Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Яулыйсы үрләр алда әле”

“Яулыйсы үрләр алда әле”
19.06.2018 / Яшьлек

 “Яулыйсы  үрләр алда әле”Спортка һәм туган җиренә мөкиббән Илгиз Сәхипов Балтачта трофи-рейд буенча ярышлар оештыру теләге белән яна.

Соңгы вакытта яшьләрнең спортка тартылуы гадәти күренешкә әверелде. Чыннан да, сәламәт тормыш алып бару тормыш сыйфатын күпкә үстерә, яшәүгә ямь өсти. Шунысы да куанычлы, яшьләр бүген киң таралган спорт төрләре белән генә түгел, безнең төбәктә берникадәр ятрак булганнарына да игътибар итә. Үз теләкләре белән төрле ярышларда катнашып, призлы урыннар яулаулары да шөгыльләренә җитди карауларын күрсәтә.


Илгиз Сәхипов Балтач райо­нының Көндәшле авылында туып үскән. Кечкенә чагыннан малай мәктәптә оештырылган ярышларда катнашып, призлы урыннар яулый. Гер күтәрү, көрәш, волейбол, өстәл теннисы – боларның берсе дә Илгиз­нең игътибарыннан читтә калмый. Аеруча кул көрә­шен үз итә ул. Республика күләмендә үткән ярыш­ларда еш катнаша егет. Мәктәпне тәмамлагач, авылны якын күргән, килә­чәген дә авыл тормышы белән бәйләргә хыялланган егет, ике дә уйламый, Башкортстан дәүләт аграр университетына укырга кереп, инженер-механик һөнәрен үз­ләштерә. Самара өлкә­сендә хәрби бурычын үти ул.
— Армиягә китәргә бер айлап вакыт калгач, Бөре шәһәренә сыйныфташым янына бардым. Ул булачак тормыш иптәшем Венария белән бергә укый икән. Минем килүемне тулай торак тәрәзәсеннән күреп калган да, кызларга күрсәткән. Венарияне шунда күрдем, — дип искә ала Илгиз хатыны белән танышуын.
Илгиз армиядән кайткач, яшьләр туй ясый. Бүген инде 6 яшьлек кыз һәм 4 яшьлек ул тәрбиялиләр.
Чыннан да, кайда гына булсаң да, туган як үзенә тарта. Илгиз дә, Казан, Яр Чаллы шәһәрләренә китеп, анда урнашырга уйлый, әмма туган якка мәхәббәт барыннан да көчле булып чыга.
Укуын тәмамлап, туган төягендәге МТС-ка эшкә урнашкач, буш вакытта әтисенең “УАЗ” машинасын үз­гәртеп кору теләге бе­лән яна башлый егет. Буш вакыты булган саен, машина янында бөтерелә башлый. Тәүдә машинага зур тәгәрмәчләр көйли, двигателен һәм башка өлеш­ләрен кө­чәйтә, хәвеф­сезлек тәэмин итү чараларын күрә, төнлә йөрү өчен яктырак утлар куя. Шулай итеп, машина бөтенләй үзгәрә. Ил­гизгә бу башлангычта дусты Марат Хәйрул­лин ярдәм итә. Озак та үтми, егетләр Бөре шәһәрендә үтүче трофи-рейд буенча икенче этап ярышларда катнашу өчен чакыру ала. Бу спортка яңа гына килүче Илгиз белән Маратка, чын мәгънә­сендә, зур сынаулар аша үтәргә туры килә. Ярышлар вакытында машина ватылгач, егетләр аңа тагын да ныграк игътибар арттыру кирәк­леген аңлый.
Хәзер инде егетләр үз куллары белән булдырган бу “тимер ат”та республика, ил күләмендә үткән ярышларда призлы урыннар яулый. Мәсәлән, май башында Нуриман районында үткән рейтинг буенча Русия чемпионатында алар икенче урынга лаек була. Ярышларда Төмән, Екатеринбург, Пермь, Чиләбе өлкәләрен­нән спортчылар катнашкан.
— Башка ярышларда нәти­җә спортчының әзер­легенә бәй-ле булса, бездә бу үзенчәлеккә машинаның торышы да өстәлә. Ярышларда бик сәләтле спорт-чы­ларның машиналары ватылып, финишка килеп җитә алмавы еш кабатлана. Бу спорт төрендә механик булу да кирәк, — дип елмая Илгиз.
Чыннан да, чын ир-егетләр генә үтә алырлык сынаулардан тора бу спорт төре. Нуриманда да ярышлар берничә этапта үткән. Тәүдә спортчылар вакытка узышкан. Кем ничәнче булып килгән, шуңа карап икенче этапка үт­кән. 35 чакрымга сузылган урман арасындагы юл тау-ташлы, баткак урыннардан гына тора. Аны үтү өчен кыюлык та, үҗәтлек тә, машинаның әзерлеге дә кирәк.
— Трофи-рейдны күпләр куркыныч спорт төре итеп кабул итә. Әлбәттә, башка ярышлардагы кебек үк, монда да көтел­мәгән хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Әмма бу спорт төрендә һәр спортчы сынауларны ничек үтәргә икәнен үзе хәл итә. Тизлекне, траекторияне һәркем үзе сайлый. Команда белән эшли белү дә мөһим. Ярышларда Марат Хәйруллин штурман вазыйфасын үти, кайсы юлдан, ничек барырга икәнен хәл итә, — ди Илгиз.
Гаиләдә аңлау булмаса, башлангычлар хуплау тапмаса, әлбәттә, мондый нәтиҗәләргә ирешә алмас иде Илгиз. Тормыш иптәше Венария, көндәлек тормыштагы кебек үк, бу шөгылендә дә — терәк, таяныч.
— Руль артында утыручы һәрвакыт куркыныч астында, әмма мин Илгизгә ышанам. Аның исән-имин әйлә­неп кайтуында шигем юк. 5 ай дәвамында гаражда машинаны үзгәртте ул. Эретеп-ябыштыру, буяу эшлә­рендә генә ярдәм итеп калмадым, машинаны, чыннан да, икәү кордык. Минем­чә, спорт — кешене бар яклап та ача. Аның физик әзер­леге дә, психологик чыдамлыгы да шунда ачыклана. Иптәшемнең балаларга шундый үрнәк күрсәтүенә дә сөенәм, — ди Венария.
Илгизнең хыялы — Балтачта да шундый ярышлар оештыру. Чөнки бу төр ярышлар белән кызыксынучылар саны арта, әмма башлап җибәрергә батырчылык итүчеләр аз. Киләчәктә тагын да көчлерәк, җиңелрәк машина төзү хыялы белән дә яна Илгиз. Шундый рух ныклыгы, ышанычлы тормыш юлдашы бул­ганда бу хыялларның да тормышка ашуына шик юк.

Гөлия Гәрәева.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Без - беренче урында!
Сегодня, 19:25 :: Авыл хуҗалыгы
Без - беренче урында!
Кем нинди машинада йөриячәк?
Сегодня, 19:12 :: Көнүзәк
Кем нинди машинада йөриячәк?
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
Сегодня, 16:27 :: Көнүзәк
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Сегодня, 15:44 :: Мәдәният һәм сәнгать
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Товар сатучылар килгән...
Сегодня, 15:35 :: Җәмгыять
Товар сатучылар килгән...
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Сегодня, 15:30 :: Кызыклы яңалыклар
Кытай Айга “шлем кидерә”!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»