Батыр солдат улы
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Батыр солдат улы

09.05: Батыр солдат улы

Батыр солдат улы“Кызыл таң”ның тугры дусты Әнәс Сафуанов – Бөек Ватан сугышында һәлак булган батыр яугир һәм фидакарь тыл эшчәненең улы.

Әтисе Мөсәгыйть Чиләбедә хезмәт армиясеннән фронтка алына. 1944 елның октябрендә Латвия өчен барган сугышларда һәлак була.
“Кара хәбәр”не алганда әнисе Зәйнәп белән дүрт бала ятим кала, иң олысына 13 яшь була.

Ватан сугышы башланганда өч яше дә тулмаган төпчек малай Әнәс әтисен бик аз гына хәтерли, әмма еллар узган саен, үзе әтисе яшен күптән узып китсә дә, аны сагыну-юксыну көчәя бара һәм хисләре аңа багышланган шигырьләргә, әдәби әсәрләргә түгелә.

Әнәс Сафуанов – 16 китап авторы, ике тапкыр басмабызның баш мөхәррир бүләге иясе, “Кызыл таң”ның 2014 елгы лауреаты.
Быел яз тагын бер шатлыклы вакыйга кичерде ул. “Авыл тарихы – халкым язмышы” дип аталган китабы дөнья күрде. Ул анда бик борынгы чорлардан ук авыл тарихын чагылдыра. Соңгы елларда шәҗәрәләр төзү өстендә эшли. Аның үзенчәлеге шунда – никах җепләре белән бәйле хатын-кызлар юнәлешен дә алып бара.

Шул китапка кергән төбәктәге беренче Бөтендөнья сугышы батырларына багышланган мәкаләләре һәм “Кәкребаш авылы урамнары” хезмәте белән Бөтендөнья татар конгрессының “Русиянең татар авыллары” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы үткәргән “Минем авылым” иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсында “Авылым урамнары” номинациясендә җиңү яулады һәм бәйгенең медале белән бүләкләнде. Ул шулай ук “Безнең мирас” журналының рәхмәт хатына, истәлекле бүләкләргә лаек булды.

Үз фронтыбыз

Без сабыйлар гына идек әле,
Ут эчендә илем калганда.
Без өлкәннәр белән җандаш булдык,
Яу кырыннан хатлар алганда.

Солдат паеклары ашамадык,
Кулга алалмадык винтовка.
Алабута күмәчедер - паек,
Кәлҗемәсе булды кайчакта.

Солдат итеге дә кимәдек без,
Пилоткалар башта булмады.
Җәйләрендә яланаяк йөрдек,
Чабатадан уздык юлларны.

"Ур-ра!" кычкырдык без уйнаганда,
Күмәк "атака"га барганда.
Бөек Җиңүне без якынайттык,
"Дошман" камалышта калганда.

Туган авыл булды фронтыбыз,
Күңелебез - әткәй янында.
Яныбызда тылның геройлары -
Төп терәге илем сагында.

Нәфрәтләнгән сабыйлыкка кайтам,
Сугыш җанга җөйләр уйганга.
Үзем - бабай, атасызлык тоям
Һәйкәлләргә чәчәк куйганда.
Әнәс Сафуанов.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




«Башкортстанның кечкенә сылукае» чакыра!
Сегодня, 10:42 :: Мәдәният һәм сәнгать
«Башкортстанның кечкенә сылукае» чакыра!
Өч чиновникның берсе артык
Сегодня, 09:58 :: Икътисад
Өч чиновникның берсе артык








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»