Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Икеләтә шатлык өчкә әйләнсен

Икеләтә шатлык өчкә әйләнсен
22.08.2017 / Тәрбия

Тантаналы чарада катнашкан Якуповлар гаиләсе.Тантаналы чарада катнашкан Якуповлар гаиләсе.Тәүге сабыйлары туган биш яшь гаилә 300 мең сумлык сертификатлар алды.

Уфа шәһәрендә гомер кичерүче Якуповлар гаиләсе өчен быелгы ел куанычларга бик бай. Гыйнварда көтеп алынган нарасыйлары Ризван аваз салган. Нәкъ шушы вакытта яшь гаиләләргә ярдәм итү программасы эшкә кушылды. Мартта республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов төбәктә демографик хәлне яхшырту буенча өстәмә чаралар турында указга кул куйды. Аңа ярашлы, яшь гаиләләр беренче баласы туганда бер тапкыр бирелүче социаль түләү алу хокукына ия була. 300 мең сум акча торак шартларын яхшыртуга юнәлтелергә тиеш.


Лилия белән Данил Якуповлар моны ишетеп, кирәкле документлар җыеп тапшыра. Яшь гаиләнең бүгенге көндә үз торагы юк әле. Алар Черниковкада кеше фатирында яши.
Караидел районының Абуталип авылында туып-үскән Данил белән Чакмагыш кызы Лилия Бөредә танышалар. Уфа дәүләт аграр университетында инженер-механик һөнәре буенча белем алгач, Данил армиядә хезмәт итеп кайта. Бөре дәүләт педагогия академиясендә инглиз теле укытучысы һөнәре буенча югары белем алган Лилия белән алар ике ел очрашып йөри. 2014 елда гаилә коралар. Данил бүген янгынга каршы федераль хезмәт­нең 22нче отрядында водитель булып эшли, башка­ланың 75нче мәктәбендә инглиз телен укыткан Лилия декрет ялында.
— Улыбыз туу куанычы белән сертификат алу бәхетенә дә ирештек, — ди сертификат алуларына әле һаман ышанып бетә алмаган гаилә башлыгы.
— Белгәч, ышанмадык! Хәзер фатир карый башлыйбыз, 300 мең сум башлангыч түләүгә китәчәк, — дип дәвам итә Лилия. — Тизрәк күчәргә хыялланабыз.
11 августта Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов яшь әти-әниләргә 300 мең сумлык тәүге сертификатларны тапшырды. Аны быел сабыйлары туган биш гаилә алды.
— Сезне сабыйларыгыз туу белән һәм торак алуга чиратта торучы яшь әти-әниләргә ярдәм итү буенча безнең башлангычта катнашучылар булуыгыз бе­лән чын күңелдән котлыйм! — диде Рөстәм Хәмитов. — Сезгә карап, башкалар да үрнәк алсын иде. Республикада демографик хәлне яхшырту өчен безгә балалар кирәк.
Республика Башлыгы сүзләренә караганда, программа яхшы нәтиҗәләр күрсәтсә, ул арытаба да дәвам итәчәк.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кытайга очасыгыз киләме?
Вчера, 16:30 :: Яңалыклар
Кытайга очасыгыз киләме?
Вчера, 10:48 :: Яңалыклар
"Җәмгыять өчен бу зур югалту..."
Тимур, тимер кебек бул!
8-12-2018 :: Сәясәт
Тимур, тимер кебек бул!
Партия контролендә
8-12-2018 :: Сәясәт
Партия контролендә
Әнә шулай җырларга кирәк!
8-12-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әнә шулай җырларга кирәк!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

142 (25296) от 7 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»