Сан үсә, сыйфат кими
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

31.05: Сан үсә, сыйфат кими

Сан үсә,  сыйфат кимиЮгары уку йортларында татар теле һәм әдәбияты белгечләрен әзерләү дәвам итә.

Башкортстан дәүләт университетына без укырга кергән 80нче еллар башында бер урынга дүрт кеше дәгъва итә иде. Ягъни, конкурс шактый зур булган. Икешәр, өчәр ел килгәннән соң гына укырга кереп, бүген зур гына кешеләр булып китүчеләрне беләм. Укырга керү бик авыр булган, ләкин тырыш, әзерлекле кеше теләгенә ирешә алган.


Бүген “Бердәм дәүләт имтиханы” дигән галәмәт хөкем сөрә. Аны уйлап чыгаручылар фике­ренчә, ул югары уку йортларындагы ришвәт­челекне бетерү һәм мәктәп укытучыларының белем бирү дәрәҗәсенә карап хезмәт хакларын көйләү максатыннан оештырылган. Ягъни, укытучы белемле балалар чыгара, алар югары уку йортларына керә икән, укытучының хезмәт хакы да шуннан чыгып исәпләнә. Ләкин бу механизм эшләмәде. Чөнки Русиядә бер әйбер дә азагына кадәр җиткерелми. Нәтиҗәдә, ришвәтчелек, югары уку йортларында кимеп, мәктәпләрдә артты. Укытучыларның БДИ нәтиҗә­ләренә карап хезмәт хакын көйләү булдырылмау сәбәпле, алар балаларга “стандарт” белем биреп, калган вакытын акчага “репетиторлык” белән шөгыльләнә. Үзләре үк “мәктәптә биргән белем югары уку йортларына керү өчен җитми” дигән хәбәр тарата. Ул гына да түгел, “репети­торлык”ка югары уку йорты укытучылары да алынды. Шулай итеп, Черномырдин әйтмешли, “хотели как лучше, получилось как всегда” килеп чыкты.
Мин укырга кергәндә БДУ – республикадагы бердәнбер университет иде. Хәзер “басудагы һәр йомран агроном” дигән кебек, бөтен югары уку йортлары да “университет”ка әйләнде. Ләкин аның белән белем дәрәҗәсе артмады. Кимеде генә. Шул исәптән Башкортстан дәүләт университетында да. Мәсәлән, без укырга кергәндә урыс теле һәм әдәбиятыннан, татар теле һәм әдәбиятыннан иншалар яздык, тарихтан имтихан бирдек. Ул чорда бер елда – тарих, икенче елда җәмгыять белеме фәненнән имтихан бирәләр иде. Бүген татар бүлегенә укырга керү өчен төп фәннән – татар теле һәм әдәбиятыннан Бердәм дәүләт имтиханы юк. Шуңа татар теле һәм әдәбияты баллары булмау сәбәпле, туган телен яхшы белгән, ләкин башка фәннәрдән зуррак балл җыйганнар беренче чиратта кабул ителә. Нәтиҗәдә, “сайлап алу” тиешле дәрәҗә дип әйтеп булмый. Шуңа татар теле һәм әдәбияты белгечлегенә туган телен белмәүчеләр дә кабул ителә.
Татар авыллары гөрләп торган, туган телгә мөнәсәбәт “кешечә” булган елларда республикадагы татар белгечлеге буенча бердән­бер уку йортына кабул итү “сират күпере”н хәтерләтә иде. Нәтиҗәдә аны узучылар күренекле шагыйрь һәм язучылар, галимнәр, журналистлар, мәдәният хезмәткәрләре, сәләтле укытучылар булып китте. БДИ тәртипләре урнашкач, бу уку йортыннан чыгучылар арасында күзгә чалынганнары юк.
Заманында БДУда көндезге бүлектә – 25, читтән торып уку бүлегендә 25 студент укыса, бүген саннар башкача. Мин аларны белешү өчен татар белгечләре әзерләүче югары уку йортларының кафедра мөдирләренә мөрәҗәгать иттем.

Башкортстан дәүләт университетының татар теле һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор
Алмас Шәйхулов:

– Мәгълүм булуынча, 2016 елдан Русиядә Һөнәри стандартлар буенча махсус карар кабул ителде. Аңа ярашлы, уку йортын тәмамлаучылар, дипломнарында күрсәтелгән белгечлек буенча гына эшли ала. Мәсәлән, гәзит-журналда эшләү өчен – журналист, мәктәптә эшләү өчен укытучы дипломына ия булырга кирәк. Моңа кадәр бездә бакалавриатта укучылар, дүрт ел белем алып, “филолог” дипломын алып чыга иде. “Филолог” дигән һөнәр булмау сәбәпле, алар мәктәпләргә укытырга барсалар да, журналистлык һөнәрен сайласалар да, өстәмә түләүле курсларда укырга мәҗбүр булдылар. Шуны исәпкә алып, Башкортстан дәүләт университеты татар-урыс бүлеге әзерләгән белгеч­лекне үзгәртте. Яңа уку елыннан башлап бүлек татар теле һәм әдәбияты, урыс теле укытучыларын әзерли башлаячак. Ягъни “педагогик белем бирү” бел­гечлегенә күчәчәк. Быел көндезге бүлеккә 14 кеше кабул ителәчәк, бакалавриатта уку да озыная, ул биш ел тәшкил итәчәк. Ә читтән торып уку узган елдан бетерелде.

Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре
докторы,профессор
Илшат Насыйпов:

– Көндезге бүлеккә бакалавриатка – 12, читтән торып уку бүлегенә 15 студент кабул итәчәкбез. Элек магистрлыкка көндезге бүлеккә – 6, читтән торып уку бүлегенә 4 кеше кабул итсәк, быел көндезге бүлеккә – 8, читтән торып уку бүлегенә 5-6 студент кабул итәчәкбез.

Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак бүлегендәгетатар-чуваш филологиясекафедрасы мөдире, филология фәннәре
кандидаты
Илсур Мансуров:

– Элек көндезге бүлеккә – 12, читтән торып уку бүлегенә 15 кеше кабул итә идек. Узган ел беренче тапкыр көндезге бүлек бетерелде, читтән торып уку бүлегенә 9 кеше кабул иттек. Быел көндезге бүлеккә шул кадәр студент кабул итәчәкбез. Элек татар-урыс белгечлеге буенча булса, хәзер татар-инглиз белгечлеге буенча кабул итәчәкбез. Чөнки урыс теле белгечлегенә мохтаҗлык юк, ә чит телләр буенча конкурс зур. Шуңа без татар-инглиз төркемен оештырырга булдык. Шуңа өстәп, быел читтән торып башлангыч сыйныф укытучыларын әзерләү төркеме ачабыз. Ул түләүле булачак. Елына 26-27 мең сум түләргә кирәк. Без бу бүлеккә педагогия көллиятләреннән соң килерләр дип өмет итәбез. Аңа урыннар чикләнмәгән, төркемгә 25 кеше кабул итү мөмкинлеге бар.

Шулай итеп, заман авырлыгына карамый, югары уку йортларында татар теле һәм әдәбияты белгечләрен әзерләү дәвам итә. Көндезге бүлеккә элек 25 студент кабул ителсә, быел – 35, читтән торып уку бүлегенә 25 урынына 40 студент кабул ителәчәк. Сан бар. Тик сыйфат икенче мәсьәлә...





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Уфада Русия чемпионаты үтәчәк!
Сегодня, 16:01 :: Спорт
Уфада Русия чемпионаты үтәчәк!
28 ел Цойсыз...
Сегодня, 15:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
28 ел Цойсыз...
Уңыш ничек булыр?
Сегодня, 14:19 :: Икътисад
Уңыш ничек булыр?
Мостай Кәрим әсәрләренең 10нчы томы дөнья күрәчәк
Сегодня, 13:58 :: Мәдәният һәм сәнгать
Мостай Кәрим әсәрләренең 10нчы томы дөнья күрәчәк
Бала тапсаң, бушлай алырсың!
Сегодня, 12:41 :: Яңалыклар
Бала тапсаң, бушлай алырсың!
Безнекеләр тагын да алда!
Сегодня, 12:24 :: Спорт
Безнекеләр тагын да алда!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»