Үкенербез, соң булыр...
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Үкенербез, соң булыр...

22.02: Үкенербез, соң булыр...

Үкенербез, соң булыр...– Абый, тор әле, әни бүген кызыклы пицца пешергән!

– Нинди пицца булсын ул, кыстыбый бит!

Кызымның сүзләре башка таяк белән суккан кебек булды. Бәгырькәем, 9 яшенә җитеп, аның бер тапкыр да кыстыбый ашап караганы булмаган... Тиз генә акланырлык сәбәпләр эзлим, имеш, без үскәндә дә кыстыбыйны әнкәй түгел, нәнәй пешерә иде, юк шул балаларымның нәнәсе, нишлисең, янәсе... Абыйсы кыстыбыйның ни икәнен белә, пешермәгәнмен түгел, пешергәнмен бит! Ә шулай да йөрәк өшеп куйды – ят ризыклар ашатып, ят гореф-гадәтләр белән тәрбияләп үстергән балалар киләчәктә үзебезне дә ят итмәсме?


Яр бер генә була ул!
Бу көннәрдә егет-кызлар, бала-чагалар Изге Валентин көнен билгеләде. Үзебезчәләтеп, “Изге Вәли” дип якынайтырга тырышсак та, чит бәйрәм инде, ят гадәт.
Аның асылында үлемгә хөкем ителгән рухани егетнең төрмә сакчысының кызына мәхәббәт тарихы ята. Бер дә начар түгел кебек. Ә Таһир-Зөһрә тарихы, Йосыф-Зөләйха кыйссасы аннан кайсы җире белән ким? Сөеклеләребезне сөендерәсебез килсә, әйдәгез бу көнгә аларның берсенең исемен бирик, дисәк кем авыз ерыр, кемдер чигә тирәсендә бармагын да әйләндерер. Ә яшьләребез, хәтта балалар бакчасына йөрүче сабыйларыбыз да “валентинка”ларны унарлап таратуга без каршы түгел! Ә нигә соң соңыннан аларның төпле гаилә кора алмауларына көрсенәбез. Имеш, нәселдә булмаган аерылышулар безнең балалар башына төшә.

“Сандугач басып сайраган
Тал бер генә була ул.
Җан яраткан, күңел тарткан
Яр бер генә була ул!”


– дип җырлаган безнең бабайлар. Шулай яшәгәннәр дә. Нәфесен тыя белгәнгә, балаларын әтиле-әниле, пар канатлы гаиләләрдә үстергәннәр. Ә сөелеп кенә яшәр чакларында гомерлеккә тол калган, намусына тап төшерми, саф килеш картаеп, ирләре янына киткән әбиләребез бүгенге заман хатын-кызлары тормышыннан каберләрендә әйләнеп ятадыр инде...

“Кеше башы” ашаучылар
Туган көннәрдә тортка шәмнәр куеп, аны өреп сүндерүләр дә безгә читләрдән килде. Ярый, “Happi Birthday”ны “Туган көнең белән” дип җырларга өйрәндек тә ди. Ә тортлар өстенә ник балабызның сурәтен төшертәбез соң, аны кискәләп ашатырга ничек кулыбыз бара?! Курчак кебек итеп пешерелгән тортның башын кисеп, бала алдына салгач, аның кансыз булып үсүенә ник аптырыйбыз?
Туган көнне бәйрәм итү безнең тормышка күптән түгел ныклап керде. Кемдер аны дус-туганга хөрмәт йөзеннән табынга җыю итеп кабул итә, кемдер мактаулар сериалы оештыра.
Бу җәһәттән Башкортстан дәүләт университетында күп еллар укыткан остазыбыз Камил ага Дәүләтшинның сүзләре истә калган: “Туган көнең – ул синең бәйрәм түгел, ул – әниең бәйрәме. Шуңа күрә бу көнне котлаулар да аңа булырга тиеш”. Нинди соклангыч сабак калдыргансыз безгә, абый. Бүген күп укучыларыгыз аңа тугры булып кала. Минем дә газизләрем: “Әннә булган көнең белән!” дип, үз әниемне шатландырган кебек, сөендерсә, рухыгыз тагын да шат булыр иде... Көтәбез әле.

Без кемнән ким?
Бигрәк заманча буласыбыз килә инде. Бер телевизион канал да, заманнан калышмаска дип, эстрада йолдызларын җыеп, “ябык” табын үткәрергә булды. Телевизор караучыларга “тиздән шушы чарадан репортаж, “йолдыз”лар тормышыннан соңгы гайбәтләр” вәгъдә ителде. “Последние сплетни”, янәсе. Гайбәт?! Бәлки имеш-мимештер? Гайбәт бит зинадан да начар. Чөнки зина өчен кеше Аллаһтан гафу сорый, аның кодрәте белән ярлыкау алала, ә гайбәт өчен ярлыкауны тик агулы сүз угы кадалган кешедән сорарга кирәк. Изге Коръәндә зина “кеше ите ашау”га бәрабәр гөнаһка тиң булуы билгеләнә. Аннан да яман булгач, чамалыйсы читен түгел. Менә сиңа “сплетни из закрытой звездной вечеринки”!
Сүз дә юк, тормышка яңалыклар кирәк. Ят ашлар тәмләп карарга, илләр гизәргә дә мөмкинлекләр ачыла, шөкер. Әмма ул сәяхәтләрдән әйләнеп кайтырга туган ил кирәк булган кебек, һәр кешегә аның асылы кирәк. Тигәнәк орлыгы кебек әле тегендә, әле монда ябышып йөри торган, “тамыры корыган” балалар үстермик. Үкенербез.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Уфада Русия чемпионаты үтәчәк!
Сегодня, 16:01 :: Спорт
Уфада Русия чемпионаты үтәчәк!
28 ел Цойсыз...
Сегодня, 15:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
28 ел Цойсыз...
Уңыш ничек булыр?
Сегодня, 14:19 :: Икътисад
Уңыш ничек булыр?
Мостай Кәрим әсәрләренең 10нчы томы дөнья күрәчәк
Сегодня, 13:58 :: Мәдәният һәм сәнгать
Мостай Кәрим әсәрләренең 10нчы томы дөнья күрәчәк
Бала тапсаң, бушлай алырсың!
Сегодня, 12:41 :: Яңалыклар
Бала тапсаң, бушлай алырсың!
Безнекеләр тагын да алда!
Сегодня, 12:24 :: Спорт
Безнекеләр тагын да алда!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»