Ак юл сиңа, Чулпан!
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ак юл сиңа, Чулпан!

24.04: Ак юл сиңа, Чулпан!

Ак юл сиңа, Чулпан!Туймазы татар дәүләт драма театрының яшь актрисасы таланты белән генә түгел, матур, бай күңеле белән дә сокландыра.

Кайсы гына кыз бала үскән чакта актриса булырга хыялланмый икән?! Телевизордан уңай рольләрне башкарган актрисаларны күреп, аларның гүзәллегенә, буй-сынына карап, әти-әни каршында бөтере­лүләр­не елмаеп искә ала бүген күпләребез. Ә шушы балачак хыялына тугры калып, үз тамашачысын тапкан талантлы якташларыбыз да аз түгел бит.


Чулпан Раянова 1984 елда Чакмагыш районының Чакмагыш авылында туа. Кечкенә чагыннан кыз әти-әнисенең ярдәмчесе була. Тулы гаиләдә тәрбияләнгән Чулпан кечкенәдән гаиләнең нинди булырга тиешлеген, киноларда күрсәткән кеше мөнәсәбәтләрен үзенчә анализларга яраткан. Һәм еш кына кеше язмышының бик күп төрле булуы турында уйланган ул. Бәлки, шушы сыйфатлары аны актриса булырга этәргәндер дә.
Әти-әнисе, туганнары алдында матур итеп чыгыш ясаулар, укыган чагында төрле түгәрәкләргә йөрүләр кызны тагын да канатландыра. Һәм мәктәп тәмамлагач, ике дә уйламыйча, Казан дәүләт сәнгать университетына юллана ул. Булачак тормыш юлдашы Марат белән дә шунда таныша. Үзеннән ике курс югары укыган егет белән беренче көннәрдән үк сөйләшер сүзләре күп була аның. Чыннан да, тормышка бер үк карашлы, сәнгатькә гашыйк яшьләр бер-берсеннән бер генә көнгә дә аерыла алмый. Моннан тыш, аларның икесен дә танылган шәхес Фәрит Бикчәнтәев укыта. Сәхнә тормышының барлык серләренә төшенергә дә, рольләрне җиренә җиткереп башкарырга да, халык белән бәйләнеш булдырырга да, башлыча, аңардан өйрәнә егет белән кыз.
Бүген исә Чулпан белән Марат Туймазы драма театрында армый-талмый көч салалар. Биредәге халык күңелен яулаган сәхнә йолдызлары гына түгел, 7 яшьлек уллары Даян, 2 яшьлек кызлары Иркә өчен дә үрнәкле әти-әни алар.
– Әлбәттә, балалык хыялымның тормышка ашуы белән горурланам. Сәхнә белән бәйле кеше эшенә беркайчан да салкын карашта була алмый, чөнки син һәрвакыт тамашачы каршында. Ә моны залда утыручылар бик тиз сизә. Шуңа да һәр рольне җиренә җиткереп башкарып, тамашачы күңелендә хис-тойгылар уятырга тырышабыз. Әмма балаларыбыз барыннан да өстен. Әлбәттә, ата-ана баласына мөмкин кадәр яхшырак тәрбия бирергә тырыша, әмма шуны да игътибарга аласым килә: без балалар өчен яхшырак, үрнәк алырлык булырга тырышабыз. Мисал өчен ата-ананың баласына булган мәхәббәтен генә алыйк. Никадәр көчле, тирән бит ул! Әлбәттә, барыннан да ныграк, әни булуым белән бәхетлемен. Хатын-кызның бу дөньядагы төп роле дә әни булу, дип саныйм, – ди, күз карасыдай күргән балаларына сокланып, Чулпан.
Чыннан да, актер һөнәре тәүлегенә 8 сәгать эш көне белән генә чикләнми. Соңга калып кайткан вакытлар да, башка районнарга гастрольләргә чыгып киткән чаклар да күп. Әмма вакытны дөрес бүлгәндә, сөекле хатын да, газиз әни дә, менә дигән актриса булырга да мөмкин, ди Чулпан.
– Актер һөнәре – сер дөньясы ул. Һәр җан иясенә бу дөньяда бер генә тапкыр яшәү мөмкинлеге бирелә. Һәркем бу мөмкинлекне төрлечә файдалана. Кемдер алтынга тиң минутларны бушка сарыф итеп, бер мәгънәсез яши, икенчеләр тырышып-тырышып мал туплый, дөнья кирәк-ярагы җыя. Өченчеләр бәхетне эшендә күрә. Кайберләр Аллаһы Тәгалә кануннары буенча гына яши. Минемчә, актер берничә тормыш белән яши алуы белән дә бәхетледер. Нинди генә рольләрне башкарырга туры килми бит аңа! Моның өчен бирелгән текстны ятлау, сәхнәдәге ниндидер хәрәкәтләрне истә калдыру гына җитми. Аңа, чыннан да, шушы герой образына кереп, аның уй-фикерләре, тормышы белән яшәргә кирәк. Шул вакытта гына тамашачы сиңа ышана, шунда гына спектакль уңышлы килеп чыга, – ди ул.
Актер һөнәре яшь аермасына чик түгел. Чыннан да, сәхнәгә балалар да, бик өлкән яшьтәгеләр дә кирәк, чөнки биредә барысы да тормышчан булырга тиеш. Чулпан Илдар кызы, сәхнә тормышы белән исәпләгәндә, әле бик күп эшләмәсә дә, бихисап рольләрне башкарып өлгергән инде. Г. Камалның “Беренче театр”ында – Биби, И. Зәйниевнең “Бөке”сендә – Җәмилә, Шекспирның “Тискәрегә авызлык” спектаклендә – Бьянка, И. Абдуллинның “Тиле яшьлек” пьесасында – Сандугач, Р. Кинҗәбаевның “Гүргә керер сер иде”сендә – Дилә, Ә. Атнабаевның “Игезәкләре”ндә – Рәсилә һәм башка бик күп рольләрне башкарган ул. Һәрбер роленә күңел җылысын салып башкарган яшь актрисаны бүген Туймазыда гына түгел, республиканың башка шәһәр-районнарында да яратып кабул итәләр.
– Кешеләрдә, барыннан да ныграк, кешелекле булу сыйфатын яратам. Олыны – олы, кечене кече итә белүчеләргә сокланам. Акыллы, күп белемле кешеләр, минемчә, аеруча хөрмәткә лаек. Ә наданлыкны, әдәпсезлекне, оятсызлыкны, икейөзлелекне күралмыйм. Гомумән, һәр кеше матур, лаеклы яшәргә тиеш. Кеше гомере бик кыска, шуңа да һәр минутыбызны файдалы үткәрә алсак иде. Эштә дә, гаиләдә дә уңар өчен бик күп көч салырга кирәк. Әмма моны һәркем башкара ала. Шулай булгач, киләчәктә дә яраткан тамашачыларым белән сокланып, гаиләмдә кадерле кеше булып яшәрмен дип өметләнәм, – ди яшь актриса.
Шушы кыска гына сүзләргә никадәр күп мәгънә сыйган! Чыннан да, тормышның тәмен белеп, үзеңне барлык яктан да бәхетле санап яшәүгә ни җитә?! Шушы яшь, эчкерсез, ак күңелле Чулпанның теләкләре тормышка ашсын иде. Ак юл сиңа, ак күңелле Чулпан!

Гөлия МӨГАЛЛИМОва.
Туймазы районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




17-08-2018 :: Тормыш
"5"леләргә - 75 ел!
Никахка... Интернет аша
17-08-2018 :: 2018 – Гаилә елы
Никахка... Интернет аша
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
17-08-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»