Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Мин беренче сыйныфка барам!”

“Мин беренче сыйныфка барам!”
22.08.2017 / Тәрбия

“Мин беренче сыйныфка барам!”Мәктәп чоры әти-әниләрдән җаваплылык, җитди караш таләп итә.

Яңа уку елы башланырга да аз вакыт калып бара. Җәйге ялда көч туплап, сәламәт­лекләрен ныгыткан малайлар-кызлар тиздән белем иленең тагын бер баскычына аяк басачак. Беренче сыйныфка баручылар өчен бу – бигрәк тә истәлекле, шатлыклы көн. Алар могҗизалы белем дөньясының ишеген тәү тапкыр ачып керә­чәк.

Беренче сыйныфка тәүге баласын озатучы әти-әниләр өчен дә бу бик җаваплы, дулкынландыргыч вакыт. Мәктәп кирәк-яраклары әзерләү мәшәкатьләреннән тыш та, күңелдә мең сорау. Укып китә алырмы? Өй эшләрен ничек эшләр? Адаптация чорын ничек үткәрер? Дәрестә ничек утырыр? Кечкенә тиктормаслар хакында борчылулар һәр ата-ананы уйга сала. Беренче сыйныфка керүче баланың мәктәпкә, дәрескә, укытучыга өйрәнү-күнегү чоры турында уй-фикерләре, киңәшләре белән Уфа районы Комлыкүл мәктәбе­нең башлангыч сыйныфлар укытучысы Әлфинә Гыйндуллина уртаклаша. Әлфинә Сәгыйть кызы мәгариф өлкәсендә 32 ел хезмәт сала, быел үзе дә сабыйларны беренче сыйныфка каршы ала.


Кеше тормышында вакыйга­ларның гадәти агышын үзгәрткән четерекле мизгелләр була. Шуларның берсе – мәктәптә укый башлау. Мәктәп баланың көнкү­решенә, яшәешенә дә кискен яңалык кертә. Баланың тормышы тулысынча үзгәрә: барлык нәрсә укуга, мәктәп мәшәкать­ләренә буйсына. Беренче сыйныфка бару – бик киеренке чор, чөнки мәктәп беренче көннән үк укучылар алдында аларның тәҗрибәсе белән бәйләнмәгән күп мәсьәләләр куя. Бу интеллектуаль һәм физик киеренкелек таләп итә.
Баланың мәктәптә беренче көннәре бигрәк тә зур әһәмияткә ия һәм укытучыдан зур игътибар сорый. Шуны истә тотарга кирәк, укучының игътибарсызлыгы, тиктормаслыгы, тәртибе аның психик үзенчәлекләренә бәйле. Шуңа да укучыга кискен кисәтүләр ясамау, киресенчә, баланың яхшы якларын күрә белү мөһим.
Бала мәктәпкә аяк басу белән аның укытучыга һәм сыйныфташларына, билгеләргә һәм белем алуга карата мөнәсәбәтләрен дөрес формалаштыру зарур.
Бала өчен сез үзегез укый алмыйсыз, билгеле. Шулай да сез аңа ярдәм итә аласыз һәм моны эшләргә тиешсез. Шулай иткәндә, адаптация җиңелрәк үтә. Моны мавыктыргыч итеп оештыру өчен матур бизәкләр төшерелгән шакмаклар, китаплардан файдаланыгыз, укуны башта ук мәҗбүри күңелсез бер шөгыльгә әйлән­дерсәгез, балагыз аннан баш тартачак. Ә сез исә, балабыз сәләтсез, берни аңламый дип уйлый башлаячаксыз.
Балагызны мәктәптән көн саен бер үк сораулар белән каршылыйсыз: “Мәктәптә ниләр бар? Нинди яңалыклар ишеттең? Бернинди билге дә алмадыңмы?” дәфтәр битенә төшерелгән беренче таякчыкны, кечкенә саннарны бик җентекләп карыйсыз. Ачуыгыз чыкмасын: балачагыгызны искә төшерегез, үзегез дә кайчандыр шуларны яза алмый интегә идегез. Менә балагыз беренче тапкыр билге алып кайта. Ул “2”ле дә булырга мөмкин. Аның өчен балагызны битәрләмәгез. Сез кимчелекләр өчен баланы башта ук әрләмәсәң, соңыннан ул аларга күнегәчәк һәм нормаль хәл дип саный башлаячак дип уйлыйсыз. Начар билге аркасында кәефегез кырылганлыгы әллә кайдан күренеп торырлык булсын: кеше нинди генә эшкә алынса да күпер төзиме ул, дәфтәргә таякчыклар төшерергә өйрәнәме, аны яхшы итеп, җаны-тәне белән башкарырга тиеш. Моны балага, хикмәт билгедә түгел, ә аның нигезендә яткан хезмәттә икәнен аңлап калырлык итеп төшен­дерергә кирәк.
Һәр дәрес укучыдан зур ихтыяр көче, тырышлык һәм киеренкелек таләп итә. Шуңа күрә улыгыз яки кызыгыз мәктәпкә кергәнче үк инде укуның авыр һәм катлаулы, әмма кеше өчен бик кирәкле хезмәт икәнен яхшы белергә, очраячак авырлыкларны җиңәргә психологик яктан әзер булырга тиеш. Әзерлеге булмаган укучы беренче авырлыклар каршында ук каушап калачак һәм алардан ничек тә качарга тырышачак. Ә сезгә андый улыгыз яки кызыгыз белән икеләтә күбрәк эшләргә туры киләчәк. Артта калучы, булдыксыз укучылар рәтенә эләгү балага да кыен. Ул көйсезләнә, күңелсезләнә, елый, аз гына мөмкинлек булса да, дәрескә бармау ягын карый. Мондый чакта ул рухи ярдәмгә мохтаҗ. Хәтта олы кеше дә, ниндидер уңышсызлыклар кичергәннән соң, үзен тиз генә кулга алып, шундук яңа уңышларга ирешә алмый. Бала бигрәк тә. Шуңа күрә аның аз гына уңышын да вакытында күрә һәм күңелен күтәрә белергә кирәк.
Укучының даими эш урыны булсын, дәресен һәрвакыт шунда әзерләсен. Әгәр ата-ана, укучыга өйдә уңайлы шартлар булдырмаса, аның дәрескә ничек әзерләнүе белән даими кызыксынмаса, бала өй эшен ашык-пошык эшли дә тизрәк урамга сызу ягын карый. Нәтиҗәдә, көндәлектә “2”леләр күренә башлый. Кайбер ата-аналар баланың укуын даими контрольдә тота, әмма еш кына ялгышлар җибәрә. Мәсәлән, 1нче сыйныф укучысы Сания хә­рефләрне матур яза алмый. Ялгышын төзәтәсе, киңәш бирәсе урында, әти-әнисе аны бер үк хәрефне һәм сүзләрне кат-кат күчереп язарга мәҗбүр итә. Әмма, аңа карап, баланың язуы бер дә яхшырмый. Кайбер ата-аналар хәтта өй эшләрен үзләре эшләүгә кадәр барып җитә. Мондый “ярдәм” баланы икейөз­лелеккә, ялкаулыкка өйрәтә, аны укуында тагын да артта калдыра.
Тәрбия эшендә мондый ялгышлар җибәрмәс өчен һәр ата-ана укытучылар белән даими элемтәдә торырга тиеш. Нәни укучыгыз баштарак сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Бу ярдәм дәрес әзерләргә кирәклекне искә төшерүдән, кайчак өйгә бирелгән эшне эшләгәндә бала янында утырып торудан гыйбарәт. Баланың укудагы беренче адымнары бик зур әһәмияткә ия. Ул эшне тиз, пөхтә итеп, игътибар белән башкарырга өйрәнсен. Бала дәресләрен ничә яшьтән үзе генә хәзерли ала соң? Мөстәкыйль рәвештә дәрес хәзерләргә ул мөмкин кадәр иртә күнегергә тиеш. Баланың ярдәмгә мохтаҗ түгеллеген күрү белән, аңа ярдәм итүдән туктарга кирәк. Ләкин моны кинәт эшләргә ярамый, бу баланың дәрес әзерләве белән бөтенләй кызыксынмаска да була дигән сүз түгел.
Сез эштән кайтканда улыгыз дәресләрен хәзерләп бетергән, ди. Баладан көндәлеген күрсәтүен сорагыз. Өйгә эш итеп күнегү язарга бирелгән икән, вакытыгызны кызганмагыз: балагыз портфеленнән дәфтәр белән дәреслеген алсын, күнегүне кычкырып укып чыксын. Әмма иң мөһиме шунда — бала текстны күчереп язганда хата җибәрмәсен. Моңа игътибар итегез. Күнегү үтәлешен шулай гади генә тикшереп чыгу да файда китерми калмый. Инде бала телне гомумән йомшак үзләштерсә, ә укытучы: “Балагызга көн саен кечкенә генә диктантлар яздырыгыз”, – дип киңәш бирсә, ярдәмне моның белән генә чикләргә ярамый билгеле.
Өйгә күнегү бирелгән, ди. Аны үтәми калырга ярамый. Шул күнегүне диктант тексты итеп тә файдаланып була. Төрле алымнар белән әйтеп яздырырга мөмкин.
Күп һәм нәрсә укуын белеп укыган балалар, кагыйдә буларак, яхшы сөйлиләр, яхшы язалар. Һәм, киресенчә, китап укырга яратмаган балаларга мәктәптә уку бик авыр бирелә. Баланы китап укырга ничек өйрәтергә соң? Сез аның иҗекләрне авырлык белән генә бергә кушып укыганлыгын, шуңа күрә аның җөмләне тулысынча ишетмәвен, тоймавын беләсез. Бу хәлдән текстны күбрәк кычкырып уку юлы белән генә котылырга була. Әмма моны ясалма рәвештә эшләү читен дә, баланы да туйдыра. Шуңа күрә әлеге уку бушка гына булмасын өчен нәрсә дә булса уйлап чыгарырга туры килә. Мәсәлән: “Балам, кил әле монда, бик рәхәтләнеп китап укыр идем — вакытым юк. Савыт-саба юган арада миңа берәр китап укый тор әле”, — дияргә мөмкин. Шулай ук балага әбисенә яки нәни сеңлесенә кычкырып китап укуны бурыч итеп куегыз.
Тәрбия эшләрендә бернәрсә дә очраклы, үзеннән-үзе генә эшләнми. Балагызның нәрсәгәдер ирешүен телисез икән, аңарда бу сыйфатны булдырырга, аны үзе яраткан эш белән мавыктырып, үзеңә ияртергә кирәк.
Холыктагы күп кенә җитди үзгәрешләр башлангыч сыйныфларда башлана һәм, әлбәттә, аларның барысы да тискәре үзгәрешләр булмый. Күп кенә уңай сыйфатлар да барлыкка ки­лә.Үзеңне тәртипкә өйрәтү, оешканлык, шәхси теләкләреңне коллектив теләкләре белән бәйли белү, дуслык һәм үзара яр­дәмләшү хисләре. Укучы аң-белем үзләштерүнең билгеле бер көч таләп итүен, уңыш ата-аналардан һәм укытучыдан түгел, ә үзеңнән торганлыгын аңлый башлый.
Баланы яратырга өйрәтегез. Мәхәббәт кеше эшчәнлегенең күп якларын эченә алса гына тулы кыйммәткә ия була. Ярату — армый-талмый гүзәллеккә соклану дигән сүз.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кытайга очасыгыз киләме?
Вчера, 16:30 :: Яңалыклар
Кытайга очасыгыз киләме?
Вчера, 10:48 :: Яңалыклар
"Җәмгыять өчен бу зур югалту..."
Тимур, тимер кебек бул!
8-12-2018 :: Сәясәт
Тимур, тимер кебек бул!
Партия контролендә
8-12-2018 :: Сәясәт
Партия контролендә
Әнә шулай җырларга кирәк!
8-12-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әнә шулай җырларга кирәк!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

142 (25296) от 7 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»