Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Спорт түгел, яшәү рәвеше!

26.06: Спорт түгел, яшәү рәвеше!

Спорт түгел, яшәү рәвеше!Кандракүл буенда яшь каратэчылар ял итә һәм күнекмәләр үткәрә.

Кандракүл буендагы “Ровесник” палаткалар лагеренда каратэчы үсмерләрнең бөтенрусия җыены үтә. Республиканың иң матур төбәкләренең берсендә 140 спортчы ял итә һәм тәҗрибә туплый.

Күнекмәләр барышына Мәскәүдән Гиннесның рекордлар китабына кергән, самбо һәм дзюдо буенча спорт мастеры, Русия җыелма командасы тренеры, “Кайман” көрәшчеләр мәктәбенә нигез салучы Дмитрий Котвицкий җитәкчелек итә. Менә инде ун ел дәвамында җәйләрен биредә үтүче спорт җыенында үзенең тренерлык тәҗрибәсе белән уртаклаша.

Җиде спорт мастеры һәм 12 дөнья чемпионы тәрбияләгән Русиянең атказанган тренеры дистә еллар дәвамында үзендә шөгыльләнүчеләрнең җитди җәрәхәтләр алмавы белән дә горурлана. Яшь спортчылар белән беррәттән аларның әти-әниләре дә күнекмәләр алырга тиеш, дип белдерә. Аың фикеренчә, уртак шөгыль гаиләне тагын да берләштерә һәм ныгыта.

Спорт түгел, яшәү рәвеше!


Җыенга килгән үсмерләр остазның һәр сүзен күңеленә сеңдереп, һәр күнекмәне кабатлап, өйрәнеп бара. Ул аларга экстремаль сынаулар да үткәрә. Спортчылар төрле алымнарны агач башында өйрәнә, биек кыя-тауларга менә. Егетләр көненә дүрт тапкыр күнекмәләр үтә, әмма беркем дә үзен арыган итеп тоймый.

Җыенның ахырында яшь спортчылар имтихан тапшырачак. Ул исә гади түгел, яхшы физик әзерлек, осталык, көндәшең белән уңышлы алыш күрсәтергә кирәк. Имтиханнарны Самарадагы “Кайман” каратэ клубының баш тренеры Тимофей Цыганов кабул итәчәк. Ул үзе күптән түгел Япониядә осталыкка имтихан тотып кайткан.

Күнекмәләрдән тыш, үсмерләр волейбол уйный, спортчылар, тренерлар һәм ата-аналар арасында футбол ярышлары оештыралар, учак янында җырлар җырлыйлар.

Каратэны тәнне чыныктыра, рухны ныгыта диләр. Шунлыктан әлеге юнәлешне сайлаганнар өчен ул – спорт төре түгел, яшәү рәвеше.

Зилә Абдуллина фотолары.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Түбәтәй, калфаклар − ...җитәкчеләргә!
Сегодня, 09:41 :: Мәдәният һәм сәнгать
Түбәтәй, калфаклар − ...җитәкчеләргә!
Айдар Галимов - футболчы да!
Сегодня, 09:18 :: Спорт
Айдар Галимов - футболчы да!
Үзәктә - халык мәнфәгате
Сегодня, 09:02 :: Көнүзәк
Үзәктә - халык мәнфәгате
“Фольклориаданы иң югары дәрәҗәдә үткәрәчәкбез!”
Сегодня, 00:00 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Фольклориаданы иң югары дәрәҗәдә үткәрәчәкбез!”
“Искра” яшәү  очкыны тарата
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
“Искра” яшәү очкыны тарата
Сыйфатлы һәм  заманча булачак!
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Сыйфатлы һәм заманча булачак!
Уфа – Ислам мәркәзе
Сегодня, 00:00 :: Иман
Уфа – Ислам мәркәзе








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»