Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Өч бәйрәм бергә!

28.11: Өч бәйрәм бергә!

Өч бәйрәм  бергә! Республика хирурглары ел нәтиҗәләрен барлады.

Бәйрәмне булдыру тәкъдиме белән былтыр Русия хирурглар җәмгыятенә Башкортстан төбәк бүлекчәсе исеменнән профессор Вил Тимербулатов мөрәҗәгать итте һәм менә иң җаваплы, авыр һөнәр ияләре 25 ноябрьдә Хирурглар көнен билгели.



Бәйрәмне булдыру тәкъдиме белән былтыр Русия хирурглар җәмгыятенә Башкортстан төбәк бүлекчәсе исеменнән профессор Вил Тимербулатов мөрәҗәгать итте һәм менә иң җаваплы, авыр һөнәр ияләре 25 ноябрьдә Хирурглар көнен билгели.

Ул очраклы сайланмаган: 25 ноябрь — бөек Русия хирургы һәм анатомы Николай Пироговның туган көне. Николай Иванович — беренче топография анатомиясе атласын төзүче, урыс хәрби-кыр хирур­гия­сенә һәм анестезия мәктә-бенә нигез салучы кеше.

Шушы көннәрдә Баш­корт­­станның хирурглар ассоциациясе дә 80 еллыгын билгели. Күренекле даталар уңаеннан Сәламәтлек саклау министрлыгы, Башкортстан дәүләт медицина университеты һәм Хирурглар ассоциациясе Республика клиника дәваханәсе каршында эшләүче “Медик” клубында фәнни-гамәли конференция үткәрде.

Бәйрәм чарасы сәнгать академиясеннән килгән кунаклар чыгышы һәм Рөстәм Гәрәев башкаруында (авторы да ул) “Хирурглар гимны”н тыңлаудан башланды. Аннары Вил Тимербулатов конферен­циядә катнашучыларны тәб­рик­ләде, хирургия мәктәбе тарихын искә төшерде. Видео­элемтә аша Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш хирургы Валерий Кубышкин белән Русия хирурглар җәм­гыятенең генеральный секретаре Андрей Федоров чыгыш ясады. Арытаба докладлар, котлаулар яңгырады.

Ә иң күңеллесе, әлбәттә, һөнәр алдынгыларын, елның иң яхшы хирургларын бүләкләү булды.

— Эшемне югары бәяләгән өчен чиксез рәхмәтлемен. Тик мин ясаган авыр операция­ләрнең уңышы күп очракта дә­ваханәнең заманча җиһаз­ланышы белән бәйле, — дип уртаклашты “Елның иң яхшы хирургы” булып танылган Владимир Ишметов.

Шулай ук, елның иң яхшы доклады, монографиясе, яшь галимнәрнең иң яхшы эше дә билгеләнде.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Машиналар паровозы...
Сегодня, 15:31 :: Җәмгыять
Машиналар паровозы...
Иван-чәй үстерәләр!
Сегодня, 11:52 :: Җәмгыять
Иван-чәй үстерәләр!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»