Бала ник пычак күтәрә?
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Бала ник пычак күтәрә?

11.05: Бала ник пычак күтәрә?

Бала ник пычак күтәрә?Ни аяныч, күпчелек ата-аналар бүген тәрбия эшен нарасыеның тамагын туйдыруга гына кайтарып калдырырга мәҗбүр.

Балаларга кагылышлы темалар авыр, катлаулы, киңкырлы... Менә әле дә Стәрлетамак, Бурятия, Чиләбе вакыйгалары һәркемне уйга салгандыр. Үз баласы булганнар мондый хәлләргә битараф кала алмый. Бу куркыныч вакыйгаларга инде берничә ай узды, әлбәттә, тикшерүләр, вазыйфалардан бушатулар, шелтәләр булгандыр. Гадәттә, мондый хәлләр­дә мәктәпне, сыйныф җитәкчеләрен гаеплиләр. Әмма гаеп аларда гына түгел шул, аларда гына булса, бер “юньсез” директорны икенчесе белән алыштырыр идең дә, проблема да бетәр иде. Ә ул бик тирәндә ята һәм аны хәл итү өчен барыбызга да җиң сызганып эшләргә кирәк.


Вакыт юк!

Бу хәлләргә килеп җи-түебезнең сәбәбе — балаларга тәрбия җитмәүдә. Ничек кенә сәер ишетел­мәсен, бүгенге балага тәрбия юк. Төрле түгәрәкләр, тәмле ашау, матур киенү, кыйм-мәтле телефоннар, репетиторларга түккән йөзәр­ләгән мең сумнар — бу әле тәрбия түгел.
Тәрбия бишектән башлана. Психологлар раславынча, шәхес буларак кеше 6 яшькә кадәр формалаша. Нәкъ шул вакытта аның нигезе салына. Менә шунда балага барысын да бирергә, аны мөмкин кадәр яхшылык, матурлык, тәрбия, акыл, зиһен белән “тутырырга” кирәк.
Ә чынбарлыкта ничек килеп чыга? Бала туа, күп­че­лек очракта ана кеше аның белән 1 яшькә кадәр өйдә утыра да, эшкә чыга. Чөнки декрет ялында акча җитми. Балага ул вакытта памперстан алып, сутлар, төрле мах­сус ризыклар, сөтләр, кием — барысы да кирәк. Ә алар ат хакы тора. Җит­мәсә, гаиләдә башка балалар да булса. Балага 1,5 яшь тулганчы, бераз булса да пособие аласың әле, ә 3 яшькә кадәр өйдә утырырга уйласаң, бу ике җан нинди акчага яшәргә тиеш? Ил күләмендә туымны арттырырга кирәк, дип чаң сукканда, шушыңа игътибар итмәү — гаделсезлек.
— Кызым туганчы, ирем — 25 мең сум, мин 10 мең сум хезмәт хакы ала идек. Аның 20 мең сумын ипотекага түлибез. Ай буе яшәргә, балалар бакчасына, коммуналь хезмәтләргә түләргә 10 мең сум акча кала. Берничек тә җитми иде. Яшь уза дип, икенче баланы алып кайттык. Гаиләдә тагы бер кеше артты, аңа барысы да кирәк. Ә минем пособие — 3800 сум. Памперсларга гына ай саен 1500 сум китә иде. “Кая барсыннар, барыбер алачаклар!” — диптер инде, балалар әйберен кыйммәткә саталар. Улыбызга 1,5 яшь тулгач, пособие тукталды. Дүртебез иремнең 25 мең сумына карап утырабыз. Аның да 20 мең сумын ипотекага түлибез. Дүрт җанны асрарга биш мең сум кала! Түләүләр, түгәрәкләр турын­да сүз дә алып бармыйм, бу акча ашарга да җитми. Җитмәсә, без бит яшь гаи­лә, кашык-кәстрү­леннән алып, өстәл-утыргычына, телевизорына ка­дәр — барысы да кирәк. Кая анда кинога-концертка йөрү? Кунакка да йөреш­мибез — чөнки күчтәнәч алалмыйбыз. Бүген законнар чыгарып утырган түрә­ләр — совет чорының барлык рәхә­тен күргән, бушка фатирлар алган кешеләр, югыйсә. Ә безгә ипотеканы пенсиягә чыкканчы, хәтта чыккач та дүрт ел түләргә. Шуңа күрә, балага 1,5 яшь тулып, пособие тукталу белән, эшкә чыгарга мәҗбүр булдым. Мин чәчтарашханәдә эшлим, көне буе аягөсте, кайтып авам, ни Айсылуга, ни Азаматка вакыт калмый, — ди ике бала үстерүче яшь әни Лариса.
Ни кызганыч, гаиләләр­нең күбесе шушы хәлдә. Ананың эшкә чыгуы — сыйфатлы тәрбия тукталды ди­гән сүз. Арып кайткан ана­ның бала белән шөгыль­­ләнергә вакыты да, телә­ге дә, мөмкинлеге дә калмый. Шуңа да илебезгә акыллы, тәрбияле, тәртипле, зиһен­ле балалар кирәк дисәк, аналарга, финанс мохтаҗ­лык кичермичә, өч яшькә кадәр балаларын тәрбияләү мөмкинлеге би­релергә тиеш. Югыйсә, кызык килеп чыга түгелме: илгә балалар кирәк, табыгыз дип күпме сәясәт алып барыла, ә бала тапкан ха­тын­нарның илгә кирәклеге бала тапканчы гына килеп чыга.
Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов бу проблеманы тирәнтен аңлап, “Балаларга аралашу, мәхәббәт, игътибар җитми, бәланең башы шунда”, — диде.

Сайтларны ябарга!

Ата-ана эштә. Ипотеканы ничек түләп бетерергә белмичә зар-интизарлар. Бала буш вакытын компьютер артында, телефонда үткәрә. Ә анда нәрсә генә юк! Уеннарның — җаның теләгәне. Ул атышлар, ул сугышлар. Интернет челтә-рен контрольдә тотуга, балаларга 18 яше тулганчы социаль челтәрләрдә утыруны чикләүгә тиешле игътибар бирелми. Бердәм дәүләт имтиханы тапшырганда эшкә җигелгән чара-ларны Интернеттагы явызлык белән көрәшкә җәлеп итсәң, файдасы күб­рәк булыр иде.
Интернет герое кыю, беркемнән дә курыкмый. Менә шундый геройлар үрнәк балаларга. Шуңа да нидер ошамаса, нәкъ уен геройлары кебек, кулына пычак, мылтык, шартлаткыч ала, бу куркыныч коралларны мәктәпкә алып килә.
Нигә куркыныч сайтларны япмаска? Күп кенә ил­ләрдә Интернет челтәрләре дәүләт контролендә. Нигә психикасы формалашып бетмәгән, яхшы белән начарны аера белмәгән балаларга сайлау иреге би­рергә кирәк? Моның начар-лыкның өстен чыгуы белән тәмамлануы мөмкин.

Заман бәласе

Мин үзем — өч бала анасы. Моннан 27 ел элек беренче бала белән декрет ялында булганда, акча җитә, киресенчә, кибеттә балага алыр әйбер юк иде. 90нчы еллар кризисы иде ул. Кеше башына берәр килограмм гына сатылган алма, әфлисуннарны ике-шәр тапкыр чират торып ала идек. Шулай булса да, баланың авызыннан яшел-чә-җимеш өзелмәде, колбаса, акмай талон белән булса да, җитә иде. Ул вакытта ашыгып эшкә чыгу хаҗәте юк, декрет ялында иркенләп утырырга мөмкин иде. Чөнки халык, бүгенге-дәй, кредит кабаласы кимә-гән, бурычка чуммаган.
18 ел элек икенче бала белән декретта утырганда акчага интегүне үз җилкә­бездә татыдык, әмма авыл җирендә яшәгән әти-әниләр ярдәме белән барысын да җиңеп чыктык. Ул вакытта кыргый базар шартлары хакимлек итә иде. Хөкүмәт анда да балалар киеме, иң кирәкле товарлар, дарулар буенча бернинди сәясәт алып бармады.
Моннан сигез ел элек декрет ялына чыккач, озак утырырга туры килмәде, балага 1 яшь тулу белән эшкә чыгылды. Чөнки тормыш иптәшем кыскартуга эләкте. Демографияне күтәрүгә өлеш керткән гаиләгә карата бу адым үзе аерым бер тема. Бу юлы декрет ялында утыру тагы да катлауланды. Чөнки кибетләрдә бар да бар, әмма халыкта акча юк. Хезмәт хакы ел саен кими башлады. Махсус исәпләдем, җиде ел элек алган белән чагыштырганда, хезмәт хакы биш-алты меңгә кимегән. Ә хакларның күпмегә артуын сөйләп торасы бармы?
Без эчеп йөргән яисә эштән качкан гаилә дә түгел, икәүләп эшләп, үз көчебез бе­лән бакча үстереп тә гаиләгә акча җиткереп булмый. Шәхсән мин үзем, балаларга акча җиткерә алмаганлыктан, гел ике эштә эшләргә мәҗбүр булдым. Ике эштән соң кая инде тәрбия? Бала “укыйк әле” дип китабын күтәреп килсә дә, укырлык хәл калмый. Без аларның тамакларын гына кайгыртабыз, тәрбия җитмәү — бүгенге заман баләсе.

Элек ничек иде?

Әти-әниегез сезнең үзе­гезгә күп вакыт бүлдеме, диярсез? Бик күп бүләл­мә­гәннәрдер. Әмма без авыл җирендә үстек һәм төрле начарлыкларга вакыт калмый иде. Без эштә тәр­бия­ләндек. Ә шәһәр баласы эшсезлектән интегә, аларны хәзер мәктәптә такта сөрт­терергә дә ярамый. Моннан да начар нәрсә юк, ул, минем өчен кемдер эшләргә тиеш, дигәнне сең­дереп үсә, үзендә җавап­лылык тәрбияләми. Шунысы да бар: элек без нәнәйләр тәр­бия­сендә булдык. Алар безнең күңелләргә иманын да, тәү­фыйгын да, тәрбия­сен дә салды. Хәзерге нә-нәйләр башка төрлерәк. Алар үз бу­рычын бала карауда күрми, аеруча шәһәр нәнәй­ләре. Алар бассейнга, аэро­бикага йөрүне хуп күрә, моның өчен аларга сүз әйтеп тә булмый. Кыскасы, заман башка — заң башка.
Җәмгыять тә икенче. Элек бөтен авылга бер сәр-хүш булып, калганнары җи-мереп дөнья көтсә, фермада, кибеттә, мәктәптә, почтада эшләсә, хәзер авыл­ларда эш юк. Ә эчүче­ләр саны артканнан-арта бара.
Эш булмаганлыктан, ир-атларның күпчелеге читтә эшләп йөрергә мәҗбүр. Димәк, гаиләләрдә әти тәрбиясе юк дигән сүз. Безгә, бераз салулап китсәк, әткәйнең ачулы бер карашы җитә, сүз әйтеп торуы артык иде, ә хәзерге бала-чаганы аталары тәрбияләми, чөнки алар — Себердә.
Өченчедән, мәктәп тә икенче. Элек без көне-төне мәктәптә булсак, бүгенге белем учагы үз өстеннән тәр­бия функциясен алды. Укытучылар документ тутыра, кәгазь эшен башкара.
Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Стәрлета­макта булган хәлләрдән соң укытучылар күп вакытын кәгазь тутыруга бүлә, алай булырга тиеш түгел, алар кәгазь белән түгел, балалар белән эш­ләр­гә тиеш, диде. Бу сүзләр нәкъ шул тәрбия җитмәвенә турыдан-туры ишарә.
“Без гаиләләрдәге, мәк­тәп­ләрдәге әхлакый мохит­не үзгәртергә тиеш!” — диде республика Башлыгы. Әйе, бу чыннан да — көн таләбе. Бүгенге укытучыларга, кызганычка каршы, мәктәптә “уңайсыз” балалар кирәкми, аңардан котылу юлын гына эзлиләр, чөнки алар белән эшләү, өстәмә шөгыльләнү беркемгә дә кирәкми.

Эшләргә кирәк

Барыбызга да билгеле: бу бәла бүген генә башланмады. Находка, Ивантеевка, Отрадное вакыйгалары безгә сигнал булырга тиеш иде. Әмма ул вакытта да шаулашып алдык та, бер-ике кәнәфи бушатылу бе­лән, эш онытылды. Бәлки, кайдадыр сигнализация куйганнардыр, турникетлар урнаштырганнар, сакны ныгытканнардыр. Әмма болар — явызлык күрсә­тергә уйлаган укучының юлында кечкенә киртәләр. Монда, гомумән, киртәләр корырга түгел, балалар белән эшләргә кирәк.
Нәтиҗә бер: балаларны тәрбияләргә кирәк. Тәрбия-ләве авыр, чөнки алар тор­мышның камил булмавын күреп тора. Тигезсезлекне үз җилкәсендә татый. Алар баласын репетиторга йөр-тергә көне-төне акча эшлә­гән анасын, коллектор­лар-ның чираттагы шалтыратуыннан соң телефонын атып бәргән атасын күреп үсә. Шунлыктан баланың күңелендә үпкә өлгерә, ачу кайный. Һәм ул көчле булырга карар кыла, шушы тигезсезлек белән үзе белгәнчә көрәшергә уйлый.
Элегрәк мәктәпләрдә социаль педагоглар эшләде, әмма алар кыскартуга дучар булды. Психологлар зур йөкләнеш белән эшли. Бер мәктәпкә — бер психолог — ул бик аз.
Хәтерегездә булса, моннан берничә ел элек Отрадноеда шушындый ук вакыйга булгач, журналистлар мәктәп директорына моның сәбәпләре турында сорау биргән иде. Ул Сэлинджер сүзләре белән җавап бирде: “Безнең балалар упкын читендә тора. Аларны туктатырлык, кисәтерлек, ки­ңәш бирерлек бер кеше ки­рәк. Һич югында жәл­ләргә, башларыннан сыйпарга кирәк. Сез күз алдына да китерә алмыйсыз, алар моңа ничек мохтаҗ!” Әсәр ничә дистә ел элек язылса да, бүген ул аеруча актуаль. Балаларга айпадлар түгел, имтиханга кергәндә полиция тентүе түгел, ә безнең вакыт, ярату, игътибар кирәк. Монда турникетлар, магнитлы ишекләр, биек коймалар гына ярдәм итми шул. Чөнки аларга куркыныч әллә кайдан, читтән яна­мый. Эш баланың үзен­дә, аның эчке дөньясында.
Монда балалар түгел, ә аларны кеше үтерүгә китереп җиткергән өлкәннәр, җәмгыять гаепле. Чөнки упкынга без аларны үзебез этәрәбез...

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кайда яшәве рәхәт?
Вчера, 16:59 :: Яшәеш
Кайда яшәве рәхәт?
Онлайн-кассалар тикшерелә
Вчера, 15:39 :: Икътисад
Онлайн-кассалар тикшерелә
Бал кортлары этне үтергән...
Вчера, 14:44 :: Яңалыклар
Бал кортлары этне үтергән...
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Вчера, 14:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша
Cосиска эчендә - энә...
Вчера, 14:24 :: Җәмгыять
Cосиска эчендә - энә...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»