Юлда йөрү нигә куркыныч?
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Юлда йөрү нигә куркыныч?

26.04: Юлда йөрү нигә куркыныч?

Юлда йөрү  нигә куркыныч?Кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү үзен аклыймы?

Гәзит хәбәрчесенең ярты гомере юлда үтә, диләр. Моның белән килешми мөмкин түгел, чөнки әлеге тәгъбир турыдан-туры үземә дә кагыла. Автомобильдә йөрү хокукын 1986 елда алдым, шул елның көзендә үк руль артына утыру җае чыкты. 32 ел дәвамында (“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе вазыйфасында да шулкадәрле үк эшлим), әйтүе генә ансат, 8 машина алыштырдым. Моның сәбәпләре гади: машиналарның тәүгеләрен кулдан сатып алырга туры килде. 1986 елда алынган “ВАЗ-2101” маркалысы 1972 елда чыгарылган иде, 7 елда аңарда 300 мең чакрымга кадәр юл үттем. Соңрак чорда йөргән машиналар да шактый иске иде. Аның каравы, 2016-17 елларда, форсат чыгып, аллы-артлы дигәндәй, өр-яңа ике “иномарка”га утырырга насыйп булды. “Киа Соул”да мәсәлән, 6 ай дигәндә 30 мең чакрым үтеп, аны “Ниссан Террано”га алыштырдым. Кулга гына түгел, күңелгә дә яткан бу машинада йөрүемә июньдә бер ел тула. Шушы чорда, барлыгы 40 мең чакрымнан артыграк юл үтәрмен дип торам. Тоташ алганда исә, якынча исәпләүләр буенча, машинада үзем руль артында килеш бер миллион ярым чакрым юл үттем. Спидометр күрсәткеченнән алынган әлеге саннарга, әлбәттә, кемдер шикләнеп тә карар, әмма шунысы хак: “Кызыл таң” хәбәрчесенең ярты гомере, чынлап та, юлда үткән бит.


Болар турында шулай тәфсилләп язып шуны гына аңлатмакчымын: автомобиль йөртүче буларак тәҗ­рибәм зур. Шуңа бәйле, автоһәвәскәрләр проблемалары турында да яхшы хәбәрдармын. Халык те­лендә “тормыш матурлана да ул, яшәү генә авырлаша” дигән гыйбарә үткән гасыр­ның 30нчы елларыннан ук билгеле. Моны без бүген тикшерәчәк темага борып, “машиналар яңарса да, юлда йөрү катлаулана” дип үзгәртәсе килә (машиналар сүзен “юллар” белән алыштырып язарга кул бармый). Төп сәбәпче булып исә юл хәрәкәте кагый­дәләренең даими рәвештә үзгәрүе белән таләпләрнең катгыйлануы да тора.
30 елдан артык стажга ия автоһәвәскәр буларак, шуны да билгеләп үтим: соңгы 5 елда гына да юл хә­рәкәте кагыйдәләре без­нең кебекләр 80нче елларда “права” алган чордагыдан нык үзгәрде. Төгәлрәк әйткәндә, хәрәкәт хәвеф­сез­леген тәэмин итү максатында юл кагыйдәләренә яңадан-яңа һәм, тәүге карашка, бөтенләй кабул итеп булмаслык үзгәрешләр кертелеп тора. Атап әйт-кәндә, көпә-көндез машина утларын кабызып йөрүне күз алдына да китерми идек. Аннары балалар йөр­тү өчен махсус кәнәфи кую таләбе чыкты, моннан соң да бихисап яңалыклар өстәлде. Юл йөрүдә чик-ләүләрнең дә исәбе-хисабы юк хәзер. Тизлекне арттырган, полоса сызыгын кисеп чыккан өчен хәтта машинага идарә итү хокукыннан да колак кагарга мөмкин­сең. Бер сүз белән әйткән-дә, соңгы биш елда гына да автоһәвәскәргә юлда йөрү, җиңеләюдән бигрәк, авырлашты гына. Штрафлар күләме коточкыч үсте, нихәл итәсең, алар артуын дәвам итә.
Юл хәрәкәтен оештыручылар һәм хәвефсезлек тәэмин итү йөкләтелгән вазыйфалы белгечләр (аларга ЮХДДИ хезмәткәрләре дә керә) кагыйдәләр һәм таләпләрнең катылануын юлларда ныклы тәртип булдыру омтылышы белән аңлата. Моның белән килешми мөмкин түгел, чөнки фаҗигаләрнең артуына, шуңа бәйле, бер гаепсез кешеләрнең үлеменә һәм гарипләнүенә үзебез дә шаһитбыз.
Гомумән, юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмауга юнәлтелгән чаралар – бүгенге көн таләбе. Шул ук вакытта, бүгенге юл хәрә-кәте таләпләре һәм кагый-дәләре автоһәвәскәрләр ихтыяҗ­ларын исәпкә аламы соң? Әлеге сорауга җавап биргәнче 40 елдан артык шофер булып эшләп, хаклы ялга чыккан күптәнге танышым турында сөйләп үтим. Аның да шәхси машинасы бар, пенсиядә булса да, ел әйләнәсенә дигән-дәй руль артыннан төшкәне юк. Кыскасы, күп йөри, җәйге чорда ерак юлга сәяхәткә дә чыга. Ләкин шунысы бар: эңгер-меңгердә күзләре начар күрә. Эшлә­гән чагында аны көн яктысында урап кайтырлык рейс­ларга гына куялар иде. Хәзер дә шушы кагыйдә буенча яши, ка­раңгы төшсә, руль артына утырмый.
Белүебезчә, 18 марттан юл кагыйдәләренә үзгәреш кертелеп, караңгы вакытта автомобильгә идарә итүче машинасыннан мотлак рәвештә махсус жилет киеп кенә төшәргә бурычлы. Әйт­кәндәй, әлеге үзгәреш авто­һәвәскәрләрдә күп кенә сораулар тудыра. Шулар арасында иң мөһиме, мә­сәлән, жилет кулланмаган очракта водительгә нинди дә булса җаваплылык каралмаган. Сорау: шулай булгач, ул җилетка мохтаҗлык нидән гыйбарәт соң? Гомумән, водительләрнең бу җәһәт­тән кабул ителгән закон таләпләрен үтәүдә гаять зур бердәмлек күрсәткәненә сокланмый мөмкин түгел. Игътибар иткәнсездер: күп машиналарның алгы утыр-гычларының хәтта икесен дә сары төсләр бизи. Ә танышым, кирәге һич булмаса да (караңгыда машинада йөрми), жилетны машина­сының багажнигына салып куйды, әлбәттә. Әйткәндәй, сукранып та алды, ни өчен дигәндә, машинасының багажнигы болай да шыплап тутырылган аның. Оныклары бар — бер булмаса, кирәге чыгар, дип балалар кәнәфие дә йөртә. Кагый­дәләргә быелгы өстәмә­ләргә ярашлы, багажникта хәзер янгын сүндергеч, медицина аптечкасы да урын алды. Танышым, авыл кешесе буларак, машинасына фаркоп та куйдырткан, чөн-ки вак-төяк мәшәкать белән арба тагып та йөрергә туры килә. Ни аяныч, соңгы вакытта юл хәвефсезлеге инспекторлары фаркопны куллануда өстәмә таләпләр куя башлады, атап әйткән-дә, аның сертификаты булырга тиеш икән. Бәладән баш-аяк дип, тәҗрибәле водитель әмәлен тапкан, әлбәт­тә. Фаркопның арткы өле­шендәге ыргагын сүтеп алып, багажнигына салып куймасынмы...
Юл хәрәкәте кагыйдә­лә-ренә өстәмәләр автомобиль йөртүчеләргә яңа мәшәкатьләр өстәп кенә тора. Әйткәндәй, агымдагы ел бу яктан бигрәк тә “бай” булмакчы. Шуңа бәйле, машинада йөрим дисәң, чы­гым­нарның артуы да табигый. Мәсәлән, акцизлар үсү сәбәпле, бензин хакларын күтәрү гадәти күренешкә әйләнеп бара, гөнаһ шомлыгына, аның ел буена дәвам итәчәге күзаллана. Ел башыннан ОСАГО по­лисларының тышкы кыя­фәтен дә үзгәрттеләр, ди­мәк, хаклар да үсте. Хәзер тимер юл киселешләрен үткәндә автомобильдән тәмәке төпчеген ташлау да юл хәрәкәте кагыйдәсен бозуга керә. Җәйге чорда, футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрелүгә бәйле, Казан яисә Екатеринбург тарафларына юлга чыгуны кичектерү хәерле, чөнки июнь-июльдә бу төбәкләрдә генә түгел, хәтта үзебезнең Башкортстанда да юл хәрә­кәте ныклы күзәтүгә алыначагы көн кебек ачык. Кагыйдәләрне бозмаган хәлдә дә, юл хәрәкәте инспекторлары “бәйләнергә” сәбәп табачак.
Гомумән, автомобильдә юлга чыгу хәзер үзе бер җитди сынауга тиң. Юлтранспорт фаҗигасенә юлыгудан битәр, штраф түләү куркынычы зур. Әйт­кәндәй, ул хәзер адым саен дигәндәй сагалап тора, чөнки видеотеркәү аппаратлары, мәсәлән, М-5 “Урал” автомагистраленең республика өлешендә нык артты. Моңа өстәп, юл чаты саен инспекторлар сагалый. Үткән елда гамәлгә кертелгән үзгәрешләр буенча, аларга автотранспортны трассаның теләсә кайсы өлешендә туктату хокукы бирелде.
Сүз дә юк, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү – безнең кебек юлда йөрү-челәр мәнфәгатендә. Шул ук вакытта, юл кагый­дә-ләренә ныклап нигезлән-мә­гән, вакыт сынавын үтмә-гән төзәтүләр кертелгән очракта, автомобильчеләр моңа үзенең тискәре мөнә-сәбәтен белдерү хокукына да ия.

Фәнүр Гыйльманов.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Уфада Русия чемпионаты үтәчәк!
Сегодня, 16:01 :: Спорт
Уфада Русия чемпионаты үтәчәк!
28 ел Цойсыз...
Сегодня, 15:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
28 ел Цойсыз...
Уңыш ничек булыр?
Сегодня, 14:19 :: Икътисад
Уңыш ничек булыр?
Мостай Кәрим әсәрләренең 10нчы томы дөнья күрәчәк
Сегодня, 13:58 :: Мәдәният һәм сәнгать
Мостай Кәрим әсәрләренең 10нчы томы дөнья күрәчәк
Бала тапсаң, бушлай алырсың!
Сегодня, 12:41 :: Яңалыклар
Бала тапсаң, бушлай алырсың!
Безнекеләр тагын да алда!
Сегодня, 12:24 :: Спорт
Безнекеләр тагын да алда!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»