Шигырьләрем минем үзем кебек...
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Шигырьләрем минем үзем кебек...

02.11: Шигырьләрем минем үзем кебек...

Шигырьләрем  минем үзем кебек...Күренекле шагыйрә, дәүләт эшлеклесе Йомабикә Ильясовага — 60 яшь.

Шигърияттә, гомумән, һәр шәхеснең үсеш юлында иң мөһиме үзең булып калудыр. Гомер һәм иҗат юлларың нинди генә булмасын, туп-турымы, яки урау-урау, тайгак яисә хәтәрме — үзеңнеке булу шарт. Шигърият дөньясы, Мәңгелек һәм Галәмнең үзе кебек, яралганнан бирле үз кануны белән яши, шулай булганда гына ул үз орбитасында әйләнә, мәңгелек юлындагы сәфәрен дәвам итә. Башкалар булып азап­лануны ул үз итми. Уйлап, гаҗәпләнә биреп тә куям: аң фаразлап җитмәс мәңгелек сәфәрдә Җиһанда нинди генә вакыйгалар булмаган, “Бөек шартлау” тузаннан һәм әллә нинди газ кушылмаларыннан Галәмне, Дөнья һәм тереклекне тудырган, диләр. Бәгъзе берәү, аларны бер тында “Югары Акыл” яраткан, ди. Башкалардан аермалы, Шагыйрь дә (аларның дөньяви миссиясе югары), безнеңчә, я “Бөек шартлау”, я “Югары Акыл” әмере белән яратылгандыр. Дөньяны поэтиклаштырып аңлатырга тырышуым юктан түгел, җир йөзендәге барлык халыклар һәм кавемнәр, нинди генә телләрдә аралашмасын, төсләре һәм рухи инанулары нинди генә булмасын, бик борынгы дәверләрдән үк бала сөйләме, дөньяны танып белүе шигърияттән, әйләнә-тирәне поэтиклаштырудан башланган. Бу — Мәңгелекнең һәм бөек Табигатьнең үз кануны. Әнә бит, башкортның берние булмаганда, тирә-якны су баскан, башка бәндәләр көн итмәгән бер төштә тәүге адәми затлар — анабыз Йәнбикә, атабыз Йәнбирде заманында “Урал батыр” эпосыбыз туган. Борынгы Акыл, дөньяны аңлы кабул итә башлау тәҗрибәсе, поэтик тел яраткан бөек кобаерыбызны. Шуңа да кобаер, эпослар халыкларның борынгылыгын дәлилләүче иң төгәл, кире каккысыз факттыр.


Мәңгелек сәфәрендәге йолдызлар, зур-зур планеталар, үзләре булып калган һәм яшәгән кебек, шагыйрьләр дә тик үзләре булып калганда дөньяга таныла. Йолдызлар бихисап, әмма кеше күзе тәгаен генәсен үзе күрә, таный, башкалары белән бутамый. Күпме акыл иясе, фәйләсүфләр, шагыйрьләр килеп киткән бу дөньяга. Шигърият күгендә, мәңге сүнмәс йолдыз булып, иң бөекләре, халык үз иткәне, таныганы балкый. Салават, Акмулла, Тукай, Туфан, Мостай, Нәҗми, Рәмиләр — шундыйлардан. Мондый уйлар кичерүем, фикер җебемне әллә кайлардан башлавым юктан түгел, кулларыма инде ничәнче кат алган “...Бөеклеккә кагылышым” шигъри шәлкеме сәбәпче аңа. Таныш вәгазьләргә ихлас текәләм:
Дөнья миңа яңа яраламы,
Түнкәрелеп, купканмы кыямәт,
Челпәрәмә килә табынганым,
Ни кадерле миңа, нәрсә кыйммәт?

Чак көн кебек калыккан ят бу Җиргә
Бар кылганда Ходай мин – бәндәне,
Ялгызлыктан үрсәләнер чикне
Чыкмас өмет иткән җангынамны.

...Көзен нинди дөнья яралсын, ди,
Дивана мин, бер дивана һаман.
“Сине аңлар күңел Җирдә бар!” — дип,
Учыма көз бөртек яфрак салган.

Бу шигъри юллар хәзерге башкорт поэзиясендә хаклы рәвештә танылган шагыйрә, республикабызда киң билгеле журналист, Башкортстанның абруйлы дәүләт эшлеклесе, сәясәтче Йомабикә Ильясова иҗатыннан. Йомабикә Сәләхетдин кызы Ильясова (Акъюлова) 1957 елның 1 ноябрендә Хәйбулла районының Акъюл авылында дөньяга килә. 1974 елда хәзерге Рәми Гарипов исемендәге 1нче республика башкорт гимназия-интернатын тәмамлый. Бу үзе үк күп нәрсә хакында сөйли. Безгә, гимназия-интернатларда эшләгән кешегә, уку йорты, аның уҡытучылары, җитәкчеләре якыннан таныш булды. Шагыйрәнең рухи биографиясенә интернатның никадәр уңай йогынты ясавын яхшы беләм. Аеруча башкорт теле һәм әдәбияты дәресләренең укучы шәхесен формалаштырудагы ролен югары бәһалим.
Йомабикәнең Башкортстан дәүләт университетында сынаулар вакытында имтиханнарны тик бишлегә тапшырып йөрүе әлегедәй күз алдымда. Шагыйрә 1979-96 елларда “Башкортостан пионеры”, “Башкортостан” республика гәзитләрендә әдәбият һәм сәнгать бүлекләре мөдире булып эшли. 1996-2013 елларда исә “Башкортостан кызы” журналында җаваплы секретарь, мөхәррир вазыйфаларын башкара. Йомабикә Ильясова журналистиканың барлык серләрен үзләш­терә, танылган каләм остасына әверелә, җитәкче сыйфатларын формалаштыра. Мәсәлән, 2003 елда Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чараларының федераль җитәкчесе М. Сеславинский Русиядәге 3-4 үзәк басма арасында “Башкортостан кызы” журналы редакциясенә рәхмәт белдерде. Шушындый шәхеснең 2013 елда Башкортстан Респуб­ликасының Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, ә бераздан рәисе урынбасары булып китүе бер дә гаҗәп түгел. Югары вазыйфада да Йомабикә Сәләхетдин кызы һаман үзе булып кала: һавалану, әллә кем булу аңа ят. Очрашканда, шалтыратканда итагатьле сөйләшү, хәл белешү, кирәк булса, ярдәм итәргә әзер булу – аның иң матур сый­фатларының берседер.
Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Башкарма комитеты әгъзасы буларак та халкыбыз аның төпле фикерләренә, киңәшләренә мохтаҗ булып яши. Иң кирәкле сүзне нәкъ вакытында һәм урынлы итеп әйтү маһирлыгы һәркемгә бирелми. Болары турында үземнең күз алдында булганнардан чыгып фикер йөртәм. Язучы биографиясе һәм халык язмышы, күрәсең, шулай үрелеп барганда шәхес эшчәнлеге тагын да югарырак күтәрелә, хезмәте нәтиҗәле, иҗаты газиз халкыннан аерылгысыз була бара. Мондый очракта югары исемнәр дә хәләл килә, хезмәтең үз халкың алдында вакытында һәм тиешле дәрәҗәдә хаклы бәһаләнә. Йомабикә Ильясовага “Баш­кортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгъ­лүмат хезмәткәре”, “Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәр бирелде, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
Шагыйрәнең иҗаты да җимешле. Башкортстан “Китап” нәшриятында бер-бер артлы дистәгә якын китабы әледән-әле чыга торды. Алар арасында “Ява, ява алтын яфраклар” (1990), “Серле төн” (1993), “Саргайма, җәй!” (1994), “Кабырчыкта” (1998), “Бәхет янында” (2005), “Җилгә каршы” (2007), “Җидегән” (2015), “Мин үземмен һаман” (2016) кебек шигъри җыентыклар бар. Халкыбызны рухи яктан баетыр, һәр заманда кемлеген танытыр, болгавыр дәвердә кеше күңелләрен җылытыр, якты нур сибәр поэмалары да милләт­тәшләребезгә хуш килде. Без бу очракта авторның “Салават” поэмасын күз уңында тотабыз.
Шагыйрә Йомабикә Ильясова поэзиясенең асылын билгеләүче күренешләр, поэтик эчтәлегенең төп идеясен, мотивларын чагылдыручы уй-фикерләре, хис-тойгылары бар. Шуларның иң тәүгесе — шагыйрәнең үзе булып кала алу осталыгы, үзе үк әйтмешли: “Мин үземмен!” Әйткәннәрнең кыйммәте һәм һиммәте: Йомабикә беркайчан да, беркемне дә кабатламады, үз шигъ­риятендә үзе булып кала белде:
...Мин үземмен! Күңелем җиһаннарда,
Чиксезлекләр буйлап уй җилүе...
Йөрәктәге мөлдерәмә моңның
Йолдызларга барып түгелүе.
Шушы азатлыгым үзе бәхет
Читлек кенә кебек бу дөньяда.

Үзе булып кала белүче шагыйрә юктан бар булмый. Ул дөньяны үзенчә танып белә, табигатьтә, Җиһанда кеше күзенә чалынмаганны шәйли, тик үзенчә шатлана, кайгыра, димәк, иҗатчы өчен иң мөһиме — дөньяда үзең туплаган тәҗрибә, җыйган акыл, күренешләргә шәхси карашың һәм фикерең. Болары – әдибәнең рухи хәзинәсе. Әнә шулар хакында җыйнак итеп, саллы фикерен белдерә Йомабикә:
...Шигырьләрем минем үзем кебек:
Сәхнәләргә чыга торган түгел,
Алар ихлас итеп эндәшәләр
Бары ялгыз калган чакта күңел.
Матур күренергә тырышмыйча,
Алар язылгандай көндәлектәй,
Алар туган тын алышым булып
Минем гади генә көннәремнән.

Һәр шигырендә үзен раслаган әдибәнең нәкъ үзе булып калуын дәлилләүче янә бер күренеш бар. Автор өчен һәр мизгел якын һәм кадерле, язы җиргә яңа сулыш, яшәү дәрте алып килсә, уйчан көзе гомер, яшәү асылы хакында уйландыра. ...Көз, / мин дә синең кебекмен ул: / / Тик хушлашу / тик үкенеч, // Тик ялвару бу дөньяга / Тик үтенеч, тик үтенеч...
...Әрнеп-әрнеп яна мизгел соңгы
кабат,
Тиздән бөтенләйгә калыр сүнеп.
Үтеп киткән еллар күңелемдә
Бөтерелә сары яфрак кебек.

(“Оча сары яфрак”).
Күренүенчә, шагыйрә иҗаты туган табигатеннән аерылгысыз. Шулай булмавы мөмкин түгел: бер тарафында аның чал далалар ятса, икенче ягында таулар, оҗмах төягедәй Сакмар, Зилаер елгалары, күз күреме җитмәс мәңге яшел урманнар сузыл­ган. Туган ягын бер интервьюсында әнә ничек сурәтли ул: “Сакмар минем әнием ул. Алмашына берни таләп итми, җылылык, наз бүлүче. Аның янында гел рәхәт, тыныч, дөнья бөтен һәм камил, барлык нәрсә аңлаешлы, гади. Чиктән чиккә ташлану, сызланулар аңа ят... Зилаер, бәлки, үземдер. Берчә тирән, берчә сай, берчә шарлап ага, берчә тын, салкын, әмма саф, зур да, бәләкәй дә түгел. Һичбер ирәеп китми. Тау, урман ышыгында үз хәлен үзе белә, үз көнен үзе күрә. Ачылып та бармый, алчаклыкка да мохтаҗ түгел”. Нинди чагыштыру, үз асылыңны, күңел төпкел­ләреңдәге эч сереңне атаң-анаңдай газиз җир-суыңнан юллау!
Һәрхәлдә, Йомабикә Ильясованың пейзаж лирикасы гелән табигать күренешләрен, ел мизгелләрен сурәтләү белән чикләнми, анда мотлаҡ шагыйрәнең яз-көзләргә бәйле уй-кичерешләре, кеше гомере, аның җирдә яшәү асылын ачыклауга юнәлтелгән философик фикерләүләргә корылган поэтик гому­миләштерүләре чагыла. Табигатьтән аерылгысыз шигърият яшәү көчен, тормыш мәгънәсен, кешелекнең мәңгелек кыйм­мәтләрен раслый, укучы күңелен сафландыра, аңа канат куя. Шигърият сөюче нәкъ шундый иҗатка сусап яши, минемчә.
Шунысын да урап үтмик. Күренекле шагыйрә, бүгенге башкорт поэзиясенең йөзен билгеләүче Йомабикә Ильясова, бик күпләрдән аермалы буларак, каләм сынау, өйрәнчек чорын үтмәде. Табигатьтән бирелгән сәләтме, әллә алда әйткән Бөек Акыл кодрәтеме, ул тәүге шигырьләре белән үк дөньяны һәм кешеләр күңелен сискәндереп җибәрде. Саллы акыл һәм поэтик осталык үзенекен итте. Шуңа күрә моң чишмәсенең башында ук остазларыбыз көмештәй саф чишмәдән авыз итте, өр-яңа шигърият белән күңел сусауларын басты, аң даирәсен сафландырды, кирәк мәлендә иң кирәкле сүзен әйтте. Булмаса, сүзне аларга бирик.
“Йомабикәнең шигырьләре байтак еллар инде, укучы буларак, күңелемә кагылмый үтми. Алар якты сагышка сабыштыра, рухны сафлык белән сугара. Үз тавышы белән үз йөрәгендәген җырлый Йомабикә”, — дип язды башкорт шигъриятенең Иманы Мостай Кәрим. Шагыйрәнең тәүге чор иҗатына фатыйхасын Муса Гали шулай дип бирде: “Яшәешнең төрле мизгелләрен татып, түбәннән һәм биеклекләрдән багып, шагыйрә үз-үзен танырга тели, кеше булуның асылын юллый. Уй-тойгы тирәнлекләрен кичеп, космогоник киңлекләр аша шикләнми үтеп, безгә гаҗәеп бер шигърият килә”.
Сер түгел, бәгъзе авторлар, җыентыклары чыгу белән, сүз әйтер кешесен табып, матбугатта үзенә җылы сүз җиткертә. Йомабикәнең үз авызыннан ишеткәнне, аңыма һәм күңелемә сеңдергәнне сөйлим. Авторның туксанынчы еллар башында тәүге ике китабы дөнья күрү белән гәзитләрдә әле яңа эшли башлаган яшь автор белән академик Гайса Хөсәенов кызыксынып китә. Күренекле галим, танылган әдәбият белгече заманча сулыш өргән шигъриятне югары бәһали: “Йомабикә Ильясованың поэзиясе, нигездә, медитатив лирикадан (лат. meditation – эмоциональ уйлану, фикерләү) торган, ягъни тирән уй-тойгылар, психологик кичерешләр белән сугарылган иҗат. Аның күпчелек ши­гырьләре фикер тыгызлыгы, хис-тойгылар гаммасы, тасвири бизәкләр уйнавы, төс-моңнар төрлелеге һәм, нигездә, ачык, тапкыр фразаларга корылуы белән характерлы”.
Без, үз чиратыбызда, Йомабикә Ильясо­ваның поэзиясенең асылын билгеләүдә төп күренешләрнең берсе дип аның интеллектуаль, ягъни беренче чиратта поэтик уй-фикернең кешенең аңына, акылына юнәл­телгән булуында күрәбез. Безнең кү­зә­түләребез, һич икеләнмичә, Йомабикә иҗатын, нигездә, “интеллектуаль поэзия” дип бил­ге­ләргә мөмкинлек бирә. Шагыйрә иҗатын тикшерүче Тимергали Килмөхәммәтов “Башкортостан” гәзитендә Йомабикә иҗатын шушы­лай бәһаләде: “Йомабикәнең ши­г­ырьләрендә төп поэтик фикер һәр юл һәм строфада үстерелә һәм ачыла бара. “Көн­багыш” дигән шигырь — шуңа ачык мисал. Ике строфалы шигырьдә шагыйранә ике фикер балкып тора. Беренчесе – кояштай сары көнбагышның таң атканчы төндәй кап-кара булуы. Бу –үзгәрешләрнең чын тормыштагыча, көтмәгәнчә ачылуы (шагый­рәнең күзәтүчәнлек сәләте дә); икенчесе – шуннан чыгып фикер төйнәү, уйлану. Димәк, ике стро­фада укучыны гаҗәпләндерерлек, хис­ләндерерлек җанлы күргәзмә бар: тормыш чынбарлыгы һәм шушы чынбарлык хакында фәлсәфи уйлану, фикергә килү, гомуми­ләштерү”.
Чынлап та, гадәттә, шагыйрьләр тәүге әсәрләрен, иҗат башлангычын романтик рухта башлый, алсу таңга, кошлар сайравына, тәүге кар сафлыгына соклана. Табигать кү­ренешләре һәм кеше күңелендәге кичерешләр гармониясе, эчке бәрелешләрне ачыклауга корылган әсәрләр тормыш тәҗрибәсе, акыл-зиһен туплаганнан соң иҗат ителәдер. Ә менә Йомабикә Ильясова иҗат юлы башында ук бизмәннең бер ягына хис-тойгы тирәнлеген салса, икенче ягына акыл, фикерләү куәсен, философик гомумиләштерү осталыгын салды. Интеллектуаль поэзия, афористик иҗат аның шигъриятен билгеләүче иң мөһим сыйфатка әверелде.
Интеллектуаль поэзиянең хәзерге татар шигъриятендә дә менәмен дигән үрнәкләре бар. Байтактан бирле Татарстанның халык шагыйрьләре Равил Фәйзуллин һәм Рәдиф Гаташ шигърияте без тәкъдим иткән интеллектуаль, яки афористик характерда булуы белән билгеләнә. Баязит Галимов әйтмешли, укучы мондый әсәрләрнең аскы ягын, күренмәгән өлешен акыл җигеп кабул итә. Мисал өчен Равил Фәйзуллиннан кыска шигырь:
Кара йөрәкнең кара сөреме
Ак күлмәгемне сарды.
Соң иде... Кешелекнең киче иде...
Күпләр шәйләми дә калды.
Иңгән иде инде караңгы.

Классик татар-башкорт шигыренә охшап җитмәгән бу поэтик әсәрне аңлау өчен, “күпләргә шәйләр” өчен, чынлап та, тәү чиратта акылны җигәргә кирәктер, аңа акыл күзе белән багу фарыз. Янә: Телетартма / китапны йотты! // Халык ни отты? / “Отты” – / әхлак юкка чыкты. // Күпләр – / тилегә чыкты! Лирикага, гади сүзгә урын юк икәнен сизгәнсездер. Поэтик эчтәлек осталарча метафора һәм кинаяләү чаралары ярдәмендә үткер сарказмга әверелгән, аларын акыл җигеп кенә аңлап була. Интеллектуаль поэзия шул рәвешле ярала.
Йомабикә Ильясова иҗатын профессор Тимергали Килмөхәммәтов афористик иҗат дип бәһали: “Афористик стиль – Йомабикәнең “Мин үземмен һаман”, “Җидегән” китапларындагы барча шигырьләренә хас хосусият. Кайсы шигырен алма, афористик җыйнаклык һәм уйны сискәндерерлек сүз-фраза”. Гайса Хөсәенов, шагыйрә иҗатының төп сыйфатларын билгеләп, аңа, нигездә, медитатив лирика хас дигәнен дә ишеттек. Әйе, медитатив лирикада эмоциональ уйлану, фикер йөртү, лирик “мин”нең хис-тойгы дәрәҗәсендә чынбарлыкка, дөнья асылына, объектив күренешләргә субъектив бәһасе өстенлек итә. Безнеңчә, Йомабикәнең медитатив лирикасы дөньяны, әйләнә-тирәне, алай гына да түгел, Мәңгелек, Галәм, Вакыт кебек фәлсәфи категорияләрне фәкать хис-тойгыга бәйләп бәһаләми. Шагыйрәнең медитациясе, беренче чиратта, иррациональ юлны оста файдаланып, чынбарлыкны логик фикерләүгә омтыла, акыл куәсен җигә, икенче төрле әйткәндә, дөньяны когнитив-концептуаль кабул итүгә кайтып кала”.
Авторның интеллектуаль поэзиясе хакында сөйләгәндә без нәрсәне күз уңында тотабыз соң? Беренче чиратта, Йомабикәнең иҗат манерасына игътибар итик. Ул болай ди: “Минем өчен ак кәгазь дигән төшенчә юк. Шигырь тәүдә күңелемдә ярала. Башыма теркәп куям. Вакыт булганда, кәгазьгә күчерәм. Шуңа да бөтен шигырьләремне диярлек яттан беләм. Телдән эпослар тудырган борынгы халык вәкиле өчен бу халәт табигыйдер дип исәплим”. Шагыйрә телгә алган халәт хәтер дип атала. Димәк, Ходай Тәгалә аңа акыл-зиһен белән бергә йөрер хәтер биргән, ә ул — дөньяви мәгълүматны туплап, кирәклесен генә кеше аңында саклаучы илаһи кодрәт. Әдәбиятта үз иҗатын яттан белүче шагыйрьләр бар, мәсәлән, Евгений Евтушенко, Равил Бикбаев, Фәния Чанышева, Йомабикә Ильясова...
Интеллектуаль поэзиянең нигезендә, минемчә, объектив чынбарлыкны рациональ, ягъни логик юл белән кабул итү ята, икенче төрле әйткәндә, дөньяны хис-тойгы, яки художестволы кабул итү икенче планда кала. Шәхес үсеше өчен дөньяны кабул итүнең, әлбәттә, ике юлы да мөһим. Йомабикә Ильясованың аң эшчәнлеге, фикерләве, гомумиләштерү һәм нәтиҗә-бәһаләүләре рациональ алымга нигезләнә, булмышы, дөньяга яралмышы шуңа бәйле. Бәлки, шуңадыр, тәүге әсәрләреннән үк ул шигъриятендә аң эшчәнлеген чагылдыручы Акыл, Зиһен, Хәтер, Фикер кебек логик категорияләр белән эш итә:
... Кайда хыял, зиһен зирәклеге,
Соры сукмак, соры сүз, тойгылар...
Шырлык аша, буран, яңгыр аша
Үз сукмагын яра тик тугрылар.

(“Сукмак”).
...Акыл хәзер бер авыру кебек, / Акылыңнан бәла тик күрерсең //. ...Тамчы ташны тишә / тамган өчен. // Таш тишелә / өнсез, тынсыз калган өчен. // Таш хәлендә син дә / акылым көче! //
... Акыл дигән нәрсә миндә дә бар.
Тик ул җанлы, мәрхәмәтле, хисле.
Яңгыр үтү белән авыз ерган
Кояш ише, йомшак үлән ише.
Нәрсәгә ул җансыз, салкын акыл,
Рәнҗетә ул кеше күңелен.
Ясалмалык бөркеп торган акыл
Акылмы ул? Акыл түгелме?

Күренүенчә, шагыйрә бер үк вакытта салкын акыл эшчәнлегенә, прагматизм, төгәл исәп-хисапларга омтылып бармый. Йома­бикәнең акылы “җанлы, мәрхәмәтле, хисле”, шуңа да риторик соравы да бик урынлы. Шагыйрә табигать күренешләрендә логик эзмә-эзлелек, сәбәп – нәтиҗә бәйләнешен тоемлый, алар шигырьне реальлек сыйфатлары белән баета, уйландыра, үзаллы нәтиҗәләр ясарга этәрә. Укучыны ышандыру, хисләндерүнең дә нигезендә шулар ята бит.
Дөнья торса бары ышанычтан,
Белмәс идек нидән ярала шик.
Арбар иде безне сукыр дөнья,
Һәрнәрсәдә, әйе, була бер чик.

Сүзебезне йомгаклар алдыннан янә шунысын да онытмаска кирәк. Йомабикә Ильясова шигърияте үзенең философик эчтәлеге, ифрат бай теле, сурәтләү чаралары төрлелеге белән генә түгел, шигырь төзелеше, архитектурасы, үзенчәлекле формасы белән дә гаҗәеп бай һәм кабатланмас иҗат үрнәге ул. Анда күнегелгән традицион башкорт шигыре бер үк вакытта үлчәм-ритм аерымлыклары, форма төрлелеге белән үрелеп бара. Шагыйрә үзен форма һәм эчтәлек планында үтә таләпчән иҗатчы итеп таныта. Шагыйрь булмышына, шигырь язмышына бердәй югары планка куя. Аның иҗат кредосы шул рәвешле яңгырый: Ак кәгазьгә текләп, / Ак сүз язам, // Язганнарым ихлас, / Гүя, азан //. Әфарин, Йомабикә! Коръән, изге аятьләр үзләре үк илаһи шигърият бит! Кем соң шагыйрь? / Бәндә һәм Аллаһ, // Дөньяны җанына / Сыйдыра бит ала. // Кем соң шагыйрь? Ул – чагу күбәләк, // Патшасы һәм халкы / Җәзалый күмәкләп.// (“Шагыйрь кем?”) ...Күккә чөю / Сине ят гадәт, // Син барыбер / Бөек – шул гаҗәп. // (“Шагыйрьгә”).
Әйе, талант бөеклеге, шигъриятеңдә үз-үзең булып кала белү маһирлыгы әнә шулай туган телеңнең барлык хәзинәсенә тик үзеңчә ия булып, халкыңның моңына, иҗади сәләтенә мөкиббән киткәндә генә ачылучан. Ша­гыйрәнең таланты асылын да мин нәкъ шушында күрәм.
...Быелгы җәй озайлы яңгырлары белән ялкытты, табигать, барча дөнья көне-төне яуган яңгырдан күшекте, җылы көннәр көтеп зарыкканда җан өшеде, күңел сагышларга сабышты. Ярый әле минем җаныма күңел тарткан иҗат дөньясы, Йомабикә дөньясы үзенчәлекле шигърияте белән якты нур сипте, күшеккән күңелемне җылытты. Җиргә алтын яфракларын сибеп, җылы көз килде. Аның үз матурлыгы, үз күрке. Табигатьнең муллыкка сөенүе, алдагы язга дым туплавы, димәк, яшәешнең дәвам итүе, Галәмнең мәңгелек сәфәренең әле өзелмәү билгесе ул әлеге мизгел. Пушкин шикелле, нишләптер, Йомабикә дә — яшьтән көзгә гашыйк шагыйрә. Сары яфрак — аның шигъриятенең символы, көзге моң, торналар, кыр казларының һавадан сибелер көзге сагышы — поэзиясенең төп мотивы, кабатланмас үз тавышы ул. ...Сарыкай көз. / Алтын яфраккайлар // Өзелеп төшә җиргә берәм-берәм. // Үз көзкәе җиткәч, шулай өзелә / Тормыш агачыннан гомер, беләм. //
Көз җырчысы! Алтын яфраккайларың әле озак яусын, сарыкай көзләрең ел да яңа мизгел булып килә-китә торсын, тормыш агачыңда яшел яфракларың саргаюны белмәсен! Мәңгелекнең бөек серен чишеп, бик озак иҗат ит, укучыңны сафландыр, дөньясын яктырт, Шагыйрә!
Фәнзил САНЬЯРОВ,
филология фәннәре кандидаты,
Русия һәм Башкортстан Журналистлар һәм Язучылар берлекләре әгъзасы,
М. Өметбаев, Ш. Ходайбирдин исемендәге премияләр лауреаты.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Вчера, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Вчера, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Вчера, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Вчера, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Вчера, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»