Укуың беләнмени, эшкә алучы булмагач...
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Укуың беләнмени, эшкә алучы булмагач...

16.09: Укуың беләнмени, эшкә алучы булмагач...

Укуың беләнмени, эшкә алучы булмагач...Катлаулы икътисади вәзгыять хезмәт базарындагы хәлләрне дә кискенләштерде. Рәсми саннар эшсезлек кими, дип күрсәтә. Ләкин чынында эшен югалтучылар күп. Рәсми саннар чынбарлыкны чагылдырмый. Белгечләр быел да илдә эшсезлек үсә, дип белдерә. Компанияләр, учреждениеләр, предприятиеләр һәм оешмалар чыгымнарын оптимальләштерү ягын карый. Хезмәткәрләргә таләпне арттыра.

Билгеле, эш бирүчегә универсаль, югары квалификацияле кадрлар кирәк. Хезмәткәрләргә еш кына “үсәсең, өйрәнәсең яки эштән китәсең” дип таләп куялар. Эш бирүче икътисади кризистан оста файдалана. Элекке хезмәт хакын алу өчен дә хәзер кешегә күбрәк көч түгәргә кирәк. Күпләр, ничек кенә кыен булмасын, эшемне югалтмыйм дип, барысына да түзә. HeadHunter компаниясе үткәргән тикшере­нүләр күрсәткәнчә, 2016 елда Русиядә предприятие һәм оешмаларның бары тик 32 проценты гына аз күләм-дә булса да эш хакын арттырган, 11 проценты исә, инфляциягә карамастан, хезмәткәрләренең акчасын киметкән.
...Әйе, бүген, аеруча яшьләргә, эшкә урнашу, җәмгыятьтә үз урынын табу ифрат катлаулы мәсьәлә. Кая барса да, бер җирдә дә аны көтеп тормыйлар. “Синең белгечлек буенча урын юк, бәлки, соңрак булыр... Хезмәт стажың юк икән... Шалтыраткалап тор,” – дип кире боралар.
Совет чорында без эшсезлекне океан артында гына була дип уйлый идек. Хәзер ул – үзебездәге иң катлаулы социаль авыру. Шуның аркасында, бигрәк тә авылларда, эчкечелек таралды, гаиләләр таркала, балалар газап чигә. Кемдер сезонлы эштә тамак туйдыра, кемдер Себергә юллана. Анда да югары квалификацияле техник бел­гечләрне генә алалар. Шул ук вакытта үзебездә мәш­гульлек үзәкләренең: “фә-лән ваканция бар, телә-гәннәрне яңа һөнәр үзләш-терергә җибәрәбез”, – дигән чакыруларны ишетәбез. “Кара эш”кә атлыгып торучы булмагач, махсус квота белән чит илләрдән гастарбайтерларны кертәләр.
Моның сәбәпләре күп һәм төрле. Бәланең башы, безгә калса, җәмгыятебез нигезе булырга тиешле мәгарифнең бүгенге шартларга җавап бирмәвендә. Реформаторлар эттән алып эткә салып сүккән совет корылышының мәгариф системасы бүген Көнбатыш галимнәре тарафыннан иң нәтиҗәлесе дип танылды. Бөтен дөньяны үзгәрткән атом-төш физикасының, тормышны барлык яклап чолгап алган мәгълүмати технологияләрнең нигезен кайчандыр совет вузларында укыган белгечләр эш-ләгәч, әлбәттә, шулай. Укып бетергәннән соң юллама белән эшкә җибәрүне, яшь белгечләрне торак белән тәэмин итүне искә төшер-сәң, бүгенге хәл утырып еламалы. Ул чор укыту системасы җимерелде. Төпле реформа булмады, аның каравы түләүле вузлар са-ны артты. Бүгенге шартларда даими укырга, заманнан артта калмаска кирәк, дип сөйләсәләр дә, эшләгән белгечләрнең белемен камилләштерү юк дәрәҗәсендә.
Хәзер ата-ананың башында, баласының күңеле кайда тартуны исәпкә алмастан, шундый уй – ничек Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) яхшы итеп тапшырырга да, баланы каядыр укырга кертергә? Ул аннан кем булып чыгачак? Укуын тәмамлагач, эш таба алырмы, хезмәт хакы күпме чыгар? Болары алгы планда түгел. Фәлән кешенең баласы укый бит, минеке кемнән ким, янәсе. Бөтен-русия халык фикерен өйрә-нү үзәге (ВЦИОМ) белде-рүенчә, шәһәрдә белем алучы югары сыйныф укучы­ларының – 70, авылдагы­ларның – 60 проценты вузга керергә тели. Шуларның 35 проценты табиб булып эшләргә, 13 проценты хәрби хезмәткәр яки полицейс-кий,11 проценты – юрист, 9ар проценты – икътисадчы һәм инженер, 8 проценты идарәче булырга тели икән. Балалар­ның бары тик 2 проценты гына үзен сәнә­гать тармагында эшче итеп күз алдына китерә. Бу тормыш кыйммәт­ләренең асылын аңламаудан, алга карап яшәү мөмкинлеге булмаудан килә.
Коммерция структураларында эшләргә теләүче­ләр елдан-ел азая. Монысы бизнесның бүгенге аяныч хәленә, иртәгәсе көнгә ышаныч булмауга бәйле. Гому-мән, малтабарлыкны үсте-рәбез, ул – икътисад нигезе, кешеләрне эшле итә, дип сөйли-сөйли бизнеска административ һәм салым басымын көчәйттеләр генә. Шушыларга коррупция, акча булмау, товар һәм хезмәтләргә ихтыяҗ кимү (халыкның акчасы юк), тарифлар үсү, кадрлар кытлыгы өстәлә. Нәтиҗәдә, малтабарлык субъектлары кими. Мәсәлән, республикада һәр мең кешегә малтабарлык белән шөгыл­ләнүче 31 субъект туры килә. Бу – ил күләмендә 75нче күрсәткеч.
Белгечләр фикеренчә, киләчәктә яхшы эшкә урнашу өчен, БДИны югары балларга тапшырып, унверситетта уку мөһим түгел. Мәсәлән, бүгенге көндә шактый абруйлы саналган югары белемле экологлар-ның хезмәт хакы 15-18 мең сумнан артык түгел. Ә ул һөнәр буенча укырга кер­гәндә мәҗбүри рәвештә өч фәннән БДИ тапшырырга кирәк, гомум баллы ике йөздән ким булмаска тиеш. Шушы акча өчен мәктәптә башны партага бәрә-бәрә ми черетү кирәкме?
Ә менә авыл хуҗалыгы тармагы белгечләренең уртача хезмәт хакы 20 мең сум тирәсе, эш табуы да җиңел. Бу тармак эшчелә­ренә күптөрле социаль гарантияләр (өстенлекле кредит, “Авыл йорты” программасы һ.б.) каралуны да истән чыгарырга ярамый. Шуңа күрә нинди дә булса урта, югары уку йортына керү өчен документларны тапшырганда, уку йортларын түшәмнән алынган рейтинг-дәрәҗәсенә карап түгел, ә нинди һөнәр бирүенә карап сайларга кирәк. Шунысын истә тоту зарур, вузга укырга керү генә киләчәктә яхшы эшле булам дигән сүз түгел.
Мәсәлән, “Бухгалтерия исәп-хисабы, анализ һәм аудит” һөнәрен алыйк. Шу­шы белгечлекне сайлаган югары уку йорты студентлары, ә аларның хезмәт хакы уртача 15-18 мең сум тирәсе, бүгенге көндә республикада шундый ук һөнәрле 28 меңнән артык коллега-көндәшләре барлыгын, аларның күпчелеге­нең эш эзләп изалануын уйламый.
Яшьләр арасында абруйлы саналган “Персонал белән идарә итү” белгеч-легенә биш ел түләүле уку якынча 260 мең сумга төшә. Ә аларның хезмәт хакы аена 15 мең сум гына. ВЦИОМ мәгълү­матларын­нан күренгәнчә, бүген юрист, икътисадчы һәм психологларны да колач җәеп көтеп торучы юк.
Инженер,төзүче, механизатор, оператор һөнәр­ләренең исә хезмәт базарында көндәшләре аз. Әй-тик, “Авиация һәм машина төзелеше”, “Җылылык электр энергетикасы” һө­нәрләренә өйрәткән уку йортларында бюджет урыннары чагыштырмача күб­рәк. Әйе, физика, математикадан имтихан бирү җи­ңел түгел, мәктәп программасыннан тыш, бик күп өстәмә эшләргә, курсларга йөрергә, репетитор белән шөгыльләнергә туры килә. Уку түләүле булганда да ата-ана җилкәсе күтәр­мәслек түгел. Ә укыганнан соң хезмәт хакы 35 мең сумнан да артыграк. Алда билге­ләнгәнчә, эшкә урнашу да ансат.
Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов бу проблемага мәгариф буенча республика киңәшмәсендәге чыгышында да тукталды. “Инженерлык белгечле-генең һәм эшче һөнәрләр-нең абруен күтәрүне мәк­тәптән үк башларга кирәк. Төпле һөнәри юнәлеш бирү аша, өстәмә белем бирү системасына нигезләнеп, техник иҗатка, технопарклар эшчәнлегенә җәлеп итеп, яшьләрдә кызыксыну уятырга кирәк”, – диде ул.
Хәзерге чорда шулай ук “Төзелеш һәм архитектура”, “Электр белән тәэмин итү”, “Сыйфатка идарә итү”, “Мәгълүмати коммуни­ка­цияләр технологияләре” белгечлекләре, ташчы, штукатур, эретеп ябыштыручы, корылмалар операторлары һөнәрләре акчалы санала. Вузларда мондый факультетларны, колледжларда бүлекләрне, махсус курсларны тәмамлаучыларга 25-47 мең сум хезмәт хакы тәкъдим итәләр. Якын киләчәктә җитештерү тармаклары белгечләренә ихтыяҗ тагын да артачак. Шунысы да мөһим, техник вузлар студентларының күбесе укыган чорда ук үз һөнәрләре буенча эшли башлый. Ә бу исә, хезмәт хакы кечкенә булса да, бер ел – ел ярым стаж туплау мөмкинлеге бирә.
Хәрби хезмәткәр, полицейский һөнәрләренең популярлашуын исә белгеч­ләр соңгы чорда илдә тормыш дәрәҗәсенең түбәнә­юе, әлеге һөнәрләр­нең чагыштырмача югары хезмәт хакы, социаль гарантиясе булуы белән аңлата.
Табибларның иң популяр һөнәргә әйләнүенә кил­гәндә, каршылыклы фикер-ләр ишетергә туры килә. Әйтик, илдә медицина тү­ләү­сез санала. Ә акча түлә­мичә дәва алган кеше бар микән? Йә тегеләй, йә болай “төртергә” кирәк. Хокук органнары ришвәтчелек дип бәяләгән бу күренеш­ләрне халык гадәти хәл итеп кабул итә. Бу очракта, кем әйтмешли, вөҗдан кушуы буенча, тумыштан табиб булганнарга тап төше-рергә җыенмыйбыз. Укучы безне дөрес аңлар. Әйе, дәвалануның рәсми рәвеш-тә түләүле төрләре дә бар. Мәсәлән, теш дәвалау. Бу белгечлек буенча укырга керү өчен БДИны һәр предметтан ким дигәндә 74 баллга тапшырырга кирәк. Вуз тәмамлаган очракта поликлиникада беренче хез­мәт хаклары 13 мең сумнан да югары түгел. Шунысын да истән чыгарырга ярамый: башка һөнәрләргә биш кенә ел укыйсы булса, монда ординатура һәм интернатура да бар. Түләүлегә керсәң, диплом алып чыгу ким дигәндә 700 мең сумга төшә.
Күзәтүләр исбатлаган тагы бер факт, күпчелек студентларның хыялы – укып бетергәч зур җитәкче булу. Әмма бүгенге көндә 1990-2010 елларда югары уку йортларын тәмамлау­чыларның бары тик 1,4 проценты гына җитәкче урыннарда эшли. Аларның да күпчелеге идарә итү белгечлеге буенча укымаган, соңрак кына белемнәрен камилләштергән. Менә шундый хәлләр.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Уфада Русия чемпионаты үтәчәк!
Сегодня, 16:01 :: Спорт
Уфада Русия чемпионаты үтәчәк!
28 ел Цойсыз...
Сегодня, 15:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
28 ел Цойсыз...
Уңыш ничек булыр?
Сегодня, 14:19 :: Икътисад
Уңыш ничек булыр?
Мостай Кәрим әсәрләренең 10нчы томы дөнья күрәчәк
Сегодня, 13:58 :: Мәдәният һәм сәнгать
Мостай Кәрим әсәрләренең 10нчы томы дөнья күрәчәк
Бала тапсаң, бушлай алырсың!
Сегодня, 12:41 :: Яңалыклар
Бала тапсаң, бушлай алырсың!
Безнекеләр тагын да алда!
Сегодня, 12:24 :: Спорт
Безнекеләр тагын да алда!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»