Роман кебек күңеллеме син, юл?
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Роман кебек күңеллеме син, юл?

12.04: Роман кебек күңеллеме син, юл?

Роман кебек  күңеллеме син, юл?“Роман кебек күңелле син, юл” дигәнме әле шагыйрь? Булмый торсын әле, күңелле түгел, кайчак бик кызганыч та, куркыныч та ул юл. Бигрәк тә кышын районга кайтканда, автобусың ватылып, кола яланда калсаң.

Җылындык


Танышым белән булган хәл бу.
– Бервакыт юлда туңып үлә яздым, – дип башлады ул сүзен. – Селкенеп торган автобусның ватыласы алдан ук билгеле иде инде. Ләкин кайтасы килү теләге зур булганлыктан, утырып киттек. Бераздан салонда үзенчә­лекле ис таралды. Баксаң, артта утырып килүче урта яшьләрдәге ир белән хатын бәйрәм оештырганнар икән. “Тапканнар урын һәм вакыт” дип борыннарын җыерды минем янда утырган хатын һәм, нәфрәт тулы карашын төбәп, тегеләрне шелтәләп алды.
Алары көлеп кенә куйды. Мәҗлес дәвам итте. Берәр сәгатьтән автобус калтырап алды да шып туктады. Мотор сүнде, водитель сүгенде. Тегеләй итте, болай итте, ләкин кабыза алмады. Шуннан соң хуҗасына шалтыратып, икенче автобус җибәрүне сорады. Аннары, аның берәр сәгатьтән килеп җитәчәген әйтеп, безне “куандырды”.
Без инде өши башлаган идек. Тышта салкын, үзе ыжгыр җил. Автобус эчендә дә җил уйнап тора. Бераздан аяклар туңа башлады. Бер сәгать! Я Хода, әл дә бәләкәй бала­лар юк. Ә теге “күгәр­чен”нәрнең үз туксаны туксан, бераз салып куялар да, авызларын авызга терәшеп гөр­ләшәләр. Без инде алардан көнләшә башладык. “Их бер 50 грамм кабып куярга, нык өшедем”, диде минем янда утырган хатын. Шул сүзләрне генә көтеп торгандай, теге ир сумкасыннан башланмаган шешә тартып чыгарды. “Кызлар, вопросов нет, әйдәгез, кушылыгыз!” – дип, кыстарга да кереште.
Оятын оят инде, ләкин ул шартларда андагы салкынны башкача җиңәрлек түгел иде. Үзебезне шулай юатабыз. Кайчак аракы – дәва дигәннәре дөрестер. Туңган аякларга әкренләп җылы йөгерде, күңелләр күтәрелде, телләр ачылды. Район үзәгенә кайтып җиткәндә без нык кына җылынган идек инде..

И-и, заман...


Иртән автобуста эшкә барам. Гадәттәгечә, кеше өстендә кеше. Күпчелеге – Дим районыннан Уфага эшкә, укырга килүче яшьләр. Район халкы өчен транспорт бик четерекле мәсьәлә, кайда гына язмадылар, кемгә генә зарланмадылар, ләкин йөкнең урыныннан кузгалганы юк әле. Я ярый, бүген сүзем бөтенләй икенче нәрсә турында.
Автобуска минем белән бергә ике әби керде. Бер тирәдәрәк бастык. Каршыбыздагы утыргычка 30-35 яшь­ләрдәге ир заты чумган. Кырындагы әбиләргә исе дә китми. Уфага җитәрәк бер тукталышта төшү өчен урыныннан кузгалды бу. Шул вакыт әбиләрнең берсе утырыйм гына дигән иде, икенчесе аны этебрәк җибәреп, “мин картрак, миңа тиеш,” дип менеп тә кунаклады. Икенчесе:
– Син картрак икәнне каян беләсең, паспортыңны күрсәт, бәлки мин синнән олырактыр әле, яшьрәк күренәмдер, – дип куйды.
– Тем более басып тор. Значит, яхшы яшисең, яшьрәк күренгәч, – диде тегесе, үз чиратында.
– Син дә ачлыктан ше­шенгәнгә охшамыйсың. Кашлар сызылган, ирендә – помада, – диде урынсыз калган әбекәй, чыннан да, мул гына иннек-кершән яккан апакайга.
– Ә хатын-кыз бөтен яшьтә дә матур булырга тиеш, – диде тегесе, җавапсыз калмыйм дип­тер инде.
Мине монда нәрсә аптыратты? Беренче гыйбрәт теге ирнең бу кадәр дә ваемсызлыгы булса, икенчесе әби­ләрнең шәрран ярып талашуы иде. Ә иң кызыгы, кызганычымы инде, шушы манзараны күзәтеп барган яшьләрнең берсенең дә икенче әбигә урын бирергә теләмәве булды. И-и, заман...

Нәрсә бу, качкынмы, җенме?


Көндез автобуста кеше алай күп булмый. Кайчакта хәтта утырырга урын да табыла. Әбекәйләрнең күпчелеге Уфага шушы вакытта йөри.
Беркөнне Дим ягына кайтып барабыз. Бер тукталышта автобуска яшел чәчле, колак-борыннарына алкалар таккан, күзе-башы тонган бер егет килеп керде. Керде дә бер әби янындагы буш урынга ауды. Анысы “ләхәүләсен” әйтеп, тиз генә минем яндагы урынга күчте.
– Йогышлы түгел бит ул, нигә куркасыз? – димен.
– Иблис, шайтан... Бәләкәй чакта минем төшемә алар шушы рәвештә керә иде... Бу Ходайның нинди генә бән­дәләре юк. Моны да кемдер үстергән, тәрбия биргән бит инде, – дип куйды әбекәй.
Салкын гына көн иде. Юка курткадан булган егетне кызганып та алды. Ә аннары:
– Минем улым – өч бала атасы. Аны үзен сакларга өйрәтеп үстердем. Ләкин барыбер каяндыр пневмония эләктереп, бер ай дәвахандә ятып чыкты. Сез аның никадәр авыр чирләгәнен белсәгез! Табиблар “я үлә, я кала” ди­деләр. Котыбыз очып торды инде. Үзе дә бик курыкты. “Әни, мин яшәүнең тәмен аңладым”, – диде, – дип күз яшен сыгып алды әбиебез.
Ә аннары аның башына бөтенләй “гениальный” фикер килде:
– Әгәр дә бүген бу малайга салкын тисә һәм аңа пневмония куйсалар. Ул минем улым кебек үлем хәлендә булса, сез ничек уйлыйсыз, ул яшәү тәмен аңлар иде микән? Миңа калса, аңлар иде, яшел чәчен алдырып, тимер-томырларын салып, адәмчә яши башлар иде...
Бераз сәеррәк яңгыраса да, бу сүзләрдә ниндидер мәгънә бар иде кебек.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Уфада Русия чемпионаты үтәчәк!
Сегодня, 16:01 :: Спорт
Уфада Русия чемпионаты үтәчәк!
28 ел Цойсыз...
Сегодня, 15:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
28 ел Цойсыз...
Уңыш ничек булыр?
Сегодня, 14:19 :: Икътисад
Уңыш ничек булыр?
Мостай Кәрим әсәрләренең 10нчы томы дөнья күрәчәк
Сегодня, 13:58 :: Мәдәният һәм сәнгать
Мостай Кәрим әсәрләренең 10нчы томы дөнья күрәчәк
Бала тапсаң, бушлай алырсың!
Сегодня, 12:41 :: Яңалыклар
Бала тапсаң, бушлай алырсың!
Безнекеләр тагын да алда!
Сегодня, 12:24 :: Спорт
Безнекеләр тагын да алда!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»