Кулъяулык чигүчеләр конкурсы дәвам итә!
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Кулъяулык чигүчеләр конкурсы дәвам итә!

29.06: Кулъяулык чигүчеләр конкурсы дәвам итә!

Кулъяулык чигүчеләр конкурсы дәвам итә!Исегезгә төшерәбез: гәзитебезнең киләсе елда булачак 100 еллык юбилеена багышлап, “Хисләремне кулъяулыкка чигәм” дигән конкурс игълан иткән идек. Бәйгедә чиккән кулъяулыклар бәяләнәчәк, иң нәзакәтле башкарылган эшләр аерым билгеләнәчәк. Иң яхшы эш авторлары редакциядә бүләкләнәчәк.

Конкурста катнашучылар кулъяулыкны редакциягә китереп җиткерү юлын табарга тиеш. Кул эшен кем башкаруы, аның кайда яшәве, яше, һөнәре турында мәгълүмат, бәйләнеш өчен телефон номеры булырга тиеш. Ә, бәлки, кулъяулык чигү, аны бүләк итү яки бүләккә алу турында берәр кызыклы тарихыгыз да бардыр әле? “Кызыл таң”га котлау сүзләрен дә язсагыз, алар, сайланып, гәзитебездә һәм сайтта дөнья күрәчәк.

Конкурска киләсе елның гыйнвар аенда нәтиҗә ясалачак.
Эшләрне кабул итү урыны:
Уфа шәһәре, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 6 кат, 607нче бүлмә, Айгөл Юлъякшинага.
Конкурс барышын “Кызыл таң” сайтыннан күзәтеп барыгыз.

Рәсемдәге кулъяулыкны Дилә Булгакова чикте.
Дилә Булгакова (Дилә Хәмзә кызы Бикмәтова) 1937 елның 11 июлендә Башкортстанның Бозаяз (хәзерге Кырмыскалы) районы Бозаяз авылында туган. Җиденче сыйныфка кадәр туган ягында белем ала, Стәрлетамак шәһәрендә - урта мәктәпне, Уфада медицина училищесын тәмамлый.

Хезмәт юлын Салават химия комбинатының санитария частенда шәфкать туташы булып башлый. Аннары Башкортстан Эчке эшләр министрлыгына караган дәвалау учреждениеләренә күчерелә. Сәламәтлек саклау өлкәсенә утыз җиде ел гомерен бирә.

Дилә Булгакова шигырьләр, нәсерләр, пьесалар, хикәяләр, юморескалар, балалар өчен әкиятләр иҗат итә. Әсәрләре урта мәктәптә укыган чагыннан бирле татар, башкорт һәм урыс телләрендә чыккан гәзит-журналларда әледән-әле басылып килә. Алар нечкә хис белән сугарылган. Иҗатында драматик лиризм өстенлек итә. Шигъриятендә дә, чәчмә әсәрләрендә дә геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Автор милли эстетикага, традицион образларга, табигать күренешләрен җанландыруга игътибар итә. Татар әдәбиятында хатын-кыз авторлардан беренчеләрдән булып хикәяләрендә төрмә тормышын яктыртуга урын бирә.

Шагыйрәнең җырлары халык арасында киң таралган. Аны чигү остасы буларак та беләбез. Рәхмәт, Дилә апа! Конкурста катнашучыларны тагын да көтеп калабыз!





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Вчера, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Вчера, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Вчера, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Вчера, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Вчера, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»