Цензура булган һәм булырга тиеш!
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Цензура булган һәм булырга тиеш!

10.08: Цензура булган һәм булырга тиеш!

Цензура булган һәм булырга тиеш!Халыкны сарыкка әйләндерү чарасына әверелгән кайбер телевидение тапшыруларына, рекламаларга киртә куярга вакыт.

Тарихи яктан караганда, бу киңкүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә туган иң “борынгы” бәхәстер. Ләкин мәгълүмат иреге һәм базар мөнәсәбәтләре шартларында бу бәхәсләрнең әһәмияте аеруча зур. 1995 елда ук билгеле кинорежиссер Ролан Быков: “Мин шуны раслый алам, Русиядә балаларның 30 проценты киңкүләм мәгълүмат чаралары, барыннан да элек реклама ярдәмендә ахмакка әйләнгән инде, моның сәбәпләренең берсе — патриотизм тойгысын кимсетү. Шулай ук буыннар арасындагы бәйләнешне өзү”, —дигән иде. Элекке тәрбия системасын җимерү үсмерләрдә һәм балаларда яшәеш юнәлешләрен һәм рухи идеалларны югалтуга китерде. Теләсә нинди мәдәнияткә дә дошман булган бу күренеш аркасында чынбарлык бозып күрсәтелә. Аны законлаштыру ысуллары Русиядә генә түгел, дөньяның бик күп илләрендә дә кызу бәхәсләр тудыра. Аларның күпчелегенең чыганагы безнең илдә реклама барлыкка килү тарихында күренә. Үткәнгә сәяхәт кайбер бәхәсле сорауларны ачыкларга ярдәм итәчәк.


Революциягә кадәр Русиядә реклама үсеше икътисадтагы үзгәреш­ләр, сәнәгатьнең һәм сәүдәнең котырып үсүе вакытына туры килә. Реклама белдерүләре бастырган гәзитләр дәүләтнең катгый контро­лендә була, бу хакта Цензура һәм матбугат турында уставта һәм Игъланнарны бастыру шартлары хакында кагыйдәләрдә әйтелә. Цензура органнары эшен контрольдә тотучы Матбугат эшләре буенча баш идарә Эчке эшләр министрлыгы карамагында була.
1917 елгы Октябрь революциясе Русия икътисады үсешен тамырыннан үзгәртә, вакытлы матбугатны һәм реклама белдерү­ләрен көйләүдә яңа нормалар кертүгә этәргеч бирә. Яңа власть­ның тәүге декрет­ларының берсе белән бөтен матбугат рекламасына дәүләт монополиясе кертелә. Шушы документ ярдәмендә керем­нең төп чыганагыннан мәхрүм бул­ган шәхси матбугат бөтенләй диярлек юкка чыга. Дәүләт басма мәгълүмат чара­ларының һәм реклама керем­нәренең бердәнбер хуҗасы булып кала. Матбугатка ВКП(б), аннары КПСС җитәкчелек итә башлый.
Партия матбугатының, ә аннары башка киңкүләм мәгълүмат чара­ларының (радио, кино һәм телевидение) эшчәнлеге дә иң элек законнарны алыштыручы Үзәк Комитет карарлары, аерым очракларда гына партия һәм хөкүмәтнең бердәм карарлары белән көйләнә.
Шушы сәбәпләр аркасында реклама оешмалары һәм киңкүләм мәгълүмат чараларының үзара мөнәсәбәте тиешле законнар белән түгел, ә КПСС Үзәк Комитеты Эшләр идарәсенең рекламага бирелгән гәзит мәйданы нормасы һәм аның хакларын билге­ләгән хатлары белән көйләнә. Мәгълүмат чараларындагы реклама кереме партия кассасын тулыландыруга юнәлтелә.
1984 елның июнендә КПСС Үзәк Комитеты вакытлы матбугатта реклама белдерүләре басуга чикләү­ләрне өлешләтә юкка чыгара һәм аңа хакларны арттыра. Бу вакытка күп шәһәрләрдә махсуслаштырылган реклама басмалары — шәһәр һәм кичке гәзитләргә кушымталар — барлыкка килә. Мондый “йомшартулар” партия кассасына акча агымын көчәйтә.
Сиксәненче елларның икенче яртысында һәм туксанынчы еллар башында икътисадтагы үзгәреш­ләр чын-чыннан реклама шау-шуы күтәрде. Бушап калган кибет киштәләре янында рекламаның котырып үсүе бик капма-каршылыклы хәл иде. Беренче реклама бирүче­ләр яңа икътисади структуралар — реклама ярдәмендә үзләре турында белдереп калырга, билгелелек алырга теләгән биржалар, банклар, сәүдә-арадашчы оешмалар булды. Мәгълүмат чаралары ягыннан реклама белән кызыксыну яңа базар шартларында редакцияләр тарыган финанс авырлыклар белән бәйле иде.
Дистәләрчә еллар партия идеологлары тарафыннан “реклама — халыкларны алдау ысулы” дип тәрбияләнгән җәмгыять аның үсешенә актив протест белән җавап бирде. (Укучыларның, тамашачы­ларның, тыңлаучы­ларның редакция­ләргә килгән күпсанлы хатлары һәм шикаять­ләре шул хакта бәян итә). Бу процессны цивилизация кысаларына кертү зарурлыгы, реклама оеш­маларының мәгълүмат чаралары белән үзара мөнәсәбәтен закон белән көйләү ихтыяҗы туды.
1991 елның 27 декабрендә Русия Федерациясенең “Киңкүләм мәгълү­мат чаралары турында” Законы кабул ителде, анда рекла­маның иң зур күләме билгеләнде. Законның 36нчы мәддәсендә: “Реклама хәбәр­ләренә һәм материалларына махсуслашмаган киңкүләм мәгълүмат чараларында реклама вакытлы басманың бер санының 40 процентыннан, радио- һәм телепрограммалар өчен тапшырулар күләменең 25 процентыннан артырга тиеш түгел.
Редакция мәгълүмат, редакция яисә автор материалы сыйфатында реклама бастырган өчен түләү алырга тиеш түгел”, диелә.
Законда шулай ук аның поло­же­ниеләрен бозган өчен җаваплылык билгеләнгән. Атап әйткәндә, реклама тарату кагыйдә­ләрен бозган өчен җинаять, административ, дисциплинар җавап­лы­лык каралган.
1993 елның 22 июлендә “Русия Федерациясенең гражданнарның сәламәтлеген саклау турында законнары нигезләре” кабул ителде. Аның 19нчы мәддәсендә: “Граж­дан­нарның сәламәтлеген саклау их­тыяҗыннан чыгып киңкүләм мәгъ­лүмат чараларында алкогольле эчемлекләрне һәм тәмәке эшлән­мәләрен рекламалау тыела. Әлеге норманы бозу Русия Федерациясе законнары белән билге­ләнгән җаваплылыкны күздә тота”, диелә.
Әлеге законнар положение­ләрен гамәлгә ашыру механизмы юклыгы бу тыюларның бернинди нәтиҗәсе дә булмавы турында сөйли. Соңгы закон кабул ител­гәннән соң, 1993 елның сен­тябрендә Иҗтимагый оешма турында объектив мәгълүмат өчен коалициясе оештырыла. 1994 елда Русия базарына тәмәке эшләнмәләре кайтаручы биш чит ил реклама бирүчесе Русия Федерациясендә тәмәке рекламасын үткәрү кодексына кул куя, аның буенча әлеге төр рекламаны тарату сизелерлек чикләнә.
Шушы ук елда ил тарихында булачак “Реклама турында” Закон тирәсендә кискен көрәш бара. 1995 ел ахырында ул көченә керә. Аның текстында тәҗрибәсез кулланучыны алдауга юл куелмаска тиешлеге, балалар һәм үсмерләр өчен реклама белән бик сак булырга кирәклеге турында әйтелә. Рекламаланган товар алар өчен тәгаенләнмәгән булса, рекламада балалар образын куллану, әхлак кануннарына туры килмәгән реклама бастыру, дәүләт, дини символларны, милли валюталарны, сәнгать объектларын хурлау тыела.
Күп илләрдә дөреслеккә туры килмәгән реклама мисаллары байтак, алар дәүләт эчендә генә түгел, халыкара аренада хәл итүгә мохтаҗ булган проблемага әйләнә. Монда икенче глобаль мәсьәлә туа. Иң элек, бу — кешене әхлакый гына түгел, физик зыян китерә алган ялган мәгълүматтан саклау.
Русиядә икътисади реформа бара һәм җәмгыять игътибары нигездә финанс, сәнәгать проблемаларына юнәлтелгән, ә реклама проблемасы турында “ошый-ошамый”, “туйдырды” позициясеннән чыгып фикер йөртелә. Ә бит эш күпкә җитдирәк, төрле сихерчеләр, багымчылар, күрәзәчеләр, им-томчылар рекламасы гына нәрсә тора! Алар рухи, әхлакый һәм физик сәламәтлеккә нык зыян сала. Ә “эротик” хезмәтләр рекламасы — законлаштырылган арадашчылар, сутенерлар, фәхишәләр?!
Минемчә, бүгенге реклама базарга дошман, аның асылын боза. Беренчедән, базар — товарлар сыйфаты ярышы. Барысын да сорау, ихтыяҗ көйли. Ә рекламада нәрсә ярыша? Товарларның сыйфаты турында ялган сүзләр.
Реклама табигый базар мөнәсә­бәтләрен боза, кулланучыга сыйфатсыз, аңа кирәкмәгән товарларны көчләп тага. Шуңа күрә реклама — көчләү, кешенең ихтыяр көчен басу ул.
Икенчедән, реклама кешегә товарны үзаллы сайлап алырга ирек бирми, аны бутый. Реклама күбрәк булган саен, сайлау ирке азрак, димәк, реклама — демок­ратиягә каршы гамәл.
Демократия — ачыклык, дөрес­лек, гаделлек. Ләкин реклама асылы белән әхлаксыз, намуссыз. Ниндидер кер юу порошогы, чүпрәк сату өчен иң яхшы тойгыларны таптап үтәчәк.
Өченчедән, янәсе реклама — фикер ирке чагылышы. Имеш, теләмәсәң, карама, тыңлама, алма. Монда электрон мәгълүмат чараларының хыянәтчел роле турында әйтергә кирәк. Басма продукциядән аермалы буларак, алар йортыбызга мөһим мәгъ­лүмат, фильм, концерт, хәтта балалар мультфильмы уртасында бәреп керә. Басма рекламаны укымыйча ташлап була. Ләкин телевизорны атып бәрә алмыйсың. Кайчак каналларны күчереп өлгереп тә булмый.
Реклама — безнең чорда кеше хокукларын төп бозучы. Без ни ишетергә, күрергә теләвебезне кайгырту турында кемгәдер хокук бирдекмени? Үз йортымда миңа ау оештыралар түгелме соң?
Тапшыруны реклама белән өзү психиканы какшата, хәбәрләрнең бәһасен киметә. Ягъни, кешенең, бигрәк тә баланың, шәхесе гарип­ләнә. Мәсәлән, кино-,телефильм­нар күрсәткәндә эфир вакытының ким дигәндә 35 процентын реклама роликлары алып тора. Нәкъ шулар ярдәмендә җәмгыятьнең, беренче чиратта, үсеп килүче буынның, әхлакый нигезләре какшый.
Бөек Русиягә карагыз әле! Ирек, демократия турында “бөек” лозунг­лар белән тозакка эләктек һәм алдандык. Кешеләр еш кына үзләренә: ни булды, ни өчен безнең бөек илебез мондый аянычлы хәлгә калды, дигән сорау бирә. Ни өчен ул изге Америка, Көнбатыш ярдәме дигән уйдырмаларга ышана? Кая карама, шуның җимешләре — хәерчелек, кан түгү һәм балаларның күз яшьләре. Шәхсән мин кемдер халкымны ахмаклату бурычын башкара, дигән тойгы белән яшим.
Америка боевиклары һәм триллерлары гына түгел, Русиянең үте­рү, көчләү һәм садизм күренеш­ләренә бай фильмнары йогынтысын да күрәбез.Тамашачылар моны шулай кирәк, демократик һәм ирекле җәмгыятьтә шулай булырга тиеш, дип кабул итә.
Реклама — дөньяны бозып танып белүнең законлаштырылган формасы. Ләкин ул оятсызлык тапшыруларда, ток-шоуларда, сериалларда булмаса, рекламада да булмас иде. Иң элек әнә шул оятсызлык, бозыклык, рухи шакшылыкка каршы көрәшергә кирәк.
Безнең авыру җәмгыятьтә яшә­вебез турында күптән язалар. Бөтен дәүләт һәм җәмгыять организмын җитди савыктыру кирәклеген таныйбыз. Русияне төрле реформаторлар дәваларга теләде. Ләкин 2012 елда гына Дәүләт думасы “Балаларны сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян китерүче мәгълү­маттан саклау турында” Закон кабул итте. Әмма Русиянең хәле аннан гына яхшырмады...
Дәүләт машинасы буыннары еш кына аерым эшли, шуңа да нәтиҗәсе аз. Бу ил җитәкчелегенә дә аң­лашылды булса кирәк, алар төрле дәрәҗәдә дәүләт көйләвен ныгыту турында сүз алып бара. Бу авыр кризистан чыгуга ниндидер ышаныч бирә.
Ләкин телеканалларда тапшы­ру­ларның ничек корылганын карагыз. Анда эфирны биш минут саен өзәләр. Минемчә, бүгенге телевидение — Русия җәмгыяте өчен әфьюн, хокукый нигилизмны һәм үз халкыңны, мәдәни һәм рухи кыйммәтләрне хөрмәт итмәүне пропагандалау.
Ун ел элек берничә закон языл­ган иде. Беренчесе — телепрограммаларда мәетләрне, көчләү актларын, кешеләрне һәм хайваннарны җә­берләүне чикләү һәм үтерү күренешләре булган фильмнарны күрсәтүне иртәнге 8дән кичке 10га кадәр тыю максатында киңкүләм мәгълүмат чаралары турында законга үзгәрешләр кертү турында. Икенче закон проекты — “Милли фильмнарны күрсәтү һәм телеви­дениедә социаль әһәмиятле мәгълүмат урнаштыру турында”. Чөнки “чернуха”ны тыю гына аз, аның урынына ниндидер лаеклы тапшыру да куярга кирәк бит әле. Әгәр дә закон эшләсә, ул безнең эфирга изгелеккә өндәүче киноларны, тарих, башка фәннәр буенча танып белү тапшыруларын кайтарыр иде. Иң мөһиме, ул каналлар дирек­цияләрен үзләренең шундый тапшыруларын төшерә башларга мәҗбүр итәр иде.
Реклама нигездә бер максатны күздә тота: чынбарлыкны бүлгәләп кабул итәргә өйрәтү. Даими рәвештә икенче каналга күчәргә мәҗбүр бул­ган кеше бер нәрсәдә генә игътибар туплый алмый. Мондый кешеләр башлаган китапларын укып бетерә, кинотеатрларда утырып кино карый, кем беләндер аралаша алмый. Аларның баш мие нәрсәдер бәреп керүен көтә. Әйткәндәй, шул билгеле, реклама караган балалар төнлә берничә тапкыр уяна, чөнки аларның баш мие шулай ук нидер тыкшынуга өйрәнгән.
Телереклама — кешене психологик көчләү чарасы. Юкка гына ул күпләрнең ачуын китерми, кайчак явызландыра, болар исә аның сәламәтлегенә кире йогынты ясый. Бигрәк тә ул, кешенең кичереш­ләре агымына тыкшынып, кызыклы фильм­ны өзсә. Мондый йогынтылар еш кабатланса, нерв системасы какшавы ихтимал.
Асылда безне рухи гарипләргә, оятсыз бәндәләргә әйләндерәләр. Рекламаның тәэсир итү механизмы шундый.
Кызганычка каршы, гәзит-журналларда мәгълүмат бирү ысулы телевидениенекенә охшый башлады. Күп гәзитләрне уку телетапшыру карау кебек: мәкаләнең исеме зур хәрефләр белән языла, фотогра­фияләр күп, ә эчтәлеген эротика, гаугалар, сәясәт һәм спорт тәшкил итә. Мөхәр­рир­ләрнең күпчелеге аңлы рәвештә гәзитләрдә публицистиканы, фикерне, анализны, гому­мән, мантыйкны юкка чыгара.
Русиядән аермалы буларак, Япониядә һәм Корея Халык Республикасында, мәсәлән, милли мәдә­ниятне, гореф-гадәтләрне саклауга җитди игътибар бирелә. 2015 елда Япония начар эчтәлекле аудио-, видеопродукция җитеш­терү һәм таратуны тыйды. Базар һәм мәгъ­лүмати сугыш шартларында Ру­сиядә бүген Көнбатыш үрнә­гендәге түбән инстинктлар тәрбияләнә, байлык туплауга өстенлек бирелә. Без асылыбызны югалтабыз, яхшыны — яман, яманны яхшы, дип игълан итәбез. Әйтик, бигрәк тә яшьләр, Туган ил өчен гомерен биргән кешеләр мәсхәрәләнергә лаеклы, ә хыянәтчеләр һәм шпионнар — чын геройлар, комсызлык — яхшы, ә риясызлык — начар, порнография белән сокланырга, ә мәхәббәт, гыйффәтлелектән көләргә кирәк дигәнгә ышана башлый. Бер сүз белән әйткәндә, байтак русия­леләр шайтан кануннары буенча яшәргә күнегә.
Барыбызга да билгеле, рухи-әхлакый өлкәдә күп бәлаләребез Көнбатыштан килә. Шул ук вакытта байтак илләрнең халыкларын әхлакый яктан саклауга җитди карый башлавы күпләргә билгесез. Әйтик, Франциядә 20 елдан артык Аудиовизуаль чаралар буенча югары совет эшләп килә. Америкада әхлак проб­­лемалары белән ике махсус федераль орган шөгыль­ләнә, анда тиеш булмаган тапшырулар өчен зур күләмдә штраф салына ала. Ә менә Русиягә һәрвакыт нидер комачаулый.
Мәдәният һәм киңкүләм мәгъ­лүмат чаралары өлкәләрен рейдерлар яулап алды. Нәтиҗәдә файдалымы, файдасызмы принцибы өстенлек итә? Әхлак турында сүз дә йөрми. Власть органнары кем халыкның рухи сәламәтлеге өчен җавап бирергә, кем әхлакны җимерелүдән сакларга тиешлеге турында бер фикергә килә алмый.
Илнең әхлаклылыгы власть әхлаклылыгыннан башланырга тиеш, дип уйлыйм. Ә без үзебез халык булып сакланып калу өчен нишләргә тиеш? Үз-үзен якларга сәләтсез халык юкка чыгуга дучар ителгән бит. Бүген югары дәрә­җәдәге чиновниклар, депутатлар һәм гражданнар үзләре дә рекламаны һәм, гомумән, мәгълүмат чараларын көйләү ысулларын кабул итүне таләп итә. Цензура һәрвакыт булган һәм булырга тиеш. Ләкин нинди булырга тиеш?
Бөек Цицерон “Әгәр дә без ирекле булырга теләсәк, законнар колы булырга тиешбез” дигән. Илдә миллионнарча кешегә күрсәтелгән тапшыруларга җәмәгать контроле булырга тиеш. Фәкать җәмәгатьнеке, төрле тармаклардан белеме генә түгел, бай эчке дөньясы да булган иң яхшы белгечләрне җәлеп итеп. Шуңа да дәүләт тарафыннан Русиянең күпмилләтле мәдәниятен саклау проблемаларына мөнәсәбәт үзгәрергә тиеш.
Русиянең киләчәгенә килгәндә, ул ил җитәкчелегенә түгел, тәү чиратта, халыкка, аның мәдәни мирасының сакланганлыгына да бәйле. Кайда бүген Пушкин, Чехов, Бунин, Толстойлар? Кайда бөек Достоевский? Алар театрда да, кинода да, китап киштәләрендә дә юк. Барысы да түбән хисләр дөньясына юнәлтелгән. Кем ихтыяры белән без бүген яхшы аһәңле көйләр тың­лаудан мәхрүм? Русия — дөнья әһәмиятендәге бөек сәнгать әсәр­ләре иҗат итүче бит. Ләкин Мәскәү радиолары һәм телевидениесендә реклама һәм доллар, доллар... Ул монда хуҗа һәм экранда аның музыкасы.
Яшьләргә “безнең чор геройла­рының” яңа үрнәкләре кирәк. Тормышка үз ихтыяҗларын гына канәгатьләндерүне күздә тоткан карашны, көч, җенси тотанаксызлык культын туктатырга кирәк. Милли традицияләр һәм милли мәдәният Русияне көчләп тагылган чит кыйммәтләр системасыннан саклау чарасы булып тора. Мәдәният өлкәсе — җәмгыятьнең мәгълүмати хәвефсезлеген тәэмин итүнең мөһим инструменты һәм ул дәүләтнең аерым сагы астында булырга тиеш.
Октябрь ВӘЛИТОВ,
профессор, философия фәннәре докторы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Республикада пенсионерлар саны арткан
Сегодня, 12:02 :: Социаль өлкә
Республикада пенсионерлар саны арткан
БДИны кайда тикшерәчәкләр?
Сегодня, 12:01 :: Мәгариф
БДИны кайда тикшерәчәкләр?
Русиядә энергетика атнасы үтәчәк
Сегодня, 11:29 :: Икътисад
Русиядә энергетика атнасы үтәчәк
Алсу Нур-Җиһаннан йолдызнамә
Сегодня, 11:09 :: Ял сәгате
Алсу Нур-Җиһаннан йолдызнамә
Калтай кичләре - кайнар хисләре
Сегодня, 10:53 :: Бәйрәм белән!
Калтай кичләре - кайнар хисләре
Прокурор башы белән...
Сегодня, 10:36 :: Тормыш
Прокурор башы белән...
Рамил Чурагуловны – Гиннессның рекордлар китабына!
Сегодня, 10:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
Рамил Чурагуловны – Гиннессның рекордлар китабына!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»