Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Тип, йөрәгем, туктама...

Тип, йөрәгем, туктама...
31.01.2015 / Сәламәтлек саклау

Тип, йөрәгем, туктама...Республика кардиология үзәгендә беренче тапкыр уникаль гибрид операция эшләнде.

Шушы көннәрдә Башкортстанда “кискен катламнарга бүленгән аорта аневризмасы” диагнозлы пациентка беренче тапкыр искиткеч катлаулы гибрид операция ясалды.


Аорта — иң төп һәм зур артериаль кан тамыры. Аның катламнарга бүленүе — еш очрамаучы, шулай да бик куркыныч авыру. Оператив медицина ярдәме күрсәтелмәгән очракта, әлеге патология булган пациентларның илле проценты беренче тәүлектә үк үлә. Соңгы унике елда Республика кардиология үзә­гендә аорта аневризмасы булган 150 кеше дәва­ланган, шулар­ның утызында аортаның кискен катламнарга бүленүе күзәтелгән. Бу очракта кешенең гомерен саклап калу өчен бик катлаулы, авыр операция эшләргә кирәк, гадәттә, аортаның башлангыч бүлеге протезга алмаштырыла.
Соңгы операциянең уни­кальлеге аның гибрид юл белән эшләнүендә, бу очракта, стандарт методикага өстәмә итеп, ачык аортага видеокүзәтү астында металл стенд урнаштырыла, ул каркас рәвешендә аның эчен ныгытып тора. Бу тактика хәзер дөньяның иң яхшы кардиохирургия клиникаларында актив кулланыла, безнең республика да шундый операцияләр эшләү буенча Русиянең биш төбәге исәбенә керде.
Бу уңайдан Республика кардиология үзәгендә жур­налистлар белән очрашу үтте. Үзәкнең баш табибы Ирина Николаева кешеләрнең яшәү сыйфатын яхшырту өчен нинди чаралар кирәклеге турында сөйләде. Моның өчен барлык структураларны да җәлеп итү, профилактика, яңа техно­логияләрне үстерү һәм яхшы реабилитация кирәклеген әйтте.
— Безнең үзәктә елына сигез меңнән артык операция ясала, елдан-ел яңа техно­логияләр өйрәнелә, — ди баш табиб урынбасары Богдан Олейник.
Табиблар аорта аневриз­масының “астыртын” авыру булуы турында әйтте, озак вакыт үзен сиздерми килеп, кинәт үлемгә китерергә мөмкинлеген дә билгеләде. Еш кына аны миокард инфаркты белән дә бутыйлар икән. Шуңа һәммәсен дә диспансеризация үтәргә, йөрәк авырулы кешеләрне махсус тикшеренергә чакырдылар.
Уникаль операцияне башкарган кардиохирург Владимир Сурков пациентның бүген үзен канәгатьләнерлек хис итүен әйтте.






Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Оятсызлык түгелме бу?
Сегодня, 15:18 :: Мәдәният һәм сәнгать
Оятсызлык түгелме бу?
Ит турында аның штрих-коды
Сегодня, 14:55 :: Авыл хуҗалыгы
Ит турында аның штрих-коды "сөйләячәк"
“Нур”да Театр елы ачылды
Сегодня, 14:50 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Нур”да Театр елы ачылды
Зеклар саны кимегән, диләр...
Сегодня, 14:37 :: Җәмгыять
Зеклар саны кимегән, диләр...
Диспансерлаштыруны бер көндә үтеп була!
Сегодня, 14:18 :: Сәламәтлек саклау
Диспансерлаштыруны бер көндә үтеп була!
Урман шаулап үсә, лесник сатып...
Сегодня, 14:05 :: Экология елы
Урман шаулап үсә, лесник сатып...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»