Иң элек бел үз телең…
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Иң элек бел үз телең…

29.03: Иң элек бел үз телең…

Иң элек бел үз телең…Яңа уку елы башы тарихка ана телен укытуга бәйле кызу бәхәсләр белән кереп калды. Хәер, бу турыда сүз уйнатулар җәмәгатьчелектә әле дә тынмады. Балаларыбыз туган телен белми үсә, аны мәктәптә өйрәнүдән мәхрүм, болай булса, милләт инкыйразга бара дигән ялкынлы чыгышлар әледән-әле ишетелеп тора. Андыйларның кем гаепле дигән сорауга җавабы да әзер. Әлбәттә, дәүләт, мәгариф системасы, мәктәп...

Шушы четерекле тема уңаеннан куен дәфтәренә теркәп куйган берничә вакыйганы бәян итмәкчемен.


“БДИ тапшырасы юк әле!..”
Августның соңгы көн­нәре. Уфа мәктәпләре­нең берсендә ата-аналар җыелышы бара. “Безнең мәктәптә туган телләр укыту өчен барлык мөмкинлекләр дә, укытучылар да бар. Балагызның ана телен өйрәнүен телисез икән, гаризада кайсы тел икәнен языгыз”, — дип укытучы кат-кат кабатлый. Ул шул сүзләрне әйткән саен эчкә җылы керә. Шәһәр мәктәбен­дә балаларыбызга ана телен укытабыз дип торалар. Әлбәттә, риза! Башкалар да шулай уйлый торгандыр дип канатланып гариза язам. Чөнки 30 бала укыган сыйныфта күпчелек татар милләтеннән. Ата-аналар үзара, нигездә, татарча сөйләшеп, аралашып йөрибез. Нәтиҗәдә, ак карга булып чыктым. Сыйныфта башка берәү дә баласына туган теле буларак татар телен өйрәтүне кирәк дип санамаган.
Берничә әнигә: ”Нишләп сез балаларның туган телен өйрәнүенә каршы?” дигәч, җаваплар мондыйрак булды:
— ­Нәрсәгә кирәк ул бала башы катырып!
— Дәүләт имтиханы бирәсе юк әле татар теленнән...
— Лутчы башка фәннәрне өйрән­сен! Кем әйтмешли, татар теле авыл капкасын чыкканчы гына кирәк...
Менә шулай, үз теләгебез белән балаларыбызны ана телен өйрәнүдән мәхрүм иттек. Ә без дәүләт гаепле дибез...

“Бианай сөйләштерми!”
Беркөнне Уфа урамында кайчандыр филология факультетының татар бүлеген тәмамлаган бер танышымны очраттым. Тулай торакта күрше бүлмәдә яшәде ул. Бөтенләй башка һөнәр сайлаган. Гаиләсе бар, балалар үстерә. Дүрт яшьләр тирәсендәге улы:
— ­Мама, пошли в магазин! — дип тарткалапмы-тарткалый әнисен.
— Синекеләр татарча сөйләшми­мени? — дип кызыксынам.
— Юк инде... Без үзебез татарча өйрәтмибез, өйдә дә сөйләшмибез.
— ?!
— Теле озак ачылмады бит баланың. Ярый бианай әйтте: “Татар теле — сөйләшергә авыр тел. Берегез — татарча, икенчегез урысча эндәшә, шуңа ачылмый баланың теле”, — дип. Менә урысчага күчкән идек, чыннан да сөйләшеп китте бала!
Әкәмәт хәлләр! Җир йөзенә сибелгән миллионлаган татарның, сезнең, безнең, ахыр чиктә авылда туып-үскән, алтынчы дистә­не ваклаган бианай дигән кешенең теле ничек ачылды икән?! Ә без дәүләт гаепле дибез...

“А киту когда придет?”
Соңгы елларда татар авылларында балалар урысча сөйләшә. Юк, урыс теленә бернинди каршылыгым юк. Әлбәттә, яшь буынның бу телдә бә­ләкәйдән иркен аралашуы мактауга лаек. Елдан-ел ана телендә сөйләшә, укый, яза белүчеләр саны сирәгәя. Менә шунысы аяныч шул.
Авылдагы ихатада улым белән күрше кызы уйный. Икесе дә татардан туган балалар. Берсе — авылда, икенчесе шәһәрдә яши. Шулай уйнаган җирдән күрше кызы миңа борылып:
— А киту уже пришел? — дигән сорау бирмәсенме?!
— Нәрсә соң ул киту? — димен гаҗәпкә калып.
— Ну киту... киту! — ди бәләкәч кыз урамга таба ымлап.
— Нәрсә соң бу?! Әллә кем микән? Шушы яшькә җитеп, “киту”ны да белмә инде! Шуны белмәгәнем өчен инде кыенсына ук башладым.
— ­Вы не знаете что такое киту-у-у? — күрше кызы билгеле мультфильмдагы Маша кебек ихатаны яңгыратып көлеп җибәрде. ­— Киту — это когда коровы идут!
— Ә-ә-ә... Көтүмени-и-и...
Көләрсең дә, еларсың да. Бу очракта да дәүләт гаеплеме?..

“Әдилә түгел, Аделя ул!”
Республикабызда мәк­тәп­кә­чә һәм кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен татар телендә бердәнбер балалар журналы “Әллүки” чыгып килә. Журналны кулына алып караучылар яхшы белә: “Әллүки” — бала­ларның фикерләү сәләтен үстерүгә, хәтерен, игътибарын яхшыртуга, дөньяны күзаллавын киңәйтүгә юнәл­телгән басма. Шигырь­ләр, фәһемле хикәяләр, төрле халыклар әкиятләре, сканвордлар, табышмаклар, кул эшләренә өйрәтү, фотоконкурслар — кыскасы, сабыйны үзенә җәлеп итәрдәй мәгълүмат күп монда. Әлфия Шәфыйкова кебек талантлы рәссам кулы белән сурәтләнгән сабыйлар шулкадәр теремек, журнал битеннән сикереп төшеп, күз алдында уйнап китәрләр төсле.
Шунысы куанычлы, республиканың күп кенә мәктәпләрендә татар теле, башлангыч сыйныф укытучылары “Әллүки” журналын методик әсбап буларак куллана, аның буенча дәресләр үткәрә. Ә иң мөһиме, журнал тел сагында тора, үсеп килүче буынга ана телен, халкыбызның мәдәниятен, йолаларын өйрәтүгә зур көч сала.
Беркөнне Татарстанның Тукай районыннан олы яшьтәге бер апа шалтырата:
— Оныгыма “Әллүки” журналын алдырам. Мин укыйм, ә ул игътибар белән тыңлый. Биремнәрен бергәләп эшлибез. Бала татар телендә сөйләшергә, укырга өйрәнеп үссен дип тырышам инде. Ә сезнең журнал миңа бу эштә зур ярдәм итә. Рәхмәт әйтергә дип шалтыратуым, кызлар!
Мондый фикерләрне районнарга командировкаларга чыккач та еш ишетәбез. Әлбәттә, эшебезнең нәтиҗәле һәм файдалы булуы өчен күңел шатлана. Ә шулай да кәефне төшергән чаклар да юк түгел. Кайчагында укучы баланың, башка сыйныфташлары кебек үк, шулкадәр “Әллүки”не үзенә алдырып укыйсы килә. Тик әнисе “Нәстәгә кирәк ул!” дип, теше-тырнагы белән каршы төшә. Шунысы гаҗәп, гадәттә, андый сүзне җитеш тормышта яшәгән, ләкин үзе кулына китап-журнал тотмаган кешеләр әйтә. Андыйлар телефонга, Интернетка, чипсыга, газлы эчем­лекләргә акча кызганмый, ә баласы: “Журналны алдырыйк инде, әни!” — дип үтенүгә, тиеннәр саный башлый. Бер уйласаң, ярты ел буена ай саен килүче балалар журналы өчен 300 сум күпмени?! Бер кап шоколад хакы да юк бит! Ә төптән уйлый белгән ата-ана балага рухи азык, дөньяны ана теле аша танып-белүнең никадәр мөһим булуын яхшы аңлый. Бу уңайдан район үзәген­дәге балалар бакчасы мөдире белән сөйләшү искә төшә.
­— Телне, тарихны, мәдә­ниятне белмәүче буын үсеп җитте. Бүгенге көндә без шуларның балаларын тәрбиялибез. Үзләре татар телендә сөйләшә, укый белмәгәч, аларның күпче­леге аны балаларына өйрә­түне дә кирәк дип санамый. Мондый ата-аналарның иң элек үзләрен тәрбия­ләргә кирәк әле, — диде ул ачынып.
Әнә шундый яшь әни­ләрнең “дулкыны” безгә дә кагыла. Бервакыт редак­ция­гә яшь кенә бер хатын килеп керде. “Әллүки” журналында кызының фотосы басылган икән. “Нигә минем баланың исемен ямьсезләп Әдилә дип язып чыгардыгыз?! Әдилә түгел, Аделя ул!” — дип чәчрәп чыкты ул. Аңлатып кара инде син аңа бу бик матур һәм мәгънәле исемнең татарчасы Әдилә булуын!..





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Уфада Русия чемпионаты үтәчәк!
Сегодня, 16:01 :: Спорт
Уфада Русия чемпионаты үтәчәк!
28 ел Цойсыз...
Сегодня, 15:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
28 ел Цойсыз...
Уңыш ничек булыр?
Сегодня, 14:19 :: Икътисад
Уңыш ничек булыр?
Мостай Кәрим әсәрләренең 10нчы томы дөнья күрәчәк
Сегодня, 13:58 :: Мәдәният һәм сәнгать
Мостай Кәрим әсәрләренең 10нчы томы дөнья күрәчәк
Бала тапсаң, бушлай алырсың!
Сегодня, 12:41 :: Яңалыклар
Бала тапсаң, бушлай алырсың!
Безнекеләр тагын да алда!
Сегодня, 12:24 :: Спорт
Безнекеләр тагын да алда!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»