Кече Гайнәнең олуг улы
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Кече Гайнәнең олуг улы

14.09: Кече Гайнәнең олуг улы

Кече Гайнәнең олуг улыЯкташыбыз Риф Гыйззәтуллин бүген дә хәрби хезмәттә.

Сигез балалы зур, тату гаиләдә бишенче бала булып туган ул. Колхозчы булып эшләгән ата-ана балаларын кечкенәдән хезмәт сөяргә өйрәтә. Риф йорт эшләрендә алыштыргысыз ярдәмче була: көтү дә көтә, утын да хәзерли, печән дә чаба, урманда җиләк-җимеш, гөмбә дә җыя.


Ләкин узган гасырның алтмышынчы елларында туган һәр малай кебек, Риф Гыйз­зәтуллин хәрби булырга хыяллана. Казан Суворов училищесына ике тапкыр документларын тапшыра. Үз ди­гәненә ирешә. Нәкъ шушында ул спорт белән җитди шөгыль­ләнә башлый, шушында тәүге тапкыр парашют белән сикерә. Баш очында парашют ак гөмбәз булып ачылганнан соң Риф шуны аңлый: һава — аның стихиясе.
Миякә районының Кече Гайнә авылында туып-үскән егетнең хыяллары тормышка аша: 1976 елдан ул — Кораллы Көчләрдә. Рязань югары һава-десант команда училищесына яхшы әзер­лекле суворовчыны зур теләк белән кабул итәләр.
Тәүге офицер университетларын ул Карпат яны хәрби округында үтә. Үзенең кул астындагы солдатларны шәхси үрнәгендә тәрбияли. Бер елдан аның ротасы иң яхшысы дип игълан ителә. Фрунзе исемен­дәге Хәрби академиягә капитан Гыйззә­туллин гаскәрләрдә яхшы мәктәп үтеп, батальон командиры булып керә.
— Академия миңа күпне бирде, бигрәк тә чын сугышларда кирәкле күнекмәләрне җентекле өйрәтте, — ди ул.
1990 елда академия тәмам­лагач, майор Гыйззәтуллин Брест шәһәренә 38нче һава-десант бригадасына командир урынбасары вазыйфасына тәгаенләнә. Элек­кечә, күп вакытын полигоннарда үткәрә. Хезмәте имин бара, биредә ул ныклап төпләнергә карар итә, гаиләсен алып килә. Ләкин офицерның планнарын 1991 елның декабрендә Беловеж урманына җыелган өч кеше боза. Белоруссия чит илгә әйләнә.
1992 елда полковник Гыйз­зәтуллин Русия тынычлык урнаштыручылар батальоны составында Көнчыгыш Сла­вониягә җибәрелергә тиеш була. Төрле әзерлек үтелә, тиешле документлар җыела һәм шулвакыт көтелмәгән хәл була: БМО штабыннан батальон штабы начальнигы, гвардия подполковнигы Риф Заһит улын икенче кешегә алыштырырга тәкъдим ителә. Нигез — урыс миллә­теннән булмавы. Безнең илнең күпмилләтле икәнен онытканнар, күрәсең. Һава-десант гаскәрләре командованиесе штаб начальнигын алыштырырга теләми һәм, киңәшләшеп, аның исемен һәм фамилиясен үзгәртергә карар итәләр. Самолетка инде штаб начальнигы Сергей Заһит улы Тулин булып утыра.
Югославиядә подполковник Тулинга башка илләр хәр­биләре белән тыгыз элемтәдә эшләргә туры килә. Тынычлык урнаштырырга килгән һәр солдатка Тулин аның бөек Русия вәкиле булуын һәм Балкан төбәгендә аның исеменнән чыгыш ясавын искәртеп тора.
1993 елда Сергей Заһит улын 104нче гвардия парашют-десант полкының 76нчы гвардия һава-десант дивизиясе командиры вазыйфасына тәгаенлиләр. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә полк иң яхшылар исәбенә күтәрелә.
Бер елдан гвардия полковнигы Тулин батальон төркеме башында Чечняга юллана. Аларга Чечняның зурлыгы һәм стратегик билгеләнеше буенча икенче шәһәре Гудермесны яулап алу бурычы куела. Вертолетлардан десант белән төшәргә һәм шосседан барырга тәкъдим ителә. Ләкин Тулин бу план белән ризалашмый, үз фикерен белдерә: полкны ул Гудермеска юлны урап, басу аша аларны көтмәгән җирдән алып китә. Югалтулар күп булмый: ике мең кешенең сигезе яуда башын сала.
Исән калганнарга да операция җиңел бирелми. Суга батырылган басулардан техниканы бөтен полк белән тартып чыгаралар. Кайчак операция уңышсызлыкка дучар булыр кебек тоела: бер батальон камауда калган, икенчесе...
— Минем Русия Герое дәрә­җәсенә ирешүем — бөтен полк һәм, иң элек, безне үзенең Әфганстан тәҗрибәсе белән күп тапкырлар коткарган төркем штабы начальнигы полковник Геннадий Жигульский тырышлыгы нәтиҗәсе, — ди Тулин.
Гудермесны азат иткәннән соң тынычлык урнаша. Ул андагы бөтен абруйлы чеченнар белән таныша, алар белән даими эш алып бара. Югославия тәҗ­рибәсе дә ярап куя. Командир аксакалларны улларын бандалардан чакырып кайтарырга инандыра, тынычлыкка өнди. Чечняда ул үзе контузия ала һәм озак кына дәвалана.
1997 елда Сергей Тулин илебез башкаласына Халыкара хәрби хезмәттәшлекнең баш идарәсенә яңа вазыйфага чакырыла. Аның өчен тыныч тормыш башланган кебек була. Ул Русия Кораллы Көчләре Генераль штабы Хәрби академиясен тә­мамлый. Аннары Буденновскида укчылар бригадасы белән җитәкчелек итә. Һәм янә Чечняга командировкалар башлана. Генерал званиесе бирелү турында хәбәрне ул шунда каршылый.
2007 елда хәрби хезмәттән киткәннән соң Сергей Заһит улы Хәрби-сәнәгать компа­ниясенең генеральный директоры урынбасары булып эшли. Анда да тәүлекләр буена эш урынында. БТР-90 бронетранспортеры — шәхси аның хезмәт нәтиҗәсе Яңа техника 32 көн эчендә гаскәрләргә корал итеп алына. Гомумән, биредә бро­не­транспортерларның барлык төрләре җитештерелә.
— Ел саен Кызыл мәйданда парадта үзебезнең техника, команда, заводлар, Хәрби-сәнәгать компаниясе өчен шатланам. Без җитештергән техника илне саклау буенча хәрби бурычны үти. Бездә нигездә хәр­биләр эшли дә. Мин үз даи­рәмдә, гаскәрләрдә еш булам, аннан китмәгән дә кебекмен. Димәк, мин әле хезмәтемне тәмамламадым.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Вчера, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Вчера, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Вчера, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Вчера, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Вчера, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»