Салым югары, нәтиҗә түбән
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Салым югары, нәтиҗә түбән

22.05: Салым югары, нәтиҗә түбән

Салым югары, нәтиҗә түбәнКече бизнесның хәле кайчан яхшырачак?

Республикада 140 мең чамасы урта һәм кече бизнес субъекты исәпләнә. Шуларда хезмәткә сәләтле халыкның өчтән бере (480 мең кеше) эшли. Башкортстан икътисадында урта һәм кече бизнесның чагыштырмача өлеше 33 процент тәшкил итә. Бу саннарга карап фикер йөртсәк, төбәктә малтабарлык үзен бик яхшы хис итә дип нәтиҗә ясарга мөмкин. Ләкин икътисади нәтиҗәлелек, кече бизнесның социаль функцияләр башкаруыннан тыш (монысы да ифрат мөһим), казнага керем­нең никадәр булуы белән исәп­лә­нә. Ә Башкортстанда малтабарлык субъект­ларының бюджетка керткән салымы 5 про­цент белән чиклә­нә. Бу кече һәм урта бизнес предприя­тиеләренең табышы түбән, эшчәнлекнең нәти­җәсез булуы турында сөйли. Хөкүмәт хәлне тамырдан уңай якка үзгәртү юлларын эзли. Дөрес, ил күлә­мендә кабул ителгән закон һәм карарлар турында түгел, ә урындагы мөм­кинлекләрне һәм шартларны үз­гәртү турында сүз бара. Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү инфраструктурасын үсте­рү буенча Уфада үткән төбәкара форумда шушы хакта җитди сйләшү булды. Белгеч-ләр фикерен­чә, малтабарлык өлкәсендә хәлне уңай якка үзгәртү, бу тармакны чын мәгънә­сендә үсеш юлына чыгару өчен ким дигәндә 7-10 ел вакыт кирәк булачак.


Кече бизнеска дәүләт ярдәме күрсәтүнең күптөрле механизмнары бар. Әмма ул ярдәм һәркайда да тиешле дәрәҗәдә түгел һәм һәр теләгән малтабар ярдәмгә өмет итә алмый. Дәүләттән акчалата яисә салым ташламалары аша ярдәм алу процедуралары баш җитмәслек катлаулы. Төрле дәрәҗәдәге власть органнары бу юнәлештә малтабарларга ышанычлы таяныч булырга тиеш.
Бу уңайдан Бакалы районы тәҗрибәсе игътибарга лаек.
Районда кече һәм урта бизнесны үстерүгә ярдәм итү буенча муниципаль максатлы программа кабул ителгән иде. Шуны тормышка ашыру максатында 2017 елда, әйтик, 4 малтабарлык субъектына 1 миллион 493 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелде. Гомумән, соңгы тугыз ел дәвамында, төрле программалар аша районның 122 кече һәм урта предприятиесенә барлыгы 18 миллион 559 мең сумлык ярдәм оештырылды. Әйтергә кирәк, тулысынча аграр төбәк саналган район өчен бу — яхшы күрсәткеч.
— Бүгенге көндә районда 496 малтабарлык субъекты эшли, — ди Бакалы районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Юлай Зыязетдинов. – Бу һәр мең кешегә 19 малтабарлык субъекты туры килә дигән сүз. Райондагы эш көчендәге кешеләрнең 46,44 проценты шушы кече һәм урта бизнеста эшли. Әйтергә кирәк, малтабарлар икътисадның барлык тармакларында да хезмәт сала. Аеруча авыл хуҗалыгында, сәүдә һәм җәмәгать туклануында, төзелеш һәм эшкәртүдә, хезмәт күрсәтүдә алар нәтиҗәле эшли. Урындагы бюджетта кече бизнес субъектлары өлеше узган ел 20,7 процент тәш-кил итте. Малтабарлар ярыйсы ук актив инвестиция эшчән-леге алып бара, җитештерүне киңәйтүгә, төп фондларны яңартуга юнәлеш тота.
Күренүенчә, Бакалы районының малтабарлык тармагы буенча гомум күрсәткечләре (субъектлар, эшләүчеләр саны һәм салымнар күләме) республиканыкыннан югары. Әмма биредә дә проблемалар бар. Аларны хәл итү буенча хакимият тарафыннан, урындагы мөмкинлекләрне файдаланып, шактый эш башкарыла. Тик проблемаларның районның гына көче җитми торганнары да бар. Шул ук кредит ресурсларыннан файдалану булсын, салымнар сәясәте булсын – болар барысы да үзәктән көйләнә. Мәсәлән, соңгы вакытта федераль үзәкнең малтабарларга салымнар һәм түләүләрне арттыруы нәтиҗәсендә шушы районда гына кече бизнес субъектлары 284кә кимеде. Бу, үз чиратында, казнага салымнар күләме азаю, халыкның сатып алу мөмкинлеге кимү дигәнне аңлата.
Президент Путин күптән түгел билгеләгән кичектергесез социаль-икътисади чаралар исемлегендә малтабарлык та бар. Чөнки, статистика күрсәткәнчә, ил буенча малтабарлак субъектларының яңа теркәлгәннәренә караганда, эшчәнлеген туктатканнары арта бара. Кичекмәстән тармакка ярдәм итү чаралары күрелмәсә, җәмгыятьтә социаль киеренкелек тууы ихтимал.

Идрис Сәетгалиев,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Бакалы районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Республикада пенсионерлар саны арткан
Сегодня, 12:02 :: Социаль өлкә
Республикада пенсионерлар саны арткан
БДИны кайда тикшерәчәкләр?
Сегодня, 12:01 :: Мәгариф
БДИны кайда тикшерәчәкләр?
Русиядә энергетика атнасы үтәчәк
Сегодня, 11:29 :: Икътисад
Русиядә энергетика атнасы үтәчәк
Алсу Нур-Җиһаннан йолдызнамә
Сегодня, 11:09 :: Ял сәгате
Алсу Нур-Җиһаннан йолдызнамә
Калтай кичләре - кайнар хисләре
Сегодня, 10:53 :: Бәйрәм белән!
Калтай кичләре - кайнар хисләре
Прокурор башы белән...
Сегодня, 10:36 :: Тормыш
Прокурор башы белән...
Рамил Чурагуловны – Гиннессның рекордлар китабына!
Сегодня, 10:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
Рамил Чурагуловны – Гиннессның рекордлар китабына!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»