Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Кичер безне, Тукаебыз...

Кичер безне, Тукаебыз...
04.05.2018 / Тормыш

Кичер безне,  Тукаебыз...Апрель — Тукай ае. Бу аңлашыла да. Бөек Тукаебыз нәкъ шушы айда дөньяга килгән. Аллаһы Тәгалә тарафыннан тирә-юньгә илаһи нур, яктылык таратыр өчен Җиребезгә җибәрелгән.

Без — 70нче еллар азагы, 80нче еллар башында туганнар — Тукайны белеп, аның иҗатын өйрәнеп үстек: дәресләрдә шигырь­ләрен сәнгатьле укыдык һәм ятладык, аның сүзләренә языл­ган җырларны башкардык, шигырьләрен сәхнәләштерлек, аңа багышлаган чараларда сыйныфыбыз белән катнаштык, Тукай шигърияте аша телебезнең матурлыгын тоярга өйрәндек.
Ни кызганыч, быел 1нче сыйныфка кергән улым бу бәхеттән, ягъни үз туган телендә укудан, мәхрүм калды. Чөнки аларның сыйныфында бүген татар теле укытылмый. Шулай булгач, ул Тукайны да, туган телебезнең матурлыгын да тоя алмыйча үсә. Дөрес, ул татарча бик оста һәм чиста сөйләшә, ә, ө, ү, җ, ң, һ хә­реф­ләрен дә белә. Ләкин бергә­ләп “Әлифба”ны укый башласак, татарча сүзләрне урысчалаштырып әйтә, шуны ишеткән саен йөрә­гем өзгәләнә.
Моның шулай булуына, бала­ларыбызның үз туган телләрен белмичә үсүенә кем гаепле соң? Илдә алып барылган сәясәт, тел турындагы законны кабул иткән депутатлар да, мәктәп директоры да, сыйныф җитәкчесе дә түгел, без үзебез, ата-аналар, гаепле. Чөнки 1нче сыйныфка әзерлек вакытында күп кенә ата-аналар: “Татар теле нигә кирәк? Берничә тел укытып, баланың башын катырмыйк”, — дип, туган тел урынына урыс телен сайлады. Ә мәктәп җитәкчелеге исә: “Нисбәт 50гә 50 булса гына сыйныфта туган тел укытылачак”, — диде. Нәтиҗәдә, 50гә 50 түгел, 10га 90 процент та булмады. “Туган тел” графасына 25 баланың өчесенең әти-әнисе генә “татар теле” дип язды. Димәк, бала­ларның маң-корт, үз туган телен белми үсүе бары тик безгә — ата-аналарга гына бәйле булуы көн кебек ачык.
Тагын бер мәсьәлә. Бер гасырлык тарихы булган “Кызыл таң” канаты астында менә 15 ел инде сыйфатлы кәгазьдә басылган, бай эчтәлекле “Әллүки” журналы чыгып килә. Мин еш кына, шул журналны күтәреп, балалар бакчаларына, мәктәпләргә барам. “Әйдәгез, язылыйк инде”, — димен. Һәм еш кына: “Без урысча журнал алдырабыз”, — дигән җавап ишетәм. Дөрес, милли җанлы, туган телен яратучы тәр­биячеләр, сыйныф җитәкчеләре, каршылыкларга очрый-очрый, сүз ишетә-ишетә булса да журналга язылуны оештырырга тырыша. Ләкин андыйларның саны көннән-көн сирәгәя.
Гәзит-журналларга яздыру буенча да шул ук хәл. Бер көнне “Бәйләнеш”тә төркемендә: “Сез татар телендә чыккан нинди гәзит-журналлар алдырасыз? Алдырмасагыз, ни өчен алдырмыйсыз?” дигән сорау белән мөрәҗәгать иттем. Күбесеннән: “Барысы да Интернетта бар. Шуңа язылмыйбыз”, — дигән җавап ишеттем. Интернет, чыннан да, бүген басма гәзит-журналларны “ашый” торган куркыныч бер көч булып тора. Әлеге җавап та аңлашыла. Бүген Интернетта һәр соравыңа аңлат­ма табарга мөмкин. Интернетның милли рухы булмаганлыктан, җаваплар күбрәк урысча була.
Икенчедән, басма гәзит-журналларның хакы кыйммәт булуына зарланалар. Әйе, килешәм, аларның бәясе арзан түгел. Ләкин моңа гына җитәрлек акчаны табарга була бит. Югыйсә, Яңа ел корпоративына да, 8 Март бәйрәменә дә 1-2 мең сумны табабыз. Ә рухи азыкка акча кызганабыз.
Минемчә, һәр кеше “Мин, татар буларак, туган телемне саклап калуга нинди өлеш кертә алам?”— дип уйланса, әлбәттә, гәзит-журналларга да язылыр, баласы укырга кергәндә “туган тел” графасына “татар теле” дип эре хәрефләр белән язып куяр иде. Әнә шул уйлану, милләтпәрвәрлек хисе юк күбебездә.
Бәлки, шушы юлларны укучылар арасында: “Туган тел дә туган тел, дип язасың. Ә син үзең, татар журналисты буларак, туган те­леңне саклауга нинди өлеш кер­тәсең соң?” — дип уйлап куяр. Бу сорауга җавабым әзер. Мин, филология факультетының татар-урыс бүлеген тәмамласам да, татар телендә генә язам, китапларымны да туган телемдә чыгарам, балаларым белән дә татарча гына сөйләшәм, халкы­быз­ның милли гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен кулымнан кил­гәнчә сакларга тырышам. Чөнки мин туган телемне яратам һәм хөрмәт итәм.
Әгәр дә улым татар телен укыса, бер атна элек алар Тукайга багышланган чара үткәрер иде. Ни кызганыч, ул бу бәхеттән мәхрүм. Бу — безнең, өлкәннәр­нең хатасы, безнең гаеп. Белмим, кайчанга кадәр дәвам итәр бу? Кайчанга кадәр телгә шундый мөнәсәбәт булыр?
Хөрмәтле, гәзит укучылар, Тукайның туган көнендә туган уйларым белән уртаклашмыйча кала алмадым. Бүген килеп: “Кичер безне, Тукаебыз...” дип кенә әйтә алам.

Венера МӘҖИТОВА,
“Кызыл таң”ның
үз хәбәрчесе.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Оятсызлык түгелме бу?
Сегодня, 15:18 :: Мәдәният һәм сәнгать
Оятсызлык түгелме бу?
Ит турында аның штрих-коды
Сегодня, 14:55 :: Авыл хуҗалыгы
Ит турында аның штрих-коды "сөйләячәк"
“Нур”да Театр елы ачылды
Сегодня, 14:50 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Нур”да Театр елы ачылды
Зеклар саны кимегән, диләр...
Сегодня, 14:37 :: Җәмгыять
Зеклар саны кимегән, диләр...
Диспансерлаштыруны бер көндә үтеп була!
Сегодня, 14:18 :: Сәламәтлек саклау
Диспансерлаштыруны бер көндә үтеп була!
Урман шаулап үсә, лесник сатып...
Сегодня, 14:05 :: Экология елы
Урман шаулап үсә, лесник сатып...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»