Юбиляр
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

Баяным – минем язмышым

Баяным –  минем язмышым Башкортстан Республикасының атказанган артисты, профессор, виртуоз баянчы Фирдус Шәрәфуллинга – 50 яшь.

Хуш исле печән, яңа сауган сөт исе авыл өстенә тарала. Димәк, көтү кайтып, уңган авыл кешеләре кичкелеккә эшләрен тәмамлаган. Шуны гына көтеп торган яшь- җилкенчәк урамга ашыга. Күрше-күлән егетләре һәм кызлары капка янында сөйләшеп утыра. Авыл яңалыклары белән алмашу тәмамлангач, моның кызыгы беткәч, җырга күчелә. Арада берсе: “Әйдәгез, күрше малаен гармунда уйнатабыз”, – дип тәкъдим ясый. Икенчесе: “Ул бит әле кечкенә. Әнисе чыгармас”, – ди. Шулай да арада берсе Фирдусның әнисе белән сөйләшү өчен кереп китә. Бераздан, сөйләшүләрнең яхшы үткәнлеген белдереп, авызы колагына җиткән күрше кызы күренә. Аның артыннан хромка гармунын кочаклаган чем кара чәчле, шомырт күзле, көләч йөзле, какча гәүдәле 11-12 яшьлек малай ияргән була.

07.08.2018 (№ 91 (25245)): Юбиляр

Рахманов шәкерте

Рахманов шәкерте Фәйләс Муллагалиев кайсы вазыйфада да үзенә йөкләтелгән җаваплы бурычны җиренә җиткереп, намус белән башкарды.

Якташым Фәйләс абый Муллагалиев турында язарга бик күптән инде кулым кычытып йөри иде. Гомер уза торды, ләкин ничектер җае чыкмады. Язарга да бит берәр этәргеч булырга тиеш, шунсыз өстәл янына утырып булмый… Гәрчә яшьрәк чагымда мин аның турында хәтта повесть та язарга хыялланып йөргән идем. Яза башлаган берничә бит язмам да саклана. Ләкин, прозаик каләме булмаганлыктан, ул хыял тормышка ашмый калды. Һәм, ни хикмәт, андый повестьны безнең якташыбыз, Илеш егете, Татарстанның халык язучысы Әхсән ага Баянов язды. “Аязучан болытлы һава” повестеның төп герое нәкъ менә Фәйләс абый – яшь һәм талантлы колхоз рәисе. Ул әсәрнең эчтәлеген мин инде монда тасвирлап тормыйм. Теләгән кешеләр аны табып укый ала…

02.03.2018 (№ 25 (25179)): Юбиляр

Табиб өчен иң мөһиме — белем һәм олы йөрәк

Табиб өчен иң мөһиме — белем һәм олы йөрәк Атаклы хирург һәм галим Рәшит Бадыйковка – 85 яшь.

Күптән түгел Уфада Бөтенрусия онкологлар съезды узды. Шунда Русия онкология фәнни үзәге директоры, илнең баш онкологы, Русия Фәннәр академиясе академигы Михаил Давыдов чыгыш ясады. Ул Уфада бик шәп хирург-онколог, Бөтенрусия дәрә­җәсендәге легендар хирург Рәшит Бадыйков яшәвен, аның күп еллар Башкортстан онкология диспан­серының торакаль хирургия бүлекчәсенә җитәк­челек итүен, кешеләргә барлык күңел җылылы­гын ихлас өләшүен әйтте. Рәшит Газиз улын Мәскәү­дә дә, илнең башка төбәкләрендә дә яхшы беләләр, хезмәттәшләре аның һөнәри сыйфатлары, кешелеклелеге хакында күп җылы сүзләр җиткерә икән.

Бүген якташыбыз, Уфаның шәрәфле шәхесе, профессор, медицина фәннәре докторы Рәшит Бадыйковка — 85 яшь.

20.07.2017 (№ 83 (25087)): Юбиляр

Журналист, галим, сәясәтче

Журналист, галим, сәясәтче Күренекле дәүләт эшлеклесе Мансур Әюповка – 70 яшь.

“Дөнья кайчан чәчәк атачак?” –- дигән сорауга борынгы грек философы Диоген: “Пат­шалар философка әйләнгәндә, философлар патшалык иткәндә”, – дип җавап биргән. Ә дәүләтләргә философлар җитәкчелек иткән заманнар булганмы соң? 500 ел элек, тарихта “Кватроченто” дип аталган елларда, Флоренциядә шигъриятне, философияне яратучы һәм курчалаучы, шулай ук зур китапханә төзүче Лоренцо Медичи хакимлек иткән. Ул чор тарихка гуманизм тантана иткән еллар буларак кереп калган. Ә патшаның үзен Лоренцо Великолепный дип йөртәләр. Тарихтан чыгып, гуманизм тантана иткән заманда яшәр өчен хаким янында алдынгы фәлсәфи карашлы ярдәмчеләр булу зарур, дигән фикер кала.

Бүген без гуманизм, яңарыш кыйммәтләрен үз эченә алган дәүләт шартларында яшибез. Башкортстан, зур, куәтле, мөстәкыйль республика буларак, эзмә-эзлекле сәясәтне тормышка ашыру юлында. Моңа дәүләт системасы тирән үзгәрешләр кичергән 80-90нчы һәм арытабангы елларда

08.07.2017 (№ 78 (25082)): Юбиляр









Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»