Эчмәгез, агуланмагыз!
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Эчмәгез, агуланмагыз!

26.04: Эчмәгез, агуланмагыз!

Эчмәгез,  агуланмагыз!Составында спирт булган сыекчаларны сатуны тыю турында карар яңартылды.

Составында спирт булган сыекчаларны сатуны тыю турында Хөкүмәт карары 2016 ел ахырында кабул ителгән иде. Һәр алты ай саен бу карарның вакыты озайтыла килде. 20 апрельдән “Роспотребнадзор” Хөкүмәт кушуы буенча янә мондый сыекчалар белән сәүдә итүне тыю турындагы карарны яңарта.


Тикшеренүләр күрсәтүенчә, шушы карар көченә кергәннән алып суррогатлар эчеп агуланып үлүчеләр саны ил буенча 25 процентка кимегән. Аерым төбәкләрдә нәтиҗәлелек аннан да югарырак. Мәсәлән, 2018 ел башындагы бәйрәмнәр вакытында, әлеге карар кабул ител­мәгән чор белән чагыштырганда, исерткеч эчемлекләр белән агулану 2,8 тапкыр кимрәк булган. Ә агуланудан үлгәннәр 11 тапкыр азрак.
Суррогатларны сату тыелгач, тикшерү органнары рейдлары еш үткәрелә башлады. 2017 елда 73 мең сәүдә ноктасында тикшерү булган, законсыз җи­тештерелгән 616 мең литр спиртлы эчемлек сатудан алынган. 2016 елда тикше­релгән һәр дүртенче сәүдә ноктасында шундый эчемлек табылган булса, тыю көченә кер­гәч, законсыз сыекчаларны һәр 54нче ноктада гына тапканнар.
Исегезгә төшерәбез, 2016 ел ахырында Иркутск шәһә­рендә берничә көндә “боярышник”тан агуланып алтмыштан артык кеше үлгән иде.
Халык телендә “камырлык” дип аталган урман җимешенә спирт кушылган төнәтмәне (”боя­рышник”) медицинада кулланалар. Ул даруханә челтәр­ләрендә 100 граммлы шешә­ләрдә сатыла. Иркутск сәрхүш­ләре 250 граммлы пластик шешәле “боярышник” дип аталган косметик матдә эчеп агуланган. Базар киоск­ларында сатылучы бу сыекчага “боярышник” исемен сәрхүшләрне җәлеп итү өчен кушкан булганнар, күрәсең. Мәр­хүмнәрнең күпчелеге – “бомж”-лар. Арада даими эшләүчеләр дә, хәтта балалар бакчасы тәр-биячесе дә бар, дип хәбәр иттеләр.
Әлеге агулы косметик мат­дәдә ТУ (техник шартлар) билгесе куелган һәм “эчәргә ярамый” дип тә язылган булган. Ләкин, барлык таләпләрне бозып, аны ясаганда этанол урынына метанол салганнар. Билгеле булуынча, этил спиртын (этанол) эчәргә ярый (барлык исерткеч эчемлекләр составында да ул бар). Ә метанол – агу. Аның ун граммы кешене тома сукырайтырга мөмкин. Аннан күбрәк доза – үлем. Ул, гому­мән, сәнәгатьтә һәм көнкүрештә чистарткыч буларак кулланыла. Этил спиртын нигездә бөртекле үсемлекләрдән (бодай, арыш, арпа һ.б.), шикәр камышыннан ясыйлар. Метанол агачтан катлаулы химик реакция нәтиҗә­сендә алына. Шул ук вакытта, этил спирты метанолдан өч-дүрт тапкыр кыйммәтрәк. Даруханәдәге 30 сумлык 100 граммлы “боярышник”ны да, ванна кергәндә суга салу өчен дип ясалган 250 граммлы косметик матдәне дә башлыча “бомж”лар эчә. Кибет аракысына аларның акчасы юк.
Әйе, соңгы чорда күпчелек халыкның кесәсе юкарды. Дөрес, “кыйммәт булгач, бөтен­ләй эчмәвең иң яхшысы”, дияргә була. Аек яшәү рәвешен пропагандалап, профилактика эш­ләре дә алып барыла кебек. Сәүдә итү вакытын да чиклә­деләр, лицензияләү керттеләр. Ләкин кризис нәтиҗәсендә җәмгыятьтә социаль деградация куркыныч дәрәҗәгә җитте. Һәр кризисның социаль аспекты була. Кая карама – эшсезлек, кыскартулар. Гаиләләр таркала. Чарасызлыктан эчүгә сабыш­каннарның күбесе – шушы социаль деградация корбаннары. Алкоголизм чиренә тарыганнар акча юклыктан талымсызланып, арзанлы “фанфурик”ка күчте, нәрсә яна – шуны эчә башлады.
Ничек кенә булмасын, Хо­дайның: “Сакланганны – саклармын”, дигән гыйбарәсен истән чыгармыйк, эчмик, агуланмыйк!

Резеда Галикәева.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 13:37 :: Көнүзәк
"Юлдаш" сезгә кунакка килә!
Сегодня, 12:32 :: Тормыш
"5"леләргә - 75 ел!
Никахка... Интернет аша
Сегодня, 12:07 :: 2018 – Гаилә елы
Никахка... Интернет аша
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
Сегодня, 11:40 :: Авыл хуҗалыгы
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
Уфада - ярминкә!
Сегодня, 10:53 :: Яңалыклар
Уфада - ярминкә!
Яңа йолдыз кабына!
Сегодня, 10:37 :: Мәдәният һәм сәнгать
Яңа йолдыз кабына!








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»