Туган ягы кирәк кешегә
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Туган ягы кирәк кешегә

26.12: Туган ягы кирәк кешегә

Әдибә Галләмова.Әдибә Галләмова.Без тамырларыбыз белән кече туган ягыбызга шул кадәр нык береккәнбез, ул безне тарихы, табигате, кешеләре белән бергә гомеребез буена озата килә.

Акчарлак авылыннан Әдибә апа Галләмова белән танышкач, мин моңа тагын бер кат инандым. Ул туган авылы белән чиксез горурлана, аның турындагы матур истәлекләр аның күңелендә мәңгегә сакланган. Туган авылым Бишкурайдан 6 чакрым ераклыкта, урман эчендә урнашкан була ул авыл. Аны күлләр уратып алган. Араларында Акчарлак күле дә бар. Авылның исеме шуннан килә. Һәр яздан көзгә кадәр акчарлаклар белән бергә башка кошлар шау-гөр килеп, тирә-якка ямь биргән. Урамнарда үскән куе бәбкә үләнен таптарга кызганып, читләтеп кенә, ат белән йөр­гәннәр. 1926 елда хасил булган бу авыл 70нче елларда, илебездәге башка бик күп кечкенә авыллар кебек үк, таркалуга дучар ителгән. Кешеләре күрше Бишкурай, Булат, Теләүле һәм башка бик күп авылларга күчеп китәргә мәҗбүр булган.
Бу авылның тарихын бүгенге көндә Богадыда гомер кичерүче Ришат Хөҗҗәтов төзегән. Китап битләрендә колхозлашу, сугышка кадәр чорлар белән бәйле вакыйгалар белән бергә, ул яктан чыккан кешеләр, аларның балалары, оныклары турындагы мәгълүматларны табарга бу­ла.
Әдибә апа шул авылда 1937 елда дөньяга килгән. Сугыш башланганда аңа 4 кенә яшь була әле. Әтисе беренче көннәрдән үк фронтка китә. Алкинодан сугышка озатырга әнисе Нәгыймәнең кызыл күлмәк киеп киткәнен Әдибә апа хәтерли. 1943 елда әти­ләренең хәбәр­сез югалган дигән хәбәре килә. Сталинград янында 1942 елда ук һәлак булганлыгы фаразлана. Интернет аша аның кайда җирләнгәнен ачыклыйлар. Волгоградка якын Хуторга дигән авылда кабере бар. Исем-фамилияләре, туган-һәлак булган еллары туры килә. Әдибә апаның шунда барып, әтисе каберенә туфрак салып кайтырга теләге бик көчле. Бәлки, насыйп булса... Шулай ук 1921 елгы Мирсалих абыйсы да сугыштан әйләнеп кайтмый. Гаиләдә биш бала була. Әнисенең ирен үзе үлгәнче көтүен исенә төшерә. Бигрәк тә авыр эш, ризыкка туй­маган вакытларда... Җәй­лә­рен урактан кайтып керә алмый Нәгыймә апа.
— Урман туйдырды безне. Әни чикләвекне агач башына менеп җыя иде, селкетеп-коеп түгел, — дип сөйли Әдибә апа. — Берчак әни безне сең­лем Нурия белән агач янында утыртып куйды да, үзе чиклә­век җыярга китте. Без йоклап киткәнбез. Шул чакта сеңлем­нең эченә бака кергән. Бишкурайга төшеп, фельдшер Са­ра апаның, ниндидер порошок биреп, эчтәге баканы чыгаруы, бик куркуыбыз әле дә хәтердә.
Сугыш чоры, аннан соңгы еллар балаларының күңел­ләрендә уелып калган хатирә әнә шул ачлык, ялангачлык белән бәйле. Әтиләре сугышта, хезмәт армиясендә йөргән, әниләре ал-ял белми, фронт өчен эшләгән бала-чага яшьтән үк көчле булырга өйрәнә. Акчарлак авылы кешеләре бик тырыш була: малын да асрый, бакчасында яшелчә дә үстерә. Йорттан-йортка кереп, хәер сорашып йөрүчеләр була, ләкин ачтан үлүчеләр булмый. Галләмов­ларга килгәндә, Халидә апалары, кияүгә чыгып, җизнәсе белән ярдәм итә башлагач кына, тамаклары бераз туя башлый.
Башлангыч мәктәпкә – Акчарлакка, аннары Бишкурайга җәен-кышын җәяү йөри алар.
— Иртән аргы очтан: “Әйдәгез!” — дип, бер-бере­без­не чакыра-чакыра, юлга чыга идек. Юлда чабата артлары төшеп кала. Мәктәптә ашарга 3-4 бәрәңге биреп җибәрәләр. Малайлар дүрт имән буенда бик яхшы итеп, өй сыман ике катлап куыш ясады. Шунда җылынып чыга идек. Кайбер малайлар укырга бармый, куышта кала иде, — дип сүзен дәвам итә ул.
Тәвәккәл кыз җиденчене тәмамлагач, Миргасыйм абый­сы, җиңгәсе эшләгән Мәскәү ягына ялгызы чыгып китә. Өстенә кияргә таныш-бе­лештән кием хәстәрлиләр. Мең бәлаләр белән барып җиткәч, туганнары янына урнаша. Подольск шәһәрендәге механика заводына эшкә керә. Ләкин әниләре чирли башлагач, бу якка кайталар. Озакламый абыйларына ияреп, Казанга китә. Анда трамвай депосында кондуктор булып эшли. Тәртипле, акыллы Газимҗан Вәлитов исемле егеткә кияүгә чыга. Тормышка чыгуының тарихы мондыйрак. Эшләгән җирендә үзеннән өлкән бер хатын белән таныша.
— Минем улыма барасың­мы? — дип сорый ул туп-туры.
— Алса, барам, — ди Әдибә.
— Эш эшли беләсеңме?
— Беләм, — дигән.
Шул сөйләшүдән соң озакламый никах укыталар. Кадрия исемле кызлары, Рифат исемле уллары туа. Газим­җан­ның армиядә бергә хезмәт иткән дусты Рифат (улларына аның исемен кушканнар) “Монда яшәве җиңел” дип, үзе янына Үзбәкстанга чакыра. Яши башлыйлар. Әдибә апа консерва заводына эшкә керә. Салынып бетмәгән йорт сатып алып, бетереп керәләр. Ләкин 32 генә яшьлек ире эшендә фаҗигагә очрап һәлак була. Көчле хатын яңа өй сатып алырга була, теге­сендә газ кермәгән була. Үзе­нә ошаганча аны үзгәртә. Яши-яши туган яклары үтереп үзенә тарта башлый. 1988 елда Кандрадан йорт сатып ала. 1991 елда балаларын анда кайтара. Лаеклы ялга чыккач, өч елдан күченеп кайта. Инде өйләнгән улы белән бер ишек алдында яңа йорт бетерәләр. Шулай итеп, үз гомерендә дүрт йорт салып керә булып чыга!
Сентябрь аенда Әдибә апа Галләмовага 80 яшь тулды. Бүгенге көндә улы Рифат, килене Әлфирә, оныклары Марат, Лилия белән бер ишек алдында урнашкан ике йорт­ның берсендә бәхетле гомер кичерә Әдибә апа. Алар эштә вакытта йорт-җиргә күз-колак булып тора. Кызы Кадрия, кия­ве Анатолий, оныклары Алексей әниләрен бик ихтирам итә.
...Ә туган ягы — Акчарлак урнашкан җиргә ул яңарак кайтып килгән әле. Балачагын, якыннарын сагынып, исенә төшереп, туган төя­гендә йөр­гән. Зиратны тәртипкә китер­гән Р. Хөҗҗә­товка, аңа матди ярдәм күр­сәткән хәлле авылдашларына олы рәхмәтләрен белдерә.

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА.
Кандра авылы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Республикада пенсионерлар саны арткан
Сегодня, 12:02 :: Социаль өлкә
Республикада пенсионерлар саны арткан
БДИны кайда тикшерәчәкләр?
Сегодня, 12:01 :: Мәгариф
БДИны кайда тикшерәчәкләр?
Русиядә энергетика атнасы үтәчәк
Сегодня, 11:29 :: Икътисад
Русиядә энергетика атнасы үтәчәк
Алсу Нур-Җиһаннан йолдызнамә
Сегодня, 11:09 :: Ял сәгате
Алсу Нур-Җиһаннан йолдызнамә
Калтай кичләре - кайнар хисләре
Сегодня, 10:53 :: Бәйрәм белән!
Калтай кичләре - кайнар хисләре
Прокурор башы белән...
Сегодня, 10:36 :: Тормыш
Прокурор башы белән...
Рамил Чурагуловны – Гиннессның рекордлар китабына!
Сегодня, 10:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
Рамил Чурагуловны – Гиннессның рекордлар китабына!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»