Фәррах Дәүләтшин эзләре буйлап
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Фәррах Дәүләтшин эзләре буйлап

19.12: Фәррах Дәүләтшин эзләре буйлап

Фәррах Дәүләтшин эзләре буйлап“Кызыл таң” гәзитенең агымдагы елның 26 һәм 28 гыйнвар саннарында Башкортстанның халык чәчәне Фәррах Дәүләтшинның тууына 130 ел тулу уңаеннан “Алсалар да күземне, бирмәдем мин сүземне...” дигән күләмле язмам дөнья күргән иде. Аннан соң эзләнүләрне дәвам иттем. Чәчәннең тормышында хәлиткеч роль уйнаган урыннарда: туган җире — Дүртөйле районының Иске Уртай авылы, бәетләр иҗат итә башлаган Бөре районының “Кощеев утары” һәм сукырайган төбә­ге — Нуриман районының Красный Ключ авылларында булып кайттык.

Биш яшемдә бишек тирбәттем...

1939 елның 8-10 февралендә тутырылган “шәхси листогы” һәм автобиографиясеннән күре­нүен-чә, Фәррах Дәүләтшин 1887 ел-ның 18 гыйнварында (яңа стиль буенча 31 гыйнвар) Уфа губернасы Бөре өязе (әле Баш­корт­станның Дүртөйле районы) Иске Уртай авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа.

Тарихи чыганакларда Иске Уртай авылы 1780 елда телгә алына. Ри­ваятьләргә караганда, Яүбәзе һәм Өлкәш елгалары буендагы бу төбәккә уллары белән Урсай исемле кеше килеп утырган. Аның исеме үзгәреп, Уртайга әйләнгән. Революциягә кадәр ул бик зур авыл булган. Иске Уртайдан Илдус һәм Яңа Уртай авыллары аерылып чыккан. Авыл урамнарының да халык телендә үз атамасы бар. Аларның берсе “Әкәй төбәк” дип йөртелә. Аның килеп чыгышын болай аңлаталар. Иске Баеш авылында базар-ярминкәләр үткән. Анда барлык тирә-яктан, шулай ук Бөре районының Кызау һәм Айгилде авылларыннан, халык җыелган. Бу авыл марилары, җырлап-биеп, шушы урам аша узган. Шуның өчен дә аны “әкәй төбәк” дип йөртә башлаганнар. “Бибай төбәге” — Иске Уртайда халык яши башлаган беренче урам. Бирегә бик бай Билал исемле кеше килеп төпләнгән. Соңрак ул туганнарын һәм дусларын да шушы төбәккә яшәргә чакырган. Алар барысы да шушы урамга йорт салган. Халык урамны “бик бай төбәк” дип йөртә башлаган, бераздан ул “бибай төбәге”нә әйләнгән. Авылда, шулай ук, “Типтәр төбәге”, “Тау башы урамы” бар. Бер урам башмакка охшаганлыктан, “Башмак урамы” дип йөртелә. Дәүләтшиннар әнә шул “Башмак урамы”нда яшәгән.

Фәррах туган вакытта әти­сенә — 60, әнисенә 18 яшь була. Язмыш Фәррах Дәүләтшинга карата каты бәгырьле була, кече яшьтән үк аны кагып-сугып тора: өч яшькә җиткәч әтисе үлә, биш яшендә әнисе, аны ташлап, икенчегә кияүгә чыга. Фәррах Дәүләтшин үзенең биографиясен “Үткән гомерем” дигән поэмасында бик характерлы итеп бәян итә:

“Фәррахның туган
елын сорасагыз –
1887 елда туган бала.
Шул вакытта алтмыш
яшендә булган ата,
Унсигез яшендә булган ана.
Унҗиде яшендә әни әтәйгә
Дүртенче хатын
булып килгән.
Әтәйнең карт
икәнен дә белгән,
Үзе риза булмаса да,
Ага-энесе тоткан да биргән.
Минем әтәй
күпме гомер иткән,
Аңа озакламый
вакыт җиткән.
Әнине алгач,
Биш елдан соң үлеп киткән.
Әтәй минем 1890 елда үлгән,
Шул вакытта
җиргә күмелгән”
, — дип яза ул.

Фәррах 5-6 яшеннән үз хезмәте исәбенә яши башлый. Малай ата бер, инә башка бул­ган абыйсы тәрбиясендә кала. Җиңгәсе ятим баланы артык тамак дип кага, абыйсы аны яклый алмый. Ул абыйсы белән җиңгә­сенең балаларын карый. Җиде яшеннән башлап лавкачы Әх­мәди Гыйззәтуллинда бала карый башлый. Тугыз яшеннән Фәррахны абыйсы көненә 2 тиен исәбеннән Сәлмән Хәсәновка малайлыкка бирә. Ул Иске Уртай, Яңа Базан, Кызау һәм Ляпустино авылларында ялланып көтү көтә.

“Биш яшемдә
бишек тирбәттем,
Ятим балаларның
кадере юк ул вакытта,
Абый-җиңгәләрдән
тиргәлдем.
Алты яшемдә
атка атландым,
Үз күңелемне үзем табып,
шатландым.
Шул вакытта бер
байга тырмага бардым.
Бай нәрсә бирсә,
шуны алдым”
, — ди ул.

Туган ягым булганлыктан, Дүртөйле районының Иске Уртай авылына берничә тапкыр барганым бар иде. Соңгысында октябрь башында булдым. Би­редә китапханәче булып эш­ләүче Резида Тәхәветдинова авыл­ның тарихы һәм аннан чыккан билгеле кешеләр турында мәгълүматларны бөртекләп җыеп бара. Без китап­ханәдә махсус төзелгән альбомнарны карадык. Резида Рәшит кызы без­не чәчәннең туган авылы белән таныштырды, ул яшәгән урамны, аңа куелган тактаташны күрсәтте. Резида Тәхәвет­ди­нова безне авылның тарихын яхшы белүче Руза Вәлиева белән таныштырды.

Руза Кәшфел кызы 1935 елның 5 маенда Иске Уртай авы­лында туган, Уфа китап­ха­нәчеләр техникумын тәмам­лаган, хаклы ялга чыкканчы туган авылында китапханәче булып эшләгән. “Иске Уртай авылы һәм аның кешеләре” дигән альбом төзегән.

— Бөек Ватан сугышы барганда, 1943 елда, авылыбызның 22 баласы, шул исәптән мин, 1нче сыйныфка укырга төштек. Кайбер балалар ачлыктан ше-шенә башлады. Укытучы Әхтәм абый балаларны тукландыруны оештырды. Мәктәпнең бәрәңге бакчасы бар, 3-4нче сыйныфлар башак җыя. Шуны киптереп, Кәшбулл тегермә­нендә тартып, он ясап, әрчеми генә туралган бәрәңге шулпасына умач уып салалар. Тәнә­фес саен 1нче сыйныф балалары мәктәп ихатасындагы бер йортка аш ашарга керә. Шул ашка алданып, балалар дәресләрне калдырмады, — дип хәтерли Руза Вәлиева. — 1944 елның җәендә Фәррах Дәүләтшин Иске Уртайга кайтты. Барча халык эштә иде, картлар һәм бала-чагалар гына авылда. Фәррах Дәүләтшин халыкны клубка чакыра, дигән хәбәр таралды. Клубка керү өчен хак түлисе икән. Беребездә дә акча юк. Аның урынына ике бәрәңге, бер йомырка, бер телем икмәк бирсәң дә ярый икән. Бу әйберләрне аның туганы Солтан җыеп торды. Без, балалар, идәнгә түгәрәк ясап тезелеп утырдык. Бабай бик ябык, өстендәге киеме дә иске. Таягы озын, шуңа таянып бабай сөйли башлады. Кызганычка каршы, аның бәетләре исемдә калмаган.

1958 елда туган авылымда китапханәне кабул итеп алганда “Башкортстан чәчәннәре” дигән китапка тап булдым. Җыентыкта безнең Иске Уртайда дөньяга килгән Фәррах абый Дәүләтшин­ның да бәетләре бар иде. Чәчән Бөек Ватан сугышы елларында халыкны җиңүгә дәрт­ләндереп бәетләр чыгарды.

“Атасы да сугышта,
баласы да сугышта,
Нүжәли без
җиңәлмәбез бу немецны,
Аталы-уллы булып та”
, дигән бәете халык телендә калды.

Халык чәчәне Фәррах Дәү-ләт­шинның тууына 100 ел тулу уңаеннан колхозда зур чара үткәрдек. Бөре районының Яңа Баеш авылына барып, каберенә чәчәкләр салдык. Авылдашларыбыз әле дә аны онытмый, Башкортстан тарихына алтын хәрефләр белән язылган шәхес белән чиксез горурлана...

Киттем Кощеев боярына эшкә

Булачак халык чәчәне Фәррах Дәүләтшин 13 яшендә җир биләүче Кощеевка эшкә бара. Үзенең үсмер елларын шунда үткәрә. Биредә ул 17 яшенә кадәр ат караучы булып эшли.
“Хәзер яшем җитте унөчкә,
Эшләргә җитми әле
юньләп көч тә,
Киттем Кощеев
боярына эшкә”
, — дип яза Фәррах Дәүләтшин.

Фәррах яшьтән үк җырчы­ларны, бәетчеләрне һәм әкият­челәрне тыңларга һәм ишеткән­нәрен халыкка сөйләргә ярата торган була. Җир биләүче Кощеевта эшләгәндә атаклы сүз остасы, әкиятче Шәвәли карт белән аралашу, аның әсәрләрен тыңлау Фәррахка зур тәэсир ясый. Шәвәли карттан отып алган әкиятләрне сөйли, аңа ияреп, үзе дә әкиятләр чыгара башлый.

Җир биләүче Кощеевның утары әлеге Бөре районының Пионер авылында (Бөре райо­нының Козау һәм Дүртөйле районының Иске Уртай авыллары арасында) урнашкан.

Август аенда “Кощеев утары”на юл тоттык. Кушнаренко, Дүртөйле районының Мәскәү авылларын узгач, уңга, Бөре районына илтүче юлдан Козау авылына барып җиттек. Пионер авылы да ерак түгел икән. Авылга кергәндә сул якта “Кощеев утары” күренеп тора. Койма белән уратып алынган мәктәп ихатасына үтәбез, ишектә йозак. Ихатадагы үлән күптән түгел генә чабылган, кипкән печән берничә чүмәләгә өелгән. Кызыл кирпечтән салынган хуҗалык биналары янын һәм эчен чүп үләне баскан. Төрле яклап фотосурәткә төшереп алдык. Урамда кеше күренми. Утарның арткы ягында зират күренә, Кощеевлар шунда җирләнгәндер, дип шул якка атладык. Койма белән уратып алынган зиратта мөселман каберләре. Урман буенда йөк машинасына ике кешенең утын төявен күреп, алардан сорарга булдык. Без барып җиткәндә алар янында бала иярткән бер хатын-кыз да пәйда булды. “Кайдан килдегез, сез кемнәр?” дип, ханым коры гына сораштыра башлады. Килүебезнең максатын аңлат­кач, бераз йомшара төште: “Мәк­тәп бикле, быел анда балалар укымаячак. Утар тарихын сезгә укытучы Ирина Янгилдина гына сөйли ала, башка белүче кеше юк. Ул Кызау авылында яши, әле өйдә булырга тиеш”, — диде.

Ирина Ялай кызы безне бик җылы каршы алды, кызу печән өсте булуга карамастан, безнең белән сөйләшергә вакыт тапты. Ул укучылары белән “Кощеев утары” турында бай материал туплаган. Шунысы гаҗәп: Башк­ор­т­станның халык чәчәне Фәр­рах Дәүләтшинның җир биләүче Кощеевта эшләве турында би­редә белмиләр икән. Үзебездә булган мәгълүматларны аларга тапшырдык.

Алгарак китеп, шуны әйтик: бу мәкаләне язганда Уфа һәм Бөредә яшәүче тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр Михаил Роднов, Нина Рыбалко (Шнейдер), Илдар Акбулатов, Александр Иликаев һәм башкалар белән элемтәгә кердек. Ярдәм­нәре һәм киңәшләре өчен аларга зур рәхмәтлемен.

Утарның хуҗасы – 1853 елның 4 июлендә туган дворян Владимир Григорьевич Кощеев. Чыгышы белән ул Вятка губернасы Слободской өязе Слобода шәһәреннән почетлы граждан нәселеннән.

Владимир Кощеев 1874 елда Санкт-Петербургта Практик технологик институт тәмамлаган. Бу хакта шушы документ сөйли:
“Диплом на звание технолога № 102.

Санкт-Петербургский Практический Технологический Институт сим удостоверяет, что Владимир Григорьевич Кощеев окончил в 1874-м году полный курс учения по Механическому отделению Института и по производстве узаконенного испытания удостоен Институтом, с утверждения Министра Финансов звания технолога первого разряда со всеми правами и преимуществами сему званию Законами Российской империи предоставленными, в засвидетельствовании чего дан сей Диплом за надлежащею подписью с приложением печати Института.
С. Петербург. Января 17-го дня 1875 года”.

Мәскәүдәге Русия дәүләт Хәрби-тарих архивыннан алынган мәгълү­матларга караганда, Владимир Кощеев хәрби хезмәт­тә булган: “Министерства Военного Главного Штаба. Отделение IV. Стол 2. № 898. По отношению Товарища генерал-фельдцейхмейстера, о производстве в офицеры полевой артиллерии 13-ти портупей-юнкеров артиллерийского ведомства. Началось 13-го декабря 1875 г., кончилось 8 июля 1876 г.
Послужной список портупей-юнкера 1-й батареи 24-й артиллерийской бригады Владимира Кощеева, составлен 23 октября 1875 года.

1. № по порядку и № по приему в Рекрутском присутствии - № 86.
2. Звание, имя, отчество и фамилия, ордена, знаки отличия и нашивки, лета от роду – портупей-юнкер Владимир Григорьев сын Кощеев. Знаков отличия и нашивки не имеет. Родился 4 июля 1853 года.

3. Из какого сословия, какой губернии, города или уезда и волости, какого вероисповедания, грамотен ли и не знает ли какого мастерства – происходит из почетных личных граждан Вятской губернии Слободского уезда города Слободы. Православный. Грамотен, мастерства не имеет.
4. Прохождение службы: когда именно первоначально поступил на службу, в каких служил полках, отдельных батальонах, командах и в каком звании, когда и какие получал награды: в службу вступил канониром на правах вольноопределяющихся 1-го разряда, 1875 мая 12; младшим фейерверкером, 1875 августа 6; по выдержании экзамена при Михайловском артиллерийском училище переименован в портупей-юнкера, 1875 октября 1...”

“Адрес-календарь. Общая роспись начальствующих и прочих должностных лиц Российской империи на 1887 год” белешмәсендә поручик Владимир Кощеевның Хәрби министрлык карамагындагы Екатеринбург, Златоуст, Гороблагодатский һәм Пермь корал заводларында тупларны кабул итүче инспектор булып эшләве бәян ителә. Кыр артиллериясе поручигы Владимир Кощеевның Пермь (Мотовилиха) туп заводы приемщигы булуы турында документ сакланган.

Владимир Григорьевич без­нең якларга 1882-83 елларда күченеп килгән булса кирәк. Ул 1882 елның 27 мартында “Уфим­­ские губернские ведомости” гәзитендә түбәндәге эчтә­лекле белдерү бастыра: “Желающих продать имение, расположенное вблизи рек Кама, Белой или Уфы и заключающие от 300 до 1500 десятин черноземной пашни, немного лесу и небольшую хотя речку, просят адресовать и письменно с точным описанием имения и подробным изложением условий продажи в Мотовилиху Пермской губернии Владимиру Григорьевичу Кощееву”.

1893 елгы архив материалларыннан күренүенчә, отставкадагы артиллерия капитаны Владимир Кощеев Бөре окру­гының 5нче участогы мировой судьясы, 1893 елның 11 октяб­реннән 1909 елның 18 октябренә кадәр Бөре Земство управасы рәисе булган. 1899 елда – титуляр советник, 1901 елда – колледж советнигы һәм 1917 елга статский советник, почетлы мировой судья дәрәҗә­сен йөрт­кән, Өяз съезды әгъ­засы, Өяз земство собраниесе гласные һәм Бөре реаль училищесының почетлы попечителе булган.

Кощеевлар турында мәгълү­матлар туплаганда Бөре шәһә­рендә яшәүче тарихчы Нина Рыбалко (Шнейдер)га мөрәҗә­гать иттем. Нина Владими­ров­наның телефон номерын табар­га ул даими автор булып торган Бөре шәһә­ренең “Победа” гәзите хезмәткәрләре ярдәм итте.

Нина Рыбалко фикеренчә, нәкъ Владимир Кощеев 16 ел дәвамында Земство управасы рәисе булган чорда Бөре өязен-дә халык мәгарифе зур үсеш ала. Ул мәгариф өлкәсенә акча бүлүне 15 тапкыр (20 мең сумнан 300 мең сумга кадәр) арттыруга ирешә. Мисал өчен, 1875 елда Бөре земствосы карамагында 21 башлангыч мәк­тәп булса, 1913 елда аларның саны 191гә җитә. 1875 елда бер генә мәктәпнең дә үз бинасы булмаса, 1913 елда 73 мәктәпнең үз бинасы була.
Владимир Кощеев Земство управасы рәисе булып эшләгән чорда мәгърифәт һәм мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәтен кыю үткәрә. 1908 елда Земство управасы өяздә гомум башлангыч белем бирү мәсьәләсен күтәрә. 1909 елда Владимир Григорье­вичның ярдәме белән өяздә 20 елга исәпләнгән башлангыч белем бирү программасы кертелә. Башлангыч белем бирү структурасына прогимназия, барлык ведомстволарның бер һәм ике сыйныфлы училищелары, өчен­че разрядлы шәхси училище, 1875 елдан земство училищесы, Изге синодның бер сыйныфлы училищесы керә.

1875-1910 елларда Бөредә Земство интернаты оештырыла, анда кызлар гимназиясендә белем алучы 25 ярлы крестьян баласы бушлай яши һәм туклана. Реаль училищеларда земство стипендияләре, югары уку йортлары студентлары өчен яшь буенча стипендияләр түләү кертелә. 1905 елда 4 сыйныфлы ир балалар училищесы (әле Бөренең 3нче мәктәп филиалы) ачыла. 1908 елда реаль училище (әле Бөре дәүләт социаль-педагогик академиясенең административ корпусы), кызлар гимназиясе (Бөренең 3нче мәктәбе), земство училищесы (Бөре дәүләт социаль-педагогик академиясенең тарих факультеты) биналары төзелә. Бу уку йортларын төзү өчен төп средстволарны дәүләт казнасы бүлә, земство да акчалата зур ярдәм күрсәтә. Һәр уку йортында фундаменталь (укытучылар өчен) һәм укучылар китапханәләре була. Фундаменталь китапха­нәләр “Русская школа”, “Нива”, “Вестник Европы”, “Известия по народному образованию” һәм башка матбугат басмаларын алдыра.

1909 елда Владимир Кощеев ялга чыга һәм туганы янына яшәргә күченеп китә. Пенсиядән баш тарта һәм ул акчаны ярлылар балаларына стипендия итеп тарата. Октябрь револю­циясеннән соң ул туган илен ташлап китүдән катгый баш тарта, картайганчы авылда хисапчы булып эшли. Бик нык картаеп, Уфа шәһәрендә вафат була.

Кощеевлар дүрт бертуган — Яков Григорьевич, Михаил Григорьевич, Владимир Григорьевич, Петр Григорьевич (бөкере булган). Бертуганы Василий Григорьевич 1893 елда үлгән. Кощеевларның гаилә зиратындагы бер таш бу хакта сөйли. Ташның алгы ягына: “Василий Григорьевич. Скончался 10 июня 1893 г. 28 лет”, икенче ягына: “Братья и сестры безвременно погубившему себя брату, не нашедшему цели в жизни”, дип язылган.

Владимир Кощеев хатыны Татьяна Саввина, кызы Екатерина һәм улы Василий белән утарда яши. Авыл картларының сүзләренә караганда, Владимир Григорьевичның кызы үз-үзенә кул сала. Алгарак китеп, шуны әйтик: Кощеевлар гаиләсе һәм аларның үлгән кызы тарихы турында Уфада яшәүче сәясәт фәннәре кандидаты, БДУ укытучысы Александр Иликаев “Призрак девушки” дигән повесть яза. 2010 елда ул “Вагант” нәшриятында аерым китап булып басылып чыга.

Кызының фаҗигале вафатыннан соң әнисе акылдан яза. Аның кабер ташының алгы ягына: “Татьяна Саввина Кощеева. Скончалась 28 августа 1892 г. 65 лет”, ташның икенче ягына: “Дорогой матери от признательных детей”, дип язылган. Әйт­кәндәй, Пионер авылын чыккач, уң якта, урман буенда урнашкан Кощеевларның гаилә зиратын бер эшкур төзеклән­дергән.

...Кощеевның улы Казан университетында укыган, социал-демократ булып киткән. Пар­тия­гә даими матди ярдәм күр­сәткән. Владимир Ульянов (Ленин) белән таныш булган. Ленин кул куйган саклау грамотасы (мандаты) аларның милкен тартып алудан һәм артыбангы сәяси золымнан саклап калган, диләр.

“Бу боярның бер малае
Казанда укып йөри.
Бер вакытны шул малае
Кунакка кайткан юри.
Кунакка кайткан чагында
Яңа хәбәр аңлаткан.
Яңа хәбәр начар булгач,
Бояр кайгыга баткан.
Мең тугыз йөз дүртенче ел
Хәтсез малын саткан, ди”
, — дип яза Фәррах Дәүләтшин “Кощеев бояры” әсәрендә.

Архив документларыннан күренүенчә, Кощеевлар 900,25 дисәтинә җир биләгән. Шуның 850 дисәтинәсе – уңайлы, 50,25 дисәтинәсе уңайсыз (урман, пе­чәнлек һәм утар) җир. Чәчү­лекләрдә бодай, тары һәм горчица үстергәннәр. Кощеевлар үз утарында 1924 елга кадәр яшәгән, алар анда хезмәт артеле оештыра.

Бөре районының Айгилде авылында яшәүче Иван Давлеев болай дип искә ала: “Коля дәдәй (Николай Якубаевич Янсубаев) кыш көне ат чанасына утыртып Кощеевлар гаиләсен Бөре шәһәренә илтеп куйган. Бертуган Кощеевларның берсе: “Килер вакыт, мине искә алырлар әле. Мин беркемгә дә зыян эшләмәдем”, диде”.

Бертуган Кощеевларның берсе Айгилде авылындагы Михаил Асылбаев белән хат алышкан. Хатлар әллә Саратов өлкә­сеннән, әллә Самарадан килгән – тәгаен билгесез. Шәхес культы елларында Михаил Александ­ровичның балалары аларга кагылышлы барлык хатларны һәм документларны яндырган”.

(Дәвамы бар).





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Вчера, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Вчера, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Вчера, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Вчера, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Вчера, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»