Яшьләрне Раушан җырлата
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Яшьләрне Раушан җырлата

16.09: Яшьләрне Раушан җырлата

Раушан Шәйморатов.Авылда гармунчылар элек-электән кадер-хөрмәттә булды. Безнең бәләкәй генә Мәмәдәлдә халык инде күптән мәрхүм булган оста гармунчылар — Риф, Мирзаһит, Хәнәфи, Әсбах абыйларны олы ихтирам белән сагынып искә ала. Алар — Риф абыйдан кала, барысы да сугыш ветераннары иде. Бәләкәй генә агач клубта аларның ничек тальянда өздереп уйнаганнары, урамга чыккач таралышырга ашыкмаган авыл халкын татар көйләренә биеткәннәре онытылмый. Хәзер ул агач клуб сүтелгәнгә дә ярты гасырлап вакыт үтте. Мәрхүм гармунчыларыбызның да моңлы-дәртле көйләре халык хәтерендә генә калды. Клубның яңасын таштан төзеделәр. Бәйрәмнәрдә генә түгел, көн дә ачык иде аның ишекләре. Кызганычка каршы, хәзер аның стеналары гына калып бара.

Мәмәдәл шулай сүнә торгандыр, инде бер гармунчысы да калмады бит дип, еш кына уйлана идем. Бер кайтуымда, кичен авыл очында бе­рәүнең өздереп гармунда уйнаганын ишеттем. Кунактыр, бәйрәм итә торганнардыр, дип уйладым.
Икенче көнне гармун­чының үзе белән таныштым. Бәй, үзебезнең Әзһәр абый белән Рида апаның улы Раушан ич ул! Кай арада үсеп, шундый дәү баянны күтәреп, гармун теллә­ренә тәртип белән басарга өйрәнгән?! Хәер, аның әти-әнисе дә чын артистлар бит. “Гастрольгә” күрше районнарга гына түгел, Татарстан якларына да чыгып китәләр. Дуслары, туганнары бер чараны да Рида белән Әзһәрсез үткәрми. Хәтта бер авыл клубында алып баручы Әзһәр Шәймора­товны Салават Фәтхет­динов бездә кунакта, дип таныштыра. Әзһәр дә коеп куйган Салават инде менә. Тамашачылар башта аны чынлап та танылган сәхнә йолдызы дип кабул итә.
Уллары Раушан да җыр-моңга битараф түгел. 5 яшендә “юбилеена” аңа зурәнисе Финә белән зурәтисе Әүфәт “хромка” бүләк итә. Булачак җырчы шул рәвешле, яшьтәшләре кебек, уен­чык машина түгел, ә күрекләрен тарткан саен серле тавыш килгән гармунда уйнап үсә. Әтисе аны 9 яшендә Дүртөйле шәһәрендәге музыка мәктәбенә укырга бирә. Раушан биредә тәүге көйләрен үзаллы уйнарга өйрәнә.
— 2011 елда 6нчы сыйныфта укыганда музыка мәктәбендә тәрбия­ләнүче дүрт малайны районда оештырылган, “Талантлар йолдызлыгы” конкурсына әзерләделәр. Зур сәхнәгә беренче тапкыр шунда чыктым. “Утыр әле яннарыма” дигән җырны башкарып, бәй­гедән зур бүләк белән кайттык. Менә шунда дәрт тә үсеп китте, — ди Раушан.
— Раушан зур сәхнә­дәге беренче чыгышын оныткандыр инде, бәлә­кәй иде бит, — дип сүзгә кушыла әнисе Рида ханым. — Ул шәһәрнең 3нче балалар бакчасына йөргәндә районда бер фестиваль үтте. Раушан анда “Шәйморатов генерал” дигән җыр белән катнашты. Тамашачылар аягүрә басып алкышлады. Анда да призлы урын алган иде. Без Рау­шанның кай арада гармунда уйнарга өйрән­гәнен дә күрми калдык. Авылда малайлар өчен бигрәк тә эш күп. Ихатаны тәртиптә тоту яисә мал, кош-корт карау һәм башкасы... Ә хәзер әтисе белән бергә уйныйлар. Кызыбыз Регина фортепьянода уйный. Ул, Минзәлә медицина колледжын тәмамлап, Казан шәһәрендә эшкә калды. Ул кайтса, еш кына бергә җырлыйбыз.
Раушан Шәйморатов узган ел шәһәрнең 3нче гимназиясен тәмамлап, Нефтекама машина төзүчеләр колледжына укырга кергән. Ул шуны яхшы белә: беркайчан да гармунын ташламаячак. Димәк, безнең авылда да “моң чишмәсе” тиз генә саекмас. Раушанның кичләрен авыл читендә, табигать кочагында яшьләрне җыеп җыр­латуы да күңелне хушландыра.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Республикада пенсионерлар саны арткан
Сегодня, 12:02 :: Социаль өлкә
Республикада пенсионерлар саны арткан
БДИны кайда тикшерәчәкләр?
Сегодня, 12:01 :: Мәгариф
БДИны кайда тикшерәчәкләр?
Русиядә энергетика атнасы үтәчәк
Сегодня, 11:29 :: Икътисад
Русиядә энергетика атнасы үтәчәк
Алсу Нур-Җиһаннан йолдызнамә
Сегодня, 11:09 :: Ял сәгате
Алсу Нур-Җиһаннан йолдызнамә
Калтай кичләре - кайнар хисләре
Сегодня, 10:53 :: Бәйрәм белән!
Калтай кичләре - кайнар хисләре
Прокурор башы белән...
Сегодня, 10:36 :: Тормыш
Прокурор башы белән...
Рамил Чурагуловны – Гиннессның рекордлар китабына!
Сегодня, 10:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
Рамил Чурагуловны – Гиннессның рекордлар китабына!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»