“Сәләтне вакытында ачарга кирәк”
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Сәләтне вакытында ачарга кирәк”

24.04: “Сәләтне вакытында ачарга кирәк”

“Сәләтне вакытында ачарга кирәк”Бу җәһәттән авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән аеруча җитди эш алып бару зарур, ди тәрбияче Гөлназ Исламова.

Алкоголизмнан интеккән кешеләрнең сәламәтлеге начар булуы турында еш ишетәбез. Эчкече ир белән яшәгән хатынның нинди михнәтләр аша үтүе турында да әледән-әле ишетелеп тора. Әлбәттә, мондый тормышның кая илтүе күпләргә мәгълүм. Ә эчкече гаиләсендә тәрбияләнүче балалар нинди була соң? Аларның киләчәк тормышына әтисенең, яисә әнисенең мондый гадәте тәэсир итәме? Шушы сораулар белән без Балтач районының Иске Балтач авылы “Теремок” балалар бакчасы филиалы тәрбиячесе Гөлназ Исламовага мөрәҗәгать иттек.

– Гөлназ Камиловна, эчкече гаилә­сендә тәрбияләнүче балалар сәламәт тормыш алып баручыларныкыннан аерыламы?
– Әлбәттә, аерыла. Дөресен генә әйткәндә, тәҗрибәле тәрбияче баланың гаиләсендәге тормыш белән яхшы таныш. Моның өчен балага сораулар бирәсе дә юк. Иртән бала бакчага кәеф­сез килсә, бер дә юктан еласа яисә агрес­сив булса, башка балалар белән авыр аралашса, димәк, гаиләдә нидер булган... Ә эчкече ата-ана тәрбияләгән баланың еш кына психологик үсеше дә тоткарлана. Әмма мондый сыйфатлар һәр балада күзәтелә дигән сүз түгел. Кайберләре үскәндә башка балалардан аерылмый, соңыннан гына ниндидер проблемалар белән очраша. Арада әти-әнисенең мондый “кылыгыннан” арып, лаеклы тормыш итүчеләр дә юк түгел. Әмма, ничек кенә булмасын, ата-ананың бу авыруы бала тормышында эзсез үтми...

– Атап әйткәндә, нинди проблемалар белән очраша эчкече балалары?
– Бала туганчы ук алкоголь ата-ананың күзәнәкләренә тәэсир итә, димәк, сәламәт бала тууы шикле. Бик күп бала вакытыннан алда туа, ә бу, үз чиратында, аның үсешенә дә йогынты ясый. Эчкечеләрнең балалары еш кына төрле авырулардан интегә. Ә инде баланың психологиясенә килгәндә, әлбәттә, монда да үзгәрешләр бик күп. Гадәттә, мондый балалар куркучан, бик хисчән була. Алар еш кына баш авыртуына зарлана, тиз арыйлар. Аларда депрессия күзәтелә, уеннан, төркемдә үткәрелгән шөгыль­ләрдән кызык тапмыйлар.

– Гөлназ Камиловна, Сез тәрбияче булудан тыш, психолог та. Нәниләр­нең генә түгел, мәктәп укучыларының психикасына да әти-әнисенең спиртлы эчемлекләр белән “дус” булуы ничек тәэсир итүе турында да белә­сездер.
– Эчкече гаиләсендә тәрбияләнгән бала гомер буе бу афәттән интегә. Мәктәптә укучы эчкече балалары әти-әнисе өчен ояла, дуслары арасында үзен кимсетелгән итеп тоя. Сыйныфташлары аларны “башка төрле” итеп кабул итә. Шуңа күрә дә аларның дуслары да – шундый ук гаиләдә тәрбия­ләнүчеләр. Икенчедән, мондый гаилә-ләрдә еш кына балага кул күтәрү, аны төрлечә кимсетү, кыерсыту күзәтелә. Бу да өлгереп җитмәгән бала психикасына зур йогынты ясый.

– Эчкече гаиләсендә тәрбиялән­гәннәр арасында да лаеклы кешеләр бар бит...
– Алдан әйтүемчә, эчкечелек кеше организмына һәм психикасына төрлечә йогынты ясый. Эчкече гаиләсендә тәр-бияләнүчеләрне дә берничә төркемгә бүлергә мөмкин. Мәсәлән, “геройлар” төр­кеменә керүчеләр. Мондый балалар әти-әнисе белән рольләрен алмашкан кебек, өйдәге бөтен эшне башкара. Кечкенәдән ашарга әзерли, өй җыеш­тыра, кече туганнарын тәрбияли.
“Барлык нәрсәгә дә рөхсәт”ле балалар төркемендәгеләр иркә булып үсә. Ата-ана эчкече булганы өчен баласы алдында үзен гаепле саный, шунлыктан, сабыйга кече яшьтән үк барлык нәрсәгә дә рөхсәт бирелә. Алар җәмгыятьтә үз-үзен тота белми, өлкәннәрне хөрмәт­ләми, кешенең эчке дөньясы белән исәпләшми үсә.
“Һәрвакыт гаепле” балалар аеруча кызганыч. Еш кына ата-ана аларны һәр нәрсәдә гаепли, хәтта үзләренең эчкечелегендә дә. Ә инде “гаепле” баланы “акылга утырту”, “тәрбияләү” кул күтәрү ысулы белән башкарыла.
“Хыялланучы” төркеменә караучы балалар хыял дөньясында яши. Алар анда бик бәхетле. Үсеп, бу хыялларның чынга ашмавын аңлагач, алар югалып кала, яшәүнең тәмен югалтырга мөмкин.

– Ә мәктәп тәмамлап, инде үзләре әти-әни булгач, бу балаларда ниндидер уңай үзгәрешләр буламы?
– Эчкече гаиләсендә тәрбияләнгән кеше гомер буе үзен башкалардан ким итеп күрә. Мәктәп елларында алар үз-үзенә бикләнгән булса, өлкән тормышта башкалар белән уртак тел таба алмый, гаилә коруда кыенлыклар кичерә. Төрле комплекслардан интегүче яшьләрнең күбесенә, чыннан да, психолог ярдәме кирәк.

– Гомумән, эчкече гаиләсендә тәрбияләнүче балага ярдәм итеп буламы?
– Балалар бакчасындагы психолог баланың гаиләсенә турыдан-туры ярдәм итә алмый, әлбәттә. Әмма баланың үз-үзен тотышына йогынты ясый ала. Югарыда әйтүемчә, мондый гаиләдә тәрбия­ләнүче балалар үзләрен кимсетелгән итеп тоя, башкалар белән уртак тел таба алмый, үз-үзләренә бикләнә. Сабый нинди генә гаиләдә тәрбияләнсә дә, аның үз сәләте, таланты бар. Психолог шушы сәләтне ача белергә, балада үз-үзенә карата ышаныч тудыра алырга тиеш. Аның җәмгыятьтә үз-үзен тотышына да үзгәрешләр кертә ала белгеч.
Тәрбияче һәр баланы тигез күргән очракта гына балалар бакчасындагы төркемнәрдә дустанә мөнәсәбәт булдырырга мөмкин. Нинди генә гаиләдә тәрбияләнсә дә, бала әти-әнисе өчен җаваплы түгел. Чын тәрбияче, тәҗри­бәле укытучы моны аңлап, вакытында балага игътибар бирсә, балага берника­дәр ярдәм итеп була. Ә начар гадәтләр­дән интеккән гаиләдә тәрбияләнүче балаларга игътибар аеруча җитди булырга тиеш.

– Әңгәмә өчен рәхмәт. Эшегездә уңышлар телибез!

Гөлия Гәрәева.
Балтач районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Республикада пенсионерлар саны арткан
Сегодня, 12:02 :: Социаль өлкә
Республикада пенсионерлар саны арткан
БДИны кайда тикшерәчәкләр?
Сегодня, 12:01 :: Мәгариф
БДИны кайда тикшерәчәкләр?
Русиядә энергетика атнасы үтәчәк
Сегодня, 11:29 :: Икътисад
Русиядә энергетика атнасы үтәчәк
Алсу Нур-Җиһаннан йолдызнамә
Сегодня, 11:09 :: Ял сәгате
Алсу Нур-Җиһаннан йолдызнамә
Калтай кичләре - кайнар хисләре
Сегодня, 10:53 :: Бәйрәм белән!
Калтай кичләре - кайнар хисләре
Прокурор башы белән...
Сегодня, 10:36 :: Тормыш
Прокурор башы белән...
Рамил Чурагуловны – Гиннессның рекордлар китабына!
Сегодня, 10:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
Рамил Чурагуловны – Гиннессның рекордлар китабына!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»