Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Гомеркәйләр уза чит җирдә...

Гомеркәйләр уза чит җирдә...
03.04.2018 / Тормыш

Гомеркәйләр   уза чит җирдә...Язмыш кушуы буенча илдән еракта яшәүчеләрнең йөрәгендә — җирсү хисе.

Гөлнара Исмәгыйлева белән “Бәйләнештә” социаль челтәрендә таныштым. Италиянең Сардиния утравында яшәвен белгәч, аның ни сәбәпле чит илгә чыгып китүе белән кызыксындым. Берничә көн үтүгә, ул миңа җавап язып җибәрде. Аны укыганда күңел берчә тетрәнде, берчә моңайды, берчә Гөлнарага кушылып сыктады. Сыктамаслык та түгел шул: аның язмасында туган якны сагыну ачысы да, күкләрдә язылган язмышына буйсыну тойгысы да ярылып ята иде. Гөлнара ханымның рөхсәте белән мин аны сезгә ничек бар — шулай тәкъдим итәм. Язманы укыгач, нәтиҗәне һәркем үзе чыгарыр, әлбәттә.


Тәвәккәлләдем!
Чит илгә барып эшләрмен дип гомергә дә уйлаганым юк иде. Зур абыемның Италиядә эшләүче кодагые Миңкамал ялга кайта, бераздан тагын китә икән, дигән хәбәрне ишетүгә, күңелдә үзеннән-үзе шундый уй туды. Дөресрәге, чарасызлыктан барлыкка килде. Чөнки бу вакытта түземлегем шартлар чиккә җитеп, “Я — ул мине, я мин аны!” дигән куркыныч уйлар да күңелгә керә башлаган, иремнең көн-төн исерек булуы, балаларны бар дип тә белмәве, ямьсез сүзләр белән җәберләве, атналар-айлар буе өйгә кайтып кер­мәве тәмам үзәгемә үткән иде... Һәм мин, якыннарым белән киңәшләштем дә, тәвәк­кәлләргә булдым.

Чарасызлыктан...
Бүген туган якта кунасы соңгы кич. Иртәгә — юлга! Улым-бәгърем белән икәү генәбез. “И, Ходаем, бу төн тыныч узса ярар иде”, — дип уйлап та бетермә­дем, өй ишеге шап итеп тибелеп ачылды да... күзе-башы тонган ирем килеп керде һәм акырырга-бакырырга тотынды. Аның та­вышына улым да куркып уян­ды.
Төн буе керфек тә какмый чык­тым. Иртән кызым белән киявем килеп керделәр. Ирем алар алдында да тартынып тормады, әшәке сүзләр белән эчәргә таптырды.
Йорттан зур юл сумкасы тотып чыгуымны күргәч, айнып киткәндәй булды. Тавышын күтәрмичә генә: “Кая киттең?” — дип сорады. Мин дәшмәдем, йортыбызга моңсу караш ташладым да, күз яшьләремне эчемә йотып, киявемнең машинасына кереп утырдым. Ирем ямьсез сүзләр акырып капка төбендәге эскәмиядә утырып калды. Бу 2008 елың 6 июле иде.

Хуш, туган ил!
Чит илгә китәр алдыннан кызым өчен җаным тыныч булды, чөнки ул гаиләле: ире, ике баласы бар иде. Ә менә улым кадет мәктәбен тәмамлаган гына иде. Җандай якын күргән дусты чыгарылыш кичәсендә күзләрен мәңгелеккә йомганлыктан, кү­ңеленең бик яралы, сагышлы чагы иде. Улым өчен йөрәгем­нең ничек өзгәләнүен язып аңла­тырлык кына түгел. Мин аны энемнең гаиләсендә калдырырга булдым. Тышка чыгармаса да, эчтән сызды сабыем: “Китәм инде”, — дигәнне ишетүгә, күзлә­ре моң-сагыш белән тулды.
Мин киткәндә күзләрендә чагылган сагыш чаткыларын искә төшерсәм, әле дә тәннәрем чымырдап китә. Улым белән кызымнан аерылганда йөрәгемне өзеп алган кебек булдылар. Әткәй белән хушлашу да бик авыр булды. “Үзең сайлаган язмыш, балам, исән йөр, сау-са­ләмәт була күр, бәла-казаларга очрама. Син һәрвакыт көчле рухлы, түзем, сабыр бул­дың. Ничек кенә кыен булса да, авырлыклар алдында сыгылып төш­мәскә тырыш, без барыбыз да синең исән-сау әйлә­неп кай­туыңны көтәбез. Миннән сиңа — фатыйха-ризалык”, — дигән сүзләре белән озатып калды ул мине. Мин дә эчемнән генә: “Әткәем-бәгърем! Сүзләрең фәрештәләрнең “Амин” дигән чагына туры килсен дә, исән-сау күрешергә насыйп булсын”, — дип кабатладым.
Алар туган йорт капкасы төбендә кул болгап озатып калды. Абый кодагые белән икебезне Уфа тимер юл вокзалына алып китте. Юк ла, тимер юл вокзалына дип ялгыш әйтәм, билгесезлеккә таба алып китте. Алда ни көтәсен бу мизгелдә Аллаһы Тәгалә тик бер үзе генә белә иде.

Саумы, Сардиния!
Миңкамал белән, башта — Мәс­кәүгә, аннары автобуста Италия­нең Неаполь шәһәренә юл тоттык. 10 июльдә без Неаполь­нең Гарибальди мәйда-нына килеп җиттек. Бер фатирга кереп, юлдан соң юынып, төн кунып чыктык та, Иския утравына юл алдык. Максатыбыз — Сардиния утравына барып, сиделка (өлкән яшьтәге кешене карый торган кеше) булып урнашу иде. Тик, бәхетсезлеккә кар­шы, анда кораб атнага бер генә йөри һәм без килер алдыннан гына киткән булып чыкты.
Миңкамал: “Әйдә, Искиягә барып карыйк. Бәлки анда бәхет елмаер”, — дигәч, каршы кил-мә­дем, аның артыннан иярдем. Ярты сәгать дигәндә пароход белән Иския утравына барып җиттек. Миңкамалга рәхәт, ул телне белә, ә минем запасым 20 сүзгә дә тулмый. Телне әйбәт белгәнгә күрә, Миңкамалны беренче барган урында ук эшкә алдылар. Эш эзли торган мәйданда Русиядән һәм Украинадан килгән берничә хатын белән танышкан идем. Шулар-ның берсеннән Сарди­ниягә барырга җыенуларын ишетеп калдым да, мине дә үзләре белән алуларын үтендем. Башта “Син бит телне белмисең”, — дип каршы төшмәкче булганнар иде дә, “Оясына барып кергәч өйрәнермен. Улымны югары уку йортына кертү өчен акча кирәк, мине дә үзегез белән алыгыз инде”, — дип ныкышкач, риза булдылар.
Сардиниягә алып барасы лайнерны күргәч, куркудан чак һушымны югалтмадым. Лайнер шулкадәр зур һәм биек иде ки, үзебезнең каютаны чак эзләп таптык. Кереп урнашкач, кемдә нәрсә бар, шуны ашадык та, йокларга яттык.
Иртән торгач, башкалар белән беррәттән, мин дә палубага чыгасы иттем. Бу юлы лайнер миңа тагын да зуррак булып күренде. Ә тирә-якта иксез-чиксез диңгез. Боларны күргәч, баш әйләнеп киткәндәй булды да, мин тиз генә каютама кереп киттем һәм башкача палубага чыкмадым.
Кичкә без Кальяри портына (Кальяри — Сардиниянең башкаласы) килеп җиттек. Порттан ерак түгел бер мәйдан бар. Чит илләрдән килгән эшсез халык шунда җыела икән. Без дә шунда барып утырдык. Мин анда бер Уфа хатыны белән таныштым. Ул безне якындагы бер чиркәүгә ашарга алып китте. Анда безнең кебек торыр җире булмаган кешеләрне ашатып чыгаралар икән. Карын өзелеп ачкан иде. Динем икенче булса да, алар артыннан ияреп чир­кәүгә кердем. Соңыннан белдем, монда безнең кебек мөселман­нар да еш керә икән. Безгә — мөселманнарга ат итеннән, христианнарга дуңгызныкыннан әзерләнгән кәтлитләр, токмач, ипи, чәй бирделәр. Өстәлдә сыр, абрикос һәм персик кебек җимешләр дә бар иде. Тамак ялгагач, күңел күтәрелеп, дөнья түгәрәкләнеп киткәндәй булды.
Иртән торгач, мәйданга эш эзләргә барабыз, көндезен шул чиркәүдә тамак ялгыйбыз. Баштагы биш көн шулай үтте. Алтынчы көнгә миңа да бәхет елмайды. Бер Уфа хатыны, үзе караган әбинең кызы белән тавышланган да, Башкортстанга кайтып китәргә карар кылган икән. Моны ишетүгә, мин аның янына йөгереп бардым да: “Зинһар өчен үз урыныңа калдыр мине. Тырышып-тырмашып эшләрмен, телне дә өйрәнер-мен. Тик эшкә генә алсыннар”, — дидем. Ул риза булды, телефон аша минем гозеремне элекке хуҗаларына әйтте. Теге­ләре каршы килмәде. Якташ бу­ларак, ул мине эш урыныма кадәр озатып куярга булды.

Карло-фортеда
Иртән без Карло-форте утравына юл алдык. Башта ике сәгать чамасы автобус, аннары кырык минут пароход белән бардык. Мин карыйсы әбинең кызы портта үз машинасында каршы алды.
Без аларга барып җиткәндә төш узган иде инде. Килеп керсәк, әби тормаган, гырлап йоклап ята. Гырылдавы холлга ук ишетелә. Кызы белән токмач пешердек тә, әби янына кердек. Аны күрүгә, минем котым очты. Зур корсаклы, юан гәүдәле 80 яшьләр чамасындагы бер карчык иде ул.
Ул беренче эше итеп трубкага төртеп күрсәтте дә, “Тар-тасыңмы?” — дигән ишарә ясады, шәрабмы-ликермы салынган кувшинга төртеп күрсәтте дә, үз телендә: “Эчәсеңме?” — дип сорады. Мин, “юк” дип ым белән җавап биргәч, зур бокалга шәраб салып эчте дә кычкырып җырлап җибәрде. Аның эчәргә яратуын белгәч, бөтенләй кәеф кырылды. “Менә сиңа мә! Бер исеректән икенчесенә барып каптым лабаса”, — дип уйладым. Тик артка юл юк иде инде. Алда мине яңа тормыш көтә, максат та — алга, бары тик алга иде.

Яңа гаилә, яңа тормыш
Әби — Тина, кызы Андриана исемле иде. Икесе дә яшьли тол калганнар. Кичкә таба Андриана чемоданын җыя башлады. “Одесса”, дип сөйләшкән­нәрен ишеткәч, мин аны Украинадагы Одессага китәдер, дип уйладым.
Соңыннан белдем, итальянча “адессо” безнеңчә “хәзер” дигәнне аңлата икән. Андриана Тина әбигә “Хәзер Диана (мине алар Гөлнара дип түгел, Диана дип йөрттеләр) белән яшәрсең”, дип сөйләгән булгандыр инде, күрәсең.
Андриана миңа икенче каттагы бүлмәмне күрсәтте дә юлга кузгалды. Ул киткәч, ничектер моңсу булып калды. Ни телне белмим, ни мондагы гореф-гадәтләрне, дигәндәй... Ярый әле икенче көнгә Тинаның шушы утрауда яшәүче улы Антонио белән килене Марианжела килделәр. Антонио ниндидер оешманың директоры, хатыны укытучы икән. Марианжела бик игелекле күңелле кеше булып чыкты. Әкренләп миңа итальян телен өйрәтә башлады. Тәлинкәгә, кашыкка һәм башка әйберләргә төртеп күрсәтеп, шуларның атамаларын кабатлаттырды. Мин исә белмәгән әйберләремне бармак белән төртеп күрсәтеп сорадым. Итальян телен өйрәткән өчен мин Марианжелага гомерем буе рәхмәтлемен.
15 көннән Андриана да кайтты. Ул Грециягә круизга барган икән. Барысына да бүләкләр алып кайткан. Мине дә буш итмәде. Бик матур яулык алган. И күңелем булды шуңа.
Тина карчык бик үк җайлы кеше булып чыкмады. Төн буе ликер эчеп, пирожный ашап, җырлап ята да, көн буе йокы симертә. Бигрәк тә балык ризыкларын ярата. Аны көн дә иртән кибеттән кайтарттыра. Баштарак, ризыкларның барысын да берьюлы гына алып кайтып булмый микәнни, дип аптырый идем. Юк икән шул, аларда тәртип бөтенләй башкача. Анда бөтен нәрсә дә, хәтта ит тә көнендә генә алына. Бездәге кебек суыткыч тутырып ризык саклау гадәте юк.
Ашаган ризыклары да әллә ни искитәрлек түгел. Лазанья да паста кебек ризыклар. Балык ризыклары да шактый гына. Бер көнне омар пешерделәр болар. Мин башта ашамадым. Бик кыс­тагач, кабып караган идем, тавык итенә дә, балыкка да охша­ганрак бик тәмле ризык булып чыкты. Ләкин барыбер мин ул ризыкның тәмен тапмадым.
Бер көнне синьора Андриана бер пакет диңгез керпеләре кү­тәреп кайтып керде. Аларны күрүгә, боларын ничек ашыйлар икән инде дип уйлап куйдым. Ул кайчы алды да пакетын күтә­реп тышка чыгып китте һәм, шарт та шорт керпеләрне кисәр­гә тотынды. Энәләре тирә-якка оча гына. Соңыннан белдем, энәләре тирә-якка очканга күрә керпеләрне өйдә чистартмыйлар икән. Керпеләрнең эчендә йолдызсыман уылдыклар тезелеп ята. Андриана керпеләрне яра торды, әнисенә кертеп бирә торды. Тина биш минут эчендә 15ләп керпене авызына шудырды. Аннан күреп, уылдыкны тәмләп карыйсы иттем. Миңа бу ризык бөтенләй ошамады.
Итальяннар — бик кызык кешеләр, җирдә нәрсә кыбырдый — шуны кабып йотарга гына торалар. Балык ризыклары белән беррәттән, пицца, фаринат кебек камыр ризыклары пешерәләр. Фаринат дигәннәре ясмык оныннан пешерелә. Тәме белән безнең коймакка охшап тора. Шуңа ул ризыкны мин дә бик яратып ашыйм.

Җирсү
Без яшәгән утрауны диңгез уратып алган. Андагы матурлыкны күрсәгез! Көн дә ике сәгать чамасы диңгез буенда йөреп киләм. Диңгезгә я иртән, я кич барам. Бигрәк тә алтынсу нурлы кояшның әфлисун сыман түп-түгәрәк булып тау артыннан күтәрелүен күзәтергә яратам. Шуңа карап Ходаемнан балаларыма да, үземә дә, әткәемә дә хәерле гомерләр, сәламәтлек сорыйм.
Диңгез буенда басып торганда күңелне гади сүз белән әйтеп аңлата алмаслык сагыну хисе биләп ала, күзләргә яшь тула. Туып-үскән нигез, балачак һәм яшьлек эзләрен саклаган Бакай тавы, аның янында үскән карагай-каеннар, бал, кәрәз тәмнәре сеңгән күлмәген кигән әткәем күз алдына килә. Мин, күз яшьләремне эчкә йотып, кояшка багам. Аның аша офык артында төсмерләнгән якты киләчәгемне күргәндәй булам. Күңелне туган як, газиз кешелә­рем белән бәйле якты уйларым белән юатам.

Кайту
Туган якка мин төгәл ике ел узгач кына кайттым. Газиз кешеләрем белән очрашуны сәгатьләп түгел, минутлап көт­тем. Ниһаять, ул көн килде. Очкычтан төшүгә, газизләремнең һәрберсе каршыма йөгереп килгәч, үз күзләремә үзем ышанмыйча бер мизгел тораташтай басып тордым. Барысы да үзгәр­гәннәр: улым озынаеп, ябыгып, әткәм тагын да чүгебрәк киткән, оныкларым да бер башка үскән­. Мине күрүгә: “Нәнәй, бүтән китмисеңме инде? Без сине бик сагындык”, — дип, итә­ге­мә килеп сарылдылар.
Мин аларга “калам”, дип әйтә алмадым, чөнки төгәл бер ай­дан кабат Сардиниягә юл ал­дым.

Икенче гаиләдә
Барып төштем Сардиниягә. Шул ук Карло-форте шәһәрендә тукталдым. Бу юлы Тина әби янына бармадым. Чөнки, умыртка баганама операция ясатканлыктан, авыр гәүдәле кеше белән эшләү бик авыр иде. Танышларымның киңәше буенча, җиңел генә гәүдәле Анжела карчыкны карарга булдым.
Килеп кердем өйләренә, бәләкәй генә булып, бөкшәеп инвалид арбасында утыра бу. Тотыйм дисәм, чак егылып төшмәде.
Ике-өч ай эчендә әбиемнең күзләренә нур кунды, йөзләре түгәрәкләнеп киткәндәй булды. Анжела әби — мине, мин аны үз иттем. Анжела карчык белән алты ел эшләдем. Ул 2016 елның мартында дөнья куйды. Әниләрен җирләп кайту белән балалары: “ Туган ягыңа кайтып кил”, — дип, кулыма юллык акча тоттырды. Мин, Ишембайга кайтып, әтиемне, балаларымны һәм оныкларымны күреп килдем.
Алга китеп шунысын да әйтим, Анжела әбинең балалары әле дә минем белән бәйлә­нештә тора. Ул дөнья куеп бер ел үтүгә, “Әниебезнең төсе итеп сакларсыз”, — дип, алтын алка­лары белән чылбырын бүләк иттеләр. Узган елның декабрен­дә — Раштуа бәйрәмендә янә мине үзләренә кунакка дәштеләр һәм тантаналы рәвештә 100 евро акча тапшырдылар. “Нишлисез сез? Анжела әбинең үлгәненә ике ел бит инде. Кирәкми. Мин бит үземә тиешле хезмәт хакымны алып бардым. Мин бит сезгә беркем дә түгел”, — дип, акчаны алмаска да итеп карадым. “Юк, Сез безгә чит кеше түгел. Әниебезне үз анагыздай якын итеп карадыгыз. Бу Сезгә рәхмәт һәм хөрмәт билгесе”, — дип кыстый-кыстый кул­га тоттырдылар.

Өченче гаиләдә
Анжела әби үлгәч, уртанчы улы бер ирне җитәкләп өйгә килеп керде. Таныш түгел ир: “Минем әниемне карарга риза булмассызмы икән?” — диде. Мин каршы килмәдем.
Улына ияреп, Джованна карчыкның өенә килдем. Керсәм, бу карчыгым да инвалид арбасында утыра. “Әйдә, тор әле, атлап карыйк әле”, — дип, аңа кулларымны суздым. Терәк барлыгын тойгангамы, атлады да китте бу. “Болай булгач, мин сине гел йөртәчәкмен. Инвалид арбасында утырырга ирек бир­мәячәкмен”, — дидем. Ул, ризалыгын белдереп, баш какты.
Мин инде аның улына: “Минем оныгым туды. Әле 8 генә айлык. Аны кайтып күрәсем килә. Әтием дә авырый. Рөхсәт итсәгез, мин башта кайтып аларны күреп килер идем”, — дидем. Алар каршы килмәде.
Туган якта ике айлап тордым. Карло-фортега килгәч, Джованна карчыкның килене янына кибеткә кереп чыгарга булдым. Ул мине күрде дә: “Безнең әле бик кыен вакытыбыз. Син юкта бер румын хатынын эшкә алган идек. Әни аның белән уртак тел таба алмый. Кил әле безгә эшкә!” — дип, елап та җибәрде.
Аңа ияреп, Джованналарга килдем. Мин килеп керүгә, карчыкның йөзе шундук ачылып-яктырып китте, “О, Диана, Дианочка!” — дип, күрешергә кулларын сузды. Аны ташлап китә алмадым. Иң беренче эш итеп өен җыештырып чыктым, ашарга пешердем. Ә кичен җитәкләп карчыкны диңгез буена шәһәр бәйрәменә алып төшеп киттем.
И күңеле булды шуңа кар­чыкның. Тора-бара үзе үк, кич җитсә, “Әйдә әле, диңгез буена җәяүләп төшеп менәбез”, — дип әйдәли башлады.
Әйбәт кенә яшәп ята идек, бер көнне улы килеп керде дә: “Диана, мин әнине картлар йортына тапшырырга булдым”, — диде. Бу миңа аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Телемне чак әйләндереп: “Ничек инде алай?” — дип сорыйсы иттем. “Әни янына килеп йөрергә вакытым юк”, — дип җаваплады улы. “Сиңа килергә кирәкми. Үзем карармын”, — дип ныкыштым, бу хәлгә аптыравымны белдереп. “Ярар”, — дип ризалашты бу. Ял көне килеп мине алыштыра алмаганлыктан, эш хакымны бераз күтәрергә булды. Шулай итеп, мин алсыз-ялсыз Джованна карчыкны карый башладым.
Ләкин улына болай да ошамады. Ике ай үткәч тагын килде бу. “Әнине картлар йортына илтәм инде”, — диде. Мин каршы килмәдем. Чөнки танышларымнан өлкән яшьтәге әти-әниеңне картлар йортына урнаштырып, бераз вакыттан соң кире алып кайткан очракта, хезмәт хакына күпмедер акча өстәләчәген алдан ук ишеткән идем.
Шулай итеп, эшсез калдым. Аерылышу миңа да, Джованнага да авыр булды. Күзләрдән туктаусыз яшь акты. Әбинең күзлә­ренә дә яшь бөртекләре тулды.
Түзмәдем, күзләренә тутырып карадым да: “Бармы синең йөрәгең? Ничек син үз кулларың белән үз анаңны картлар йортына илтә аласың? Бер дигән итеп яшәп ята иде бит”, — дип, улыннан сорадым. Ул дәшмәде. Карашын түбән төшерде дә, әнисен алып чыгып китте.

Дүртенче гаиләдә
Карло бабайны румын хатыны караган булган. Ниндидер сәбәп белән өенә кайтып киткән. 7000 кеше яшәгән Карло-форте шәһәре — зур авыл белән бер, барысы да бер-берсен яхшы белә. Кемдер бабайның кызы Ваннизага минем эшсез калуымны әйткән.
Килеп кердем. Утыра Карло бабай. Зур гәүдәле. Мине күрүгә, саран гына елмайды да, күре­шер­гә кулын сузды бу. Шул гамәле белән күңелемне арбады да куйды.
Бабайны ел ярым карадым. Узган елның декабрендә вафат булды. Ул үлгәч, балалары мине үз яннарына чакырып алдылар. “Син — яхшы хатын. Әтине бик матур карадың. Күпме яшисең килә — шулай яшә!” — дип, өйнең ачкычын кулга тоттырдылар, туган якка кайтып килер­гә акча бирделәр. Мин башта ал­маска иттем. “Бу — хөрмәт билгесе!” — дигәч кенә баш тартмадым.
Гыйнвар башына туган якка кайтуны күзалламаган идем. Карло бабай үлеме планнарымны үзгәртергә мәҗбүр итте. Әтиемне, балаларымны, оныкларымны, килен-кияүләремне өзелеп сагынган идем. Шуңа бик рәхәтләнеп туган яктан урап килдем. Үзебезнең ак карларга шыгырдатып басып йөрдем, бәсле агачларда җемелдәшкән ак нурларга сокланып карап тордым. Оныкларымны туйганчы сөйдем, күңелем булганчы әткәем, балаларым белән күзгә-күз карашып сөйләшеп утырдым.
Килер бер көн, мин бөтен­ләй­гә туган якка кайтып төплә­нермен. Ә әлегә мин тормыш юлымны яңабаштан язарга мөмкинлек биргән Сардиниягә китәм. Анда мине яңа гаилә көтә. Бу гаилә кешеләре мине үз итәрләрме, анысын Аллаһ бер үзе генә белә. Шунысы күңелгә рәхәтлек бирә: чит илдә узган 10 ел эчендә юлымда яхшы кешеләр генә очрады, алар миңа гел игелекләр генә кылды. Үземнең дә күңелем тулы изгелек минем. Бәлки, чит ил кешеләре дә шуны тоялардыр, миңа игелек белән җавап кайтаралардыр.
Мин — бик бәхетле кеше. Чөнки минем үземне бик тә хөрмәт итүче, акыллы-тәрбияле балаларым, киявем, киленем, оныкларым, “кызым” дип өзелеп торган әткәем, җандай якын күргән туганнарым бар. Шунысы гына күңелне кыра: гомеремнең иң матур еллары чит җирләрдә уза... Ләкин мин моңа беркемне дә гаепләмим. Бу — мин сайлаган юл, бу — мин кабул иткән карар. Бары шул гына...

Венера МӘҖИТОВА язып алды.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Оятсызлык түгелме бу?
Сегодня, 15:18 :: Мәдәният һәм сәнгать
Оятсызлык түгелме бу?
Ит турында аның штрих-коды
Сегодня, 14:55 :: Авыл хуҗалыгы
Ит турында аның штрих-коды "сөйләячәк"
“Нур”да Театр елы ачылды
Сегодня, 14:50 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Нур”да Театр елы ачылды
Зеклар саны кимегән, диләр...
Сегодня, 14:37 :: Җәмгыять
Зеклар саны кимегән, диләр...
Диспансерлаштыруны бер көндә үтеп була!
Сегодня, 14:18 :: Сәламәтлек саклау
Диспансерлаштыруны бер көндә үтеп була!
Урман шаулап үсә, лесник сатып...
Сегодня, 14:05 :: Экология елы
Урман шаулап үсә, лесник сатып...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»