Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Ринат кое”сы берләштерде

“Ринат кое”сы берләштерде
15.06.2018 / Яшәеш

“Ринат кое”сы берләштердеЭлекке авыл тормышының яшәү рәвеше бик күп гореф-гадәтләрдә, фольклорда чагылыш таба. Мәсәлән, берничә дистә ел элек кенә яшьләр чишмә, кое буена кичке уеннарга җыелган, күңел ачкан. Шушы чараларда бик күп яңа җырлар барлыкка килгән, ә кайберләр үзләренең гомерлек юлдашын да шунда очраткан.

Әйе, әлеге заман бу матур күренешләргә зур йогынты ясады. Хәзер инде чишмәгә суга йөрисе дә юк, дусларың белән аралашырга да чаралар күп. Әмма шушы матур традиция­ләрне тергезеп, аларга яңача сулыш бирүчеләр дә бар арабызда. Шундыйларның берсе — Чакмагыш районының Иске Бәшир авылында яшәүче Ринат Бикмөхәммәтов.
Ун ел элек ул авыл уртасында кое эшләткән. Бүген исә кое авылның күре­некле урыны булып, биредә яшәү­челәрне дә, читтән кайтучыларны үзенә җәлеп итә. Тирә-ягында гөрләп үскән агачлар да, ял итү урыннары да күпләрне сокландыра. Инде берничә ел авыл халкы бу кое буеннан өзелми. Кич­ләрен яшьләрнең бирегә җые­луы, чыннан да, элекке гореф-гадәт­ләребезгә алып кайта. Туй көн­нә­рендә яшь киленнәрне бирегә су юлы күрсәтергә алып килсә­ләр, авылның өлкән яшь-тәге апалары самавырлар кайнатып, чәй ризыклары әзер­ләп, биредә матур чаралар үт­кәрә.
2 июньдә Иске Бәшир авылы халкы гөрләтеп Сабантуйны бәйрәм итте. Чыннан да, соңгы елларда биредә Сабантуй оештырылмагач, бу бәйрәмне барлык авыл халкы көтеп алды, аңа үзенчә әзерләнде. Авыл Советы рәисе Марсель Хәсәнов оештыру эшләрен үз кулына алгач, бәйрәмнең күтәренке рухта, күңелле булачагына шик юк иде. Сабантуй төрле уеннар, җыр-моң белән үрелеп барды. Популяр җырчылар Әнвәр Нургалиев, Айдар һәм Алмаз Юнысовлар бәйрәмгә кабатланмас ямь өстәде. Шундый бай, эчтә­лекле, милли бәйрәмгә сусаган авыл халкы да, кайткан кунаклар да җитәкчегә зур рәхмәт­ләрен җиткерде.
Ринат абый шушы авыл мәктәбен 1976 елда тәмамла­ган. 35 егет һәм кызны берләш-тергән бу сыйныф укучылары бүген төрле җирләрдә яши. Шулай булуга кармастан, мөмкин-лек булганда алар очрашырга тырыша. Бу елны да Сабантуйдан соң сыйныфташлар шушы кое буена җыелган.
— Сабантуйның дәвамын хәтерләткән бу очрашу башкаларны да җәлеп итте. Мәктәп елларында булган кызыклы хәлләрне, укытучыларны искә төшерү һәркайсыбызны балачакка алып кайтты. Мәктәптә укыганда барыбыз да бертөр-лерәк булсак, бүген һәркемнең тормышы үзенчә. Еллар үтүгә карамастан, бер-беребез белән аралашып яшәү, чыннан да, барыннан да өстен, — ди ул.
Наил Фәйзуллин, Радик Абдуллин, Флидә Макулова һәм башкаларның җыр-биюгә, гармун тавышына бай бу башлангычны кабул итеп, аны чын бәйрәмгә әверелдерүләренә чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерә Ринат абый. Шунысы куанычлы, сыйныфташлар ел саен Сабантуйдан соң “Ринат коесы” буенда очрашырга сүз куешкан. Озак еллар һәм ерак аралар да суыта алмаган бу дуслыкның дәвам итәчәгенә шик юк.

Гөлия Гәрәева.
Чакмагыш районы.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




115 яшьлек җыр!
Сегодня, 00:43 :: Җәмгыять
115 яшьлек җыр!
Ил тотынса, тау күчерер!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Ил тотынса, тау күчерер!
“Ике атна вакыт бирәм!”
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
“Ике атна вакыт бирәм!”
Сигез балага – 600 мең сум
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Сигез балага – 600 мең сум
Үзәктә – алданган дольщиклар
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Үзәктә – алданган дольщиклар
Язгы сессиядә ниләр көтелә?
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Язгы сессиядә ниләр көтелә?
“Кызыл таң” гәзите – җиңүче!
Сегодня, 00:00 :: Яңалыклар
“Кызыл таң” гәзите – җиңүче!
Тормыш сыйфаты кайчан яхшырыр?
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Тормыш сыйфаты кайчан яхшырыр?




Новости русской версии сайта

Яңа номер

6 (25310) от 17 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»