәр костюмнан һәм галстуктан. Үзе бөтен күңеле белән башкарасы җырларына бирелгән, шуларны уйлый иде, ахры.
И-и-и, бу бит Илфак Смаков! Менә нинди икән ул! Телевизордан җырлый башласа, әнием, күрше-тирә дөньяларын онытып тыңлаган җырчы! Урыным да нәкъ аның артына туры килгән бит әле. Өстәвенә, бүген безне минем туган ягым — Стәрлетамак районы көтә бит. Концертка әнием, туганнарым, авылдашларым киләчәк.
Шулай татлы уйларыма чумып күпме барганмындыр, “Автобуслар заправкага туктый!” дигән тавыш сискәндереп җибәрде. Безне юл читендә төшереп калдырдылар. Көн чалт аяз, кояшлы. Өстемә зур ак челтәр якалы, кыска җиңле зәңгәр күлмәк кигәнмен. Берүзем бер читтәрәк басып торам. Күлмәгем пычранмасын, тузанланмасын әле, дип, кулымдагы ачык көрән болонья плащымны алып киюем булды, автобус, мине баштанаяк пычракка күмеп, “чаж” итеп янымнан үтеп тә китте. Чалт аяз көнне каян ул кадәр пычрак табылгандыр. Ап-ак түфлиләремә өстемнән пычрак су ага. Ярый әле битемә чәчрәмәгән. Артистлар, “Ой, бедняжка” дип мине жәлләп, автобусларга йөгерешә. Нишләргә? Инде утырышып та беттеләр. Шулай аптырап торганда Илфак Смаков автобустан сикереп төште дә, йөгереп килеп, җирдән үлән йолкый-йолкый, өстемне чистартырга тотынды. Бер белмәгән көе, пычранудан да курыкмыйча шундый зур җырчының миңа ярдәмгә йөгерүе күңелемдә аңа карата тирән хөрмәт тойгысы калдырды.
Шушы маҗаралы сәфәрдән соң Илфак юлларымда ешрак очрый башлады. Кайда очрашсак та: “Асия, әйдә җәяү барыйк”, — дип, транспортка утырмыйча, юл буена хәлләрен сөйләп, мине тыңлап, озатып килә иде. Матур планнар коруы, яңа җырлар өйрәнүе турында сөйләде. Вакытның үткәне сизелми дә кала иде, ә мин аның гадилегенә сокланып, мөкиббән китеп тыңлый идем.
Сиңа тагын мин бер киләм әле...
1976-77 еллар. Капелла белән филармониянең хәзерге Кече залында репетицияләр үткәрәбез. Илфак, еш кына берүзе буш залга кереп, безне тыңлап утыра иде. Шулай беркөнне мин чирләп, репетиция барышын җырламыйча залдан гына карадым. Яныма Илфак килеп утырды. Исәнлек-саулык, картәниемнең хәлләрен сорашты. (1973 елда әнием үлгәннән соң, мин тулай торакта картәнием белән яши идем). “Мәскәү филар­мо­ниясеннән концерт килгән”, — дип, мине Спорт сараена Геннадий Беловның көндезге концертына чакырды. Кая инде ризалашу?! Шундый билгеле җырчы белән бергә ничек барасың, кеше ни әйтер? Шуларны уйлап, тиз генә бер сәбәп таптым да, гафу үтенеп, бара алмавымны әйттем. “Алайса, кичке җидедәге концертка барыйк, миндә тагын бер чакыру бар”, — ди. Икенче тапкыр кире кагып булмый бит инде, бардым.
Бу минем егетләр белән тәүге “свиданием” булды. Ә озатып куйганда Илфак: “Асия, мин Наҗар ага Нәҗми сүзләренә бер яңа җыр өйрәндем, беләсеңме ул ничек дип атала? — “Сиңа тагын мин бер киләм әле!” — диде. Ул чакта Илфак зур иҗади үсеш чоры кичерде, радио һәм телевидение фондына бик күп яңа җырлар яздырды.
Беркөн шулай, минем репетицияләр тәмамлангач, гадәттәгечә, Карл Маркс урамыннан киттек. Ул, дулкынлануын яшерә алмыйча, миңа зур үтенече барлыгын әйтте. Озакламый телевидениегә төше­рәләр икән. “Сиңа тагын мин бер киләм әле!”не җырлаганда янында басып торуымны үтенде. Минем, әлбәттә, бу турыда ишеткәч, котым очты. Телевидение аша бөтен туганнар, дусларга күренсәм, алар нәрсә уйлар? Тагын гафу үтенеп: “Булдыра алмыйм, Илфак”, — дидем. “Бу концерт программасы инде гәзитләргә басылды, әгәр риза булмасаң, телевидениегә төшертмим”, — дип җаваплады Илфак. Бераз уйлап торганнан соң: “Тик мине ерактан гына күрсәтсеннәр инде, яме”, — дип риза булдым.
Фильмга төшерү Җиңү паркында үтте. Режиссер мине дә, баянчы Редик Фәс­хетдиновны да, Илфак белән сөйләшкәнчә, ерактагы бер беседкага бастырды. Илфак җырлый-җырлый көзге чәчәкләр белән бизәлгән аллеядән акрын гына безгә таба килә. Менә җыр тәмамланды. Калган чыгышларын да шушы ук аллеядә төшерергә булдылар. Илфак ару-талу белми. Әле бер җырын, әле икенчесен башкара. Соңгы җырны башкарганда Илфак, режиссер белән киңәшләшкәннән соң, минем каеннар арасыннан аңа таба атларга тиешлегемне әйтте. Өстемә аксыл җәйге пальтомны элдем дә каеннар арасыннан киләм...
Илфакның җырлаганы ишетелә. Соңыннан мине парктагы эскәмиягә утырттылар. Өченче куплетны Илфак минем яныма килеп утырып тәмамлады. Ул үзенә килешле, матур коңгырт плащын кигән. Җыр дәвам итә, тик күңелгә нигәдер ямансу булып китте.
...Яннарыңа киләм соңгы тапкыр
Саубуллашу сүзен әйтергә.
Аерса да тормыш юлыбызны,
Үткәннәрне һәрчак хәтерлә...

Каеннардан коелган сары яфрак белән капланган көзге парк та кинәт моңсуланып калгандай булды. Без, автобусларга утырып, кайтыр якка юнәлдек. Проспекттагы “Спортивная” тукталышында чыгарга дип, иң алга барып утырдым. Илфак та яныма килеп басты. Үз тукталышымда төшмичә, тагын бераз баруымны үтенде. Үзе “Сиңа тагын мин бер киләм әле” дигән җырны кабатлый. “Мин сиңа бер түгел, мең киләм, Асия, мин сиңа мәңгегә киләм!” — ди.
Телевидениедән берничә тапкыр күрсәттеләр ул фильмны. Соңыннан видеотасмага яздырып алырмын дип барган идем, бу язмаларның югалганлыгы ачыкланды. Минем өчен бик кадерле бу истәлек кайчан да булса бер табылыр дип һаман өметләнәм.






Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Вчера, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Вчера, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Вчера, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Вчера, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Вчера, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»