Юшкыннарны юар көч бармы?
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Юшкыннарны юар көч бармы?

02.11: Юшкыннарны юар көч бармы?

Юшкыннарны юар көч бармы?Журналист һөнәре, катлаулы булу белән беррәттән, кызыклы да: эш сәфәрләре вакытында нинди генә язмышлы кешеләр белән очраштырмый да нинди генә күренеш-вакыйгаларга шаһит булырга туры килми! Бу очрашу­ларның кайсысы күңелдә җәйге кояшлы яңгырдан соң калыккан салават күпере кебек якты, чагу тәэссоратлар калдырса, кайберләре, киресенчә, җанга юшкын сыман утыра, кабат-кабат искә төшеп, күңелсез уйларга сала.

Күптән түгел бер күркәм гаилә белән танышу насыйп булды: хатынының сәламәт­леге мөмкинлек бирмәү нәтиҗә­сендә бәби алып кайтудан мәхрүм пар үз канаты астына өч ятим кызны сыен­дырган. Мөлаем йөзле, йортын гөл итеп тотучы хуҗабикә дә, аның уңган ире дә бу кызчыкларны үз балаларыдай күрә, өс-башын, тамагын кайгырту белән генә чикләнмичә, кызла­рын төрле түгәрәкләргә йөртә, хәтта репетиторлар белән шөгыльлән­дерергә дә форсат таба. Балалар бик итагатьле, мәктәптә яхшы укый, җыр-биюгә дә оста. Әниләре аларны аш-су серлә­ренә төшен­де­рер­гә, чигү-тегүгә өйрәтергә дә өлгерә.
Кызлар икенче бүлмәгә чыгып киткәч, хуҗалардан алар­ның үз әти-әнисе хакында белештем. Баксаң, балаларның әти-әнисе исән, ерак түгел авылда көн итә, тик алар икесе дә аракыны балаларыннан якын­рак күрүче кешеләр икән. Кыска гына гомерләре эчендә ачлыкны да, ялангачлыкны да, рәнҗетелү­ләрне дә җитәрлек татып өлгергән балаларны балигъ булмаганнар эше буенча комиссия, социаль приютка, аннан балалар йортына урнаштыра, әти-әниләре кызларыннан колак кага. Тик бу аларны әллә ни хәсрәткә салмый, алар бүген дә хәмер күлендә йөзә бирә.
— Өч кызларыннан соң, алар янә бер сабый тудырган, тик ул ир бала тумыштан гарип, урында гына ята. Бу бахыр бала Серафимовкадагы интернатка урнаштырылган, — дип бәян итте әңгәмәдәшләрем. — Без гаиләбезгә алган кызчыклар, Ходайга шөкер, сәламәт­ләр.
Һәр районда, хәтта һәр авыл­да диярлек эчкечелек сазлыгына баткан гаиләләр бар. Алар һәркайсы үзенчә бәхет­сез, ә менә көне-төне тавыш-гауга, фәкыйрьлектә көн күрүче балалар — әлеге гаиләләрнең иң бәхетсез әгъзалары.
Ни өчен җәмгыятебездә эчкечелек кебек яман күренеш һаман чәчәк ата? Ни өчен “социаль ятим” статусындагы, ягъни әти-әниләре исән килеш караучысыз калган сабыйлар саны елдан-ел күбәя? Минем фике­рем­­чә, эчкечелек, наркомания ише заман афәтләренең тамыр җәюе – илебездә барган рухи таркалуның чагу мисалы. Эшсезлек, фәкыйрьлек һәм наданлык исә — “яшел елан”ның тугры юлдашлары. Кайбер сәясәт­челәр ничек кенә яманласа да, совет чорында илебез­нең бер генә гражданы да үзе­нең киләчәге өчен әлеге кебек борчылмаган. Эшсезләргә тиз арада эш табып бирелгән, уку, дәва­лану һәркем өчен бушлай булган, торак белән тәэмин итү мәсьәләсен дә дәүләт үз өстенә алган. Ә хәмер коллыгына төшү­че­ләрне туры юлга бастыру юнәлешендә нинди зур эш алып барылган! Эчкечеләрне мәҗбүри дәвалауга кадәр башкарылган. Ә хәзер нәрсә күрә­без? Бүген илебездә байлар һәм ярлылар катламы барлыкка килүен беркем дә инкарь итмәс, мөгаен. Халык, ил байлыгын оятсыз рәвештә үзләш­тергән олигархлар чит илләр, кыйтгалар буйлап сәяхәт итеп, акча туздырып йөрсә, гади хезмәт кешесе очны-очка ялгап көн күрә. Ниндидер сәбәпләр аркасында (ә бәлки, төшен­келеккә бирелеп?) бөтен гомере рюмкага “батып баручы” адәм балалары хәзер, дөре­сен әйткәндә, беркемгә дә кирәкми. Мәҗбүри дәвалау кебек алым куллану да күптән туктатылды.
Тик эчкечелек һәм нарко­маниянең төп сәбәбе, мөгаен, наданлыктыр ул. Аракы, яки әфьюнның зыянлы икәнен ишетеп белмәгән кеше сирәктер, тик аларның организмга ника­дәр зарар салачагын, язмышын упкынга төшерәчәген күз алдына китерсә, адәм баласы бу нәрсәләргә кагылып та карамас иде. Димәк, мәктәпләрдә, башка уку йортларында эчкечелек, наркомания хакында аңлату эшләре җитәрлек алып барылмый. Телевидениедә дә бу юнә­лештә даими, максатлы эш үткәрелми. “Дом-2” ише мәгънә­сез тапшыру­лар урынына наркотик кулла­нучының үзе тере чагында ук череп, әшәке ис таратучы аякларын тотып газаплануын, аңы томаланып, үз хатынын, балаларын балта белән тураклаган эчкеченең, айныгач, башын ташка орырдай бәргә­ләнүләрен бәян иткән сюжетлар күрсә­телсә, моның сәбәпләре тикшерелсә, тамашачы заман афәтләре хакында уйланырга мәҗбүр булыр иде.
Картлар һәм инвалидлар йортларына берничә тапкыр барырга, анда яшәүчеләр белән әңгәмә корырга туры килде. Күргән-ишеткәннәремнән чыгып, шуны әйтә алам: бирегә адәм балаларын төрле язмышлар китерә, тик күпчелекнең монда эләгүенә әлеге дә баягы “яшел елан” белән дуслыгы сәбәпче. Кемнедер исерек килеш урамда бик нык кыйнап гарипләткәннәр, кемнеңдер, эчә торгач тораксыз калып, сукбайлыкта йөреп, кышкы зәмһә­рир салкында туңдыр­ган аяк­ларын кискәннәр һ.б. һ.б. Әл-бәт­тә, балалары булып та картлар йортында көн күрергә мәҗбүр әби-бабайлар да бар. Аларның да монда килеп элә­гүенә күпмедер дәрәҗәдә үзлә­ре гаепле. “Ни чәчсәң, шуны урырсың”, “Оясында ни күрсә, очканда шул булыр” кебек халык мәкальләрен искә төшерү дә җитә бу очракта.
Ә йорт-интернатларда тәр­бияләнүче гарип балаларга килгәндә, аларның да күбесе­нең әти-әнисе “яшел елан”, яки әфьюн белән дус булуы билгеле. Дүрт-биш яшьлек сабый­ларның дөньяга өмет белән багучы күзләрен, эчкерсез елмаюларын, имгәкләп, шуышып булса да уенчыкка үрелүен, тома сукырларның да башкалар белән беррәттән телевизор каршында мультфильмны тың­лап булса да юанып утыруын күргәч, күзләргә яшь тула...
Өлкән сыйныф укучыларын мондый йорт-интернатларга алып килеп, биредә көн итүче­ләр язмышы белән таныштыру аларны киләчәктә бик зур хаталардан сакларга ярдәм итәр иде.
Полиция хезмәткәрләре белән махсус рейд кысаларында имин булмаган гаиләләр тор­мышы белән якыннан танышырга туры килә. Бу йортларда хөкем сөргән тәртип­сез­лек, пычраклык арасында үсүче балалар шулкадәр кызганыч. Әти-әниләрне сайлап алып булмый шул...
Эчкечелек, наркоманиягә каршы җитди көрәш оештыру — заман таләбе. Югыйсә, урам чатларында хәер сорашып утыручы сукбайлар һәм гомер­лә­рен кеше күзенә карап тилмереп уздыручы тумыштан гарип балаларның саны артканнан-артачак кына. Ә болар җәм­гыять нигезләрен бер дә ныгыта торган күренеш­ләр түгел.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Уфада Русия чемпионаты үтәчәк!
Сегодня, 16:01 :: Спорт
Уфада Русия чемпионаты үтәчәк!
28 ел Цойсыз...
Сегодня, 15:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
28 ел Цойсыз...
Уңыш ничек булыр?
Сегодня, 14:19 :: Икътисад
Уңыш ничек булыр?
Мостай Кәрим әсәрләренең 10нчы томы дөнья күрәчәк
Сегодня, 13:58 :: Мәдәният һәм сәнгать
Мостай Кәрим әсәрләренең 10нчы томы дөнья күрәчәк
Бала тапсаң, бушлай алырсың!
Сегодня, 12:41 :: Яңалыклар
Бала тапсаң, бушлай алырсың!
Безнекеләр тагын да алда!
Сегодня, 12:24 :: Спорт
Безнекеләр тагын да алда!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»