Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Егет күңеленә чиккән кулъяулык юл ярган

Егет күңеленә чиккән кулъяулык юл ярган
01.12.2017 / Ял сәгате

Егет күңеленә чиккән кулъяулык юл ярганИгътибар, конкурс!

Евдокия Фәузетдинова Татарстанның Алабуга районында Брюшли авылында 1937 елда туган. Гаиләдә өч кыз үскәннәр. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, колхозда сыер савучы булып эшләгән, аннары тормыш юллары аны Казахстанга алып киткән.


Чит төбәктә булачак ире Әүхәтне очраткан. Әүхәт Галләм улы водитель булып эшләгән булган. Евдокия фермада терлекче булып урнашкан.

1962 елда гаилә Караидел районының Муллакай авылына күченеп килгән. Янә икесе дә эшкә урнашкан. Гаилә башлыгы шулай ук руль артында хезмәт салган, ә хатыны балалар бакчасына пешекче ярдәмчесе булып урнашкан, пенсиягә чыкканчы пешекче булып эшләгән.

Бергәләп биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Аларның һәркайсы гаилә корган. Евдокия Ивановна бүген - 7 онык, 4 турун өчен яраткан картәни. Кызганычка каршы, Әүхәт Галләм улы дөньядан иртә киткән, нибары 41 ел яшәп өлгергән.

— Тормышта авырлыклар күп булды, әмма бирешмәскә тырыштым. Шәхси хуҗалык тоттым, бал кортлары үрчеттем. Балачактан ук кул эшләренә әвәс идем, бигрәк тә чигәргә яраттым. Яшь чакта чигү өчен тукымалар да, җепләр дә булмады. Ә хәзер бар да бар. Матурлыкны булдыр гына! — ди 80 яшьлек Евдокия Ивановна.

Оста кулы тудырган мирасның беразын вакыт тараткан. Әмма әле дә чиккән тәрәзә пәрдәләре, ашъяулыклар, тастымал-сөлгеләр һәм башка нәзакәтле эшләнмәләр бар.

— Күп әйберләремне янгын юк итте. Барысын да яңадан башларга туры килде. Хәзер яшьләр кул эшләре белән мавыкмый. Бизәкләрне, рәсемнәрне кемгә булса да калдырасы, өйрәтәсе килә. Эшләремнең эскизлары да бар, — ди оста.

Әйткәндәй, беренче чиккән кулъяулыгын ул сөеклесенә бүләк иткән. Чигелгән эшләренең берсен ул конкурска юллый. Карагыз, сынагыз!

Гәзит укучыларның исләренә төшерәбез: “Хисләремне кулъяулыкка чигәм” конкурсы “Кызыл таң”ның киләсе елда булачак 100 еллык юбилеена багышлана. Бәйгедә чиккән кулъяулыклар бәяләнәчәк, иң нәзакәтле башкарылган эшләр аерым билгеләнәчәк. Иң яхшы эш авторлары редакциядә бүләкләнәчәк.
Конкурста катнашучылар кулъяулыкны редакциягә китереп җиткерү юлын үзләре табарга тиеш. Кул эшен кем башкаруы, аның кайда яшәве, яше, һөнәре турында мәгълүмат, бәйләнеш өчен телефон номеры булырга тиеш. Ә, бәлки, кулъяулык чигү, аны бүләк итү яисә бүләккә алу турында берәр кызыклы тарихыгыз да бардыр әле? “Кызыл таң”га котлау сүзләрен дә язсагыз, алар, сайланып, гәзитебездә һәм сайтта дөнья күрәчәк.
Конкурска киләсе елның гыйнварында нәтиҗә ясалачак.
Эшләрне кабул итү урыны:
Уфа шәһәре, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 6 кат, 607нче бүлмә, Айгөл ЮЛЪЯКШИНАга.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кытайга очасыгыз киләме?
Вчера, 16:30 :: Яңалыклар
Кытайга очасыгыз киләме?
Вчера, 10:48 :: Яңалыклар
"Җәмгыять өчен бу зур югалту..."
Тимур, тимер кебек бул!
8-12-2018 :: Сәясәт
Тимур, тимер кебек бул!
Партия контролендә
8-12-2018 :: Сәясәт
Партия контролендә
Әнә шулай җырларга кирәк!
8-12-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әнә шулай җырларга кирәк!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

142 (25296) от 7 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»