Ун кешенең тугызы бәхетле, диләр...
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ун кешенең тугызы бәхетле, диләр...

07.10: Ун кешенең тугызы бәхетле, диләр...

Ун кешенең тугызы бәхетле, диләр...Әмма матур статистиканы көндәлек тормыштагы авырлыклар боза да куя.

Бәхетлеме син, дигән сорау бик күпләрне уйга калдыра. “Бәхет” төшенчәсенә нинди мәгънә саласың бит?! Кем өчендер бу — байлык, кем өчендер — сәламәтлек, кемдер, акчасы һәм саулыгы булмаса да, яраткан кешеләре янында үзен бәхетле тоя. Сез бәхетле кешеләрне күп беләсезме? Иртән елмаеп уянган һәм яңа көн башлануга, анда булачак вакыйгаларга шатланган кешеләр күпме? Бәлки, бардыр дә, ләкин күпләрне өйдән эшкә кадәр булган ара бәхетсез итә шикелле.


Ялган өч төрле була: ялган, коточкыч ялган һәм статистика, диләрме әле? Менә шул статистика дигәннәре, чыннан да, бер дә ышандырмый. Күптән түгел, Русия халкының 86 проценты үзен бәхетле саный, дигән статистика мәгълүматына юлыктым. Һәр ун кешенең тугызы дигән сүз түгелме соң бу?
Беркөнне иртән 57нче маршрут автобусына утыру белән бәхетле кешеләрне эзли башладым. Утырдым, дип әйтү шартлы инде, бер аяк белән чак эләгеп киләм. Янымда — минем кебекләр. Берсе дә бәхетле күренми, шул мизгелдә яннарына әлеге автобус маршрутын төзүче кешене китереп бастырсаң, билләһи, аны өзгәләп ташларлар иде. Ара якын түгел, барысы да Уфаның Дим районыннан шәһәр үзәгенә эшкә, укырга бара. Балаларын мәктәпкә, бакчага илтүчеләр дә бар.
Гомумән, соңгы арада шушы автобуска берничә тапкыр утырырга туры килгәнгә, бу маршрутта эшкә йөрүчеләр бу дөньяда иң бәхетсез кешеләрдер, дигән фикергә килдем. Үзәк белән Дим районы ара­сындагы безнең бистә янындагы тукталышта бу автобусны дистәләгән кеше тилмереп көтә. Ул күренү белән халык штурмга әзер­ләнә башлый. Салонга бер аягың белән эләгә алсаң, синнән дә бәхетле кеше юк.
Аннары озын юл башлана. Дим юлында даими ремонт ясалуын искә алсаң, эшкә сәгать буе барган чаклар була. Тышта салкын булса да, бу авто­бусларда, гадәттә, эссе. Бер-берсенә кысылып баскан кеше­ләрнең йөзлә­реннән тир ага, тукталышларда чыгар өчен ишекләр янына килеп җитә алмыйча интегәләр. Ишек ачылгач кергән салкын һава хәлне бераз гына җи­ңеләйтеп җибәрә дә тагын мәхшәр башлана. Һәм бу XXI гасырда!
Шушы кешеләрнең кайсысыдыр, пред­приятие­гә барып, станок артына баса, кемдер мәктәптә балалар алдына чыга, минем кебекләр “тормыш матур, халык рәхәт яши, республикам алга бара” дигән темага мәкалә язарга тиеш. Әйткәндәй, халкы иминлеге турында уйлаган шәһәр хуҗалары яисә, әйтик, “Башавтотранс” предприятиесе җитәкчелеге иртәләрен пик сәгатендә 57нче маршрутка автобусларны бераз гына күбрәк чыгара алыр иде. Зарланучылар, тиешле инстан­цияләргә язучылар күп, җавап кына юк...
Шул да билгеле булсын: “Башавтотранс” предприятиесе республика башкаласында йөргән 112 пассажир маршрутының болай да 32сен генә хезмәтләндерә, ягъни пассажирлар ташучы бөтен рейсларның 28 процентын. Күптән түгел Контроль-исәп палатасы предприятиенең пассажирлар йөртү планын үтәмәвен, маршрутлар кыскаруын ачыклаган. Водительләрнең хезмәт хакы төшкән бер вакытта предприятие җитәкчелеге нигезсез премияләр алып яткан...
Җавабы, дигәннән. Бөтенләй җавапсыз да калмый алар. “Яркий” — яңа бистә, ан­да, нигездә, яшь гаиләләр яши. Күпләренең транспорты юк, чөнки акчаларын кырыштырып-җыештырып, ипотекага кереп, шушы фатирларын алганнар. Күченгәннән соң беренче проблема шушы транспорт мәсьә­ләсе булды. Көн дә булмаса да, еш кына җәмәгать транспорты белән файдаланырга туры килә. Ә тукталыш трассада ук, ике-өч чакрым чыгарга кирәк, бистәгә бер автобус та керми иде. Бервакыт Уфа мэры “Фейсбук” челтә­рендәгеләр белән туры элемтәгә чыкты. Сорауларны язып та җибәрергә була иде. Мин транспорт хәлләрен яздым, бистәне төзүен төзегәнсез, әмма транспорт турында оныткансыз, дидем. Шунда бер фейсбукчы миңа, “Сез фатир алганда ук кая барганыгызны белергә тиеш идегез. Яңа бистәдә барысы да тиз генә булмый ул. Һичьюгы, машинагыз булырга тиеш иде”, дигәнрәк җавап язды. Үз фамилиясен куймаса да, ул шәһәр хаки­миятендә эшләүче берәр кешедер дигән фикердәмен. “Биредә яшь гаиләләр яшәвен һәм көч-хәл белән ипотека түләп килүен онытмагыз” дигәч, шым булды теге.
Кыскасы, бераздан бистәгә “ГАЗель”тибындагы ике маршрут автобусы керә башлады. Ләкин алар да тулып килә. Шулай да аз булса да хәл җиңеләйде. Ә инде, “ни өчен үзебездән берәр маршрут җибәр­мисез”, дигән сорауга, “бүген Санкт-Петербургта бер төркем белгеч безнең бистәгә җәмәгать транспорты хәрәкәте җибәрүнең проектын төзү белән мәшгуль”, дигән җавап килде. Үзебезнең белгечләр юк микән, тендер нәтиҗәсе микән, белгән юк. Ләкин тагын бик озак вакыт үтәчәге көн кебек ачык.
Тагын бер җавап турында әйтәсе килә. Монысы — “Башавтотранс”тан. Бу хәл болай булды. Шул ук маршруттагы “НефАЗ” автобусы белән өйгә кайтып барам. Иң алгы урынга утырдым. Күз водитель көзгесенә төште. Бервакыт моның башы рульгә төшеп-төшеп китә башлады. Бәрә­калла, йоклый бит бу! Тиз генә торып, тә­рә­зәсен шакыйм. Ачты. “Мине Майор Зимин тукталышында төшереп калдырыгыз”, димен. Тәрәзә ябылды. Йокысы белән ничек кенә көрәшсә дә, юк инде, башы тагын төшеп китә. Бичара тышкы тәрәзәсен ачып җилләнеп тә карый. Мин тагын шакыйм: “Сезнең йокыгыз киләмени соң?” Җавап юк.
Чыгарга ишеккә юнәләм. Салон уртасында кондуктор утыра. “Хәзер водителегез йоклап китә, янына барыгыз, сөйләште­регез”, димен. “Беләм, СССРның 50 еллыгы урамыннан килгәндә дә көчкә түзде”, ди. Нигә алай? “Инде берничә көн ялсыз эшли. Диспетчерга әйтәм, тыңламыйлар, кеше­ләре юк, Сез дә шалтыратып карагыз әле”, ди.
Шалтыраттым. “Сез Уфадан Дим райо-ны­­на кадәр ничә күпер үтелгәнен белә­сезме? Әгәр дә автобус суга чумса, салон тулы кеше!” дип бик ярсып-ярсып аңлаттым хәлне. Водительне гаепләп булмый, үзегез эшне оештыра белмисез, дип тә өстәдем. Рәхмәт, җавап бирербез, диделәр. Берничә көннән берәү телефоннан җавабын да укыды. Бик аңлашылмады. Шулай да “Водитель работает согласно графику. С ним проведена беседа” дигән сүзләре бар иде бугай. Бичарага эләккәндер инде. Бездә бит җитәкчеләр бервакытта да үз гаебен таный белми, һаман да шул көчсез, сүзсез, хокуксызларга аударалар да куялар.
Әлегә шундыйрак хәлләр. Менә шундый тормыш ваклыклары безгә бәхетле булырга һич форсат бирми. Әле берсе, әле икенчесе чыгып кына тора. Алар хәл ителү белән, һичшиксез, без дә бәхетлеләр сафын тулыландырырбыз, иншаллаһ.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Уфада Русия чемпионаты үтәчәк!
Сегодня, 16:01 :: Спорт
Уфада Русия чемпионаты үтәчәк!
28 ел Цойсыз...
Сегодня, 15:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
28 ел Цойсыз...
Уңыш ничек булыр?
Сегодня, 14:19 :: Икътисад
Уңыш ничек булыр?
Мостай Кәрим әсәрләренең 10нчы томы дөнья күрәчәк
Сегодня, 13:58 :: Мәдәният һәм сәнгать
Мостай Кәрим әсәрләренең 10нчы томы дөнья күрәчәк
Бала тапсаң, бушлай алырсың!
Сегодня, 12:41 :: Яңалыклар
Бала тапсаң, бушлай алырсың!
Безнекеләр тагын да алда!
Сегодня, 12:24 :: Спорт
Безнекеләр тагын да алда!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»