Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Күгәрчен елый беләме?

Күгәрчен елый беләме?
19.10.2017 / Тәрбия

Күгәрчен  елый беләме?Тук һәм шук балалар үстерәбез. Бернинди мох­таҗ­лык, авырлык күрмичә, сораганын-теләгәнен алып үсә алар. Әлбәттә, яратабыз. Аларның да мәхәббәттә коен­ган күңеле бай булырга тиеш шикелле...

Танышларым да бер бөр­тек улларын назлап кына тәр­бияли. Тулы гаилә, әти һәм әни икесе дә эшләп йөри, ихтирамлы кешеләр. Тик, нигә­дер, еш кына мәктәпкә чакыртылырга туры килә аларга. Я пыяла ваткан, я кемнеңдер порт­фелен тартып алган, я сыйныфташына авыр сүз әйткән булып чыга ун яшьлек шаян малай. Ә күптән түгел булган бер вакыйга күпне күргән укытучыларны да уйга салды...
Мәктәптән кайтышлый малай күгәрчен тоткан. Аны ашату өчен дә, аның белән уй­нар өчен дә түгел. Ул тере кошның каурыйларын, канатларын йолкыган...
...Тәрәзәгә бәргән көзге яңгырның тамчы-тамчы булып пыяладан акканын карыйм да шул күгәрчен хакында уйланам. “Дуслык кошы” авыртудан еладымы икән? Кешеләргә рәнҗедеме икән? Салкыннар башланды. Инде ул яши алмас. Сызланудан булмаса, өшеп үләр...
Әйе, шәһәрдә үскән балаларның кош-җәнлекләр белән дуслашырга әллә ни мөм­кинлеге дә юк кебек. Кайберләр өйдә эт, песи асрый. Әмма бу һәммәсендә дә түгел. Бу малайны да мәктәптән кайтканда “Акбай” кушаматлы дүрт аяклы дусты йөгереп килеп каршы алса, аның битләрен яласа, кочагына кереп иркәләнсә, я дәресен караганда итәгендә Мырауҗаны мырылдап утырса, ул да һичьюгы кызгана белер иде.
Улым бәләкәйрәк булганда аларны сыйныфлары белән контактлы зоопаркка алып бардылар. Кәҗәләр, әтәчләр белән фотога төшеп, аларны тотып карап, сыйпап кайтты балалар. Әллә ничә ел узды, зоопаркка сәфәрен һаман онытмый улым. Әле Дәүләт думасы контактлы зоопаркларны эшләтүдән туктатуга юнәлтелгән закон кабул итәргә әзерләнә. Әлбәттә, ул хайваннарны яклау йөзеннән кабул ителәчәк, әмма шул ук шәһәр балаларын табигать дөньясыннан тагын бер адымга читләтәчәк кебек закон.
Тикшеренүләр ни күрсәтә?
* Социологлар хайваннарга карата усаллык кылган 100 баланы тикшергән. Алар­ның 75е киләчәктә бу гамәлен кабатлаган.
* Күпчелек маньяк-үтерүчеләрнең дә тарихы 8-12 яшьтә башлана икән. Нәкъ шушы чакта рәхимсезлекнең беренче чаткылары сизелә.
* Хайваннарга карата каты күңеллелек еш кына тәрбия җитешмәү, гаиләдәге хәл­ләрнең тотрыклы булмавына бәйле. Шулай ук, ул психологик чир хакында да хәбәр итәргә мөмкин. Халыкара авырулар клас­сификациясенә кергән холык бозылу, хайваннарга карата рәхимсезлек белән беррәттән, шулай ук, урлашу, алдашу, кеше­ләргә карата кансызлыкта күренергә мөмкин.


Күгәрченне җәрәхәтләгән бу малай киләчәктә кеше үтерүче дә, маньяк та булып китмәс, иншаллаһ. Әмма аңа бүген үк өчләтә ярату, бишләтә игътибар кирәк.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кытайга очасыгыз киләме?
Вчера, 16:30 :: Яңалыклар
Кытайга очасыгыз киләме?
Вчера, 10:48 :: Яңалыклар
"Җәмгыять өчен бу зур югалту..."
Тимур, тимер кебек бул!
8-12-2018 :: Сәясәт
Тимур, тимер кебек бул!
Партия контролендә
8-12-2018 :: Сәясәт
Партия контролендә
Әнә шулай җырларга кирәк!
8-12-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әнә шулай җырларга кирәк!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

142 (25296) от 7 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»