“Хезмәт итеп кайттым. Мин исән!”
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Хезмәт итеп кайттым. Мин исән!”

09.01: “Хезмәт итеп кайттым. Мин исән!”

“Хезмәт итеп кайттым.  Мин исән!”“Телефонның соң гына шалтыравы күңелгә ниндидер шом сала. Чөнки андый вакытта, гадәттә, начар хәбәр җиткерәләр. Дөрес, колхоз рәисе булып эшләү дәверендә Наил Бигаев моңа күнегә төшкәндәй булды. Әмма бүген телефон ничектер йөрәккә тия торган итеп һәм озак шалтырады шул.

Күңеле дөрес сизенгән икән. Шалтыратучы хәрби комиссариат офицеры иде.

– Иртәгә солдат Алексей Александрович Ивановның гәүдәсе белән табут кайтачак... әти-әнисен әзерли торуыгызны сорыйбыз”.

(“Коточкыч!” дигән мәкаләдән, “Юлдаш” гәзите, 2 февраль, 1995 ел).


Наил Фазылбәк улы (урыны оҗмахта булсын!) йомшак күңелле, башкалар кайгысына битараф булмаган кеше иде. Аның өчен дәрәҗәләр мөһим түгел, ул, иң элек, кешеләрне хөрмәт итте һәм олылады. Ба­шында йөз төрле уй кайнагандыр. Ничек хәбәр итәргә? Нәрсә әйтергә? Ничә дистә тәмәке тарткандыр, ә ул папирос кына тарта иде. Бары тик Урицкий исемен­дәге дүртенче фабрика “Бело­мор”ын. Һәм күпләп. Әтисез үскән. Ул кырык икенең декабрендә ук һәлак булган. Бер ел да сугышырга туры килмәгән хәтта. Әмма ба­тырлык күрсәтеп өлгергән. Сугыш барган вакытта взводлар арасында элемтә булдырган, ут нокталарына юнәлеш биргән һәм дошман снайперын юк иткән. Шуның өчен “Хәрби батыр­лык өчен” медале белән бүләклә­гән­нәр. Шулай гади генә Куязыбаш авылының гади генә бер кешесе Җиңү өчен башын салган. Бу нечкәлек­ләрнең барысын да Наил Фазылбәк улы белмәгәндер дә. Алар эзтабарлар ты­рышлыгы белән генә бил­геле булды. Һәм яңарак кына.
Әсма әби, табигате белән тирән акыллы, чыдам хатын, зарланмый, түзә һәм балаларын аякка бастыра. Алар үсеп җитә. Сәвия “Райсельхозтехника” берләш­мәсендә эшли, абруе зур. Күбрәк ир-егетләр эшен башкарса да, нечкә күңелле була – үзешчән артист, халык театрында уйный, шуның өчен “Башкорт­станның атказанган мәдә­ният хезмәткәре” исеме дә бирәләр, хәтта. Хәмзә вете­ринар һөнәрен сайлый. Ул да үз эшен яхшы белә. Ә менә Наил райондагы иң зур хуҗа­лыкларның берсен – Свердлов исемендәге колхозны җитәкли.
Наил Фазылбәк улы хәтерендәге җиңел булмаган балачак елларын барлый. Әтисезлек. Фронтта һәлак булу, никадәр авыр бул­масын, барыбер аңлар­лык. Ә солдатның үлеме, тыныч вакытта...

“Чечня безнең егетләр­не кыра гына. Алар янына барып кайткан ата-аналарның әйтүенә кара­ганда, аңлашылмаган бу сугыштагы канлы вакыйгалар турында телевизор­дан күрсәтелгәннәр һәм гәзитләрдә язылганнар – хакый­катьнең яртысы гына әле. Бу аңлашыла да, чөнки фаҗигане гәзиттәге мәкалә яки телетап­шыруда гына бөтен тулылыгында чагылдыру мөмкин дә түгел.
Вакыйгаларның барышын телевизордан карап утыру бер нәрсә, ә менә сугышның көйдергеч су­лышы үзеңә кагылса, бу бөтенләй башка икән...
Башта уйлар өермәсе кайнаша: шушы коточкыч хәбәрне ничек итеп егет­нең әти-әнисенә җит­­к­е­рергә? Моны ишеткән ана синең күз алдыңда йөрәге ярылып егылмасын өчен нинди сүзләр табарга? Кызганычка каршы, хәзергә табигатьтә андый сүзләр юк – аларны акыллы җан ияләре булып исәпләнгән кешеләр уйлап табал­маган әле. Әмма кешеләр бер-берсен үтерә, шундый хаталар ясый ки...”
(“Коточкыч!” дигән мәкаләдән).


Табут. Цинктан. 200нче йөк. Йөрәкләрне өзәрлек хәбәр тиз арада Әңгәсәк буйлап таралды. Ивановлар гаиләсенең кайгысы авылдашлары кайгысына әве­релде.
Солдатның әнисе Любовь Моисеевна үзенә урын таба алмый, ә юату сүз­ләрен ул гүя ишетми дә. Гап-гади урыс хатыны. Урындагы участок дәва­ханәсендә җыеш­тыручы булып эшли. Әтисе Александр Платоновичның йөзе кара көйгән, тик сиздерми, бары тик үз-үзенә бик­ләнгәннән-бикләнә бара. Авылдашлары аны да гади эшчән ир буларак белә. Ул да шунда, шул ук дәва­ханәдә ат караучы булып эшли.

“Егетнең әти-әнисе кайгыдан сыгылып төшкән. Табутка уеп ясалган пыяла аша мәетнең йөзенә текәлгәннәр. Алексей да кебек, түгел дә сыман. Әтисе, табутны ачмый торып мәетне җирләмәячәкбез, диде. Һәм үз дигәнендә нык торды. Чөнки Иванов икесендә үтерелгән, Алешеньканың алтысында үз куллары белән язган хаты бар... Ходай каргаган Чечня, чыннан да, тәмугның үземе икән әллә – мәетләр әти-әнисенең хәлен сорашып хат язарлык булгач. Табутны ачтылар, ә анда... Әңгәсәк егете Алексейның гәүдәсе түгел иде...
Шуннан, исләренә килеп, тиешле каналлар буенча белешә башласалар, табутның Ульяновскига җибәрелергә тиеш булганлыгы ачыкланды. Киң таралган Иванов фамилияле Алексей Александровичның гәүдәсен шунда кайтарып җирләргә тиеш булганнар. Мәрхүмнең табутын озата килүчеләрнең берсе ялгышлыкны үзенчә аңлатты: имеш, бу эш белән бөтенләй башка берәү шөгыльләнергә тиеш булган, әмма ул һаман айный алмаганлыктан, хәрби бурычны үтәү очраклы рәвештә аңа йөкләтелгән...”
(“Коточкыч!” дигән мәкалә­дән).


Журналист шундый инде ул. Геройларының алдагы язмышы аңа тынгылык бирми. Ә мондый очрак – бигрәк тә. Аның тормышы алдагы көннәрдә ничек булган, нинди уй-хыяллар белән яши ул, язмышы ничегрәк корылган?
Төрле юллар белән шуны белдем: Алексей исән-имин, шунда ук, Әңгәсәктә яши. Монда исә яхшы күңелле, ихлас кеше Нәзил Мөхлислам улы Нурисламов бик ярдәм итте, ул заманында Бигаев белән бергә колхоз парторгы булып эшләгән иде. Алексей да аңа рәхмәтле, әти-әниләренең хәлен белешеп торган, килеп йөргән.
Любовь Моисеевна Һәм Александр Платонович та бакыйлыкка күчкән, алар авыл зиратына җирләнгән. Әйе, кемнеңдер гаебе белән ниләр кичерергә туры килгән аларга.
Алексейның йортын әйбәт дияргә тел әйләнми.
– Әти-әни яшәгән йорт янды. Балыктан кайтып киләм, күршебез Светлана Изибаева шалтырата, өегез яна, ди. Йөгереп кайтуыма, көлгә әйләнгән. Ярый әле өйдә кеше булмаган. Документлар да, армиядәге фоторәсемнәр дә шунда янды. Мөлкәт турында сөйләп тә тормыйм.
Бәхеткә, мәрхәмәтле кешеләр табылган, промкомбинат фондындагы уңайлыклары ихатада булган бүлмә биргәннәр. Бергә яшәгән хатыны, үзенең ручкасы белән минем блокнотка сызарга маташкан шаян улы Коля (әлбәттә, аңа моны рөхсәт иттем) һәм өлкән яшьтәге абыйсы Юрийдан торган гаилә шунда көн күрә.
– Мәктәптән соң нәрсә эшләдемме? Колхозны күтәрдем, – дип елмая ул. – Аннары армиягә алдылар. Самара өлкәсендә урнашкан мотоукчылар полкына эләктем. Яхшы хезмәт иттем. Шелтә алганым булмады. Хәтта ял да бирделәр. Шунда унике солдатны Ульяновск өлкәсендәге частька җибәрергә дигән приказ килде. Исемлектә мин юк идем. Тик рота командирына килеп, мине дә языгыз, дидем. Шулай командировкага эләктем. Көннәр үтте, атналар, ә безне кайтармыйлар. Кыскасы, безнең хакта... оныттылар. Ә частька кайткач белдек: безнекеләрне Чечняга озатканнар. Дүртөйледән якташым кече сержант Эльмир Акмалов та шунда киткән. Арытаба аның язмышы ничек булгандыр. Аның турында белсәгез, миңа әйтерсез. Бик күрешәсе килә...
– Сиңа бәхет елмайган булып чыга?
– Бәхет дип... Шулай туры килгән. Очраклы рәвештә. Ротада калган булсам, барысы белән бергә Чечняга киткән булыр идем. Боерыклар фикер алышу өчен бирелми.
– Үземнең “үлемем” турында ничек белдемме? Ротада нидер эшлим, шунда дневальный йөгереп килә: сине штабтан телефонга чакыралар. Трубканы алам һәм җавап бирәм: рядовой Иванов тыңлый. “Исем-фамилиягезне тулысынча әйтегез!” – диләр. Әйттем, исемне, фамилияне, әтинең исемен кабатладым. Тагын бер кат сорадылар да трубканы куйдылар. Янә телефонга чакыралар. Кабат шуны ук сорашалар. Егетләр инде шаярта башлады, штаб белән бер дє юкка бәйләнмәгәндер, янәсе...
Ә аннары ял бирделәр, ялгышлык белән килеп чыккан, диделәр. Нәрсә кичердемме? Берни дә! Әнием һәм әтием өчен генә борчылдым: бу хәлне ничек күтәрә алганнардыр?
Укытучыларны да хәтергә төшердем. Алар миңа, сайлап алган кебек, яхшылар туры килде. Дөрес, уку ягыннан аларны бик сөендермәдем, тик тәртибем, шаянлыгым белән җәфаламадым да. Нурия Хәнәфи кызы Вадикова, Петр Александрович Губанов, Руфина Ивановна Томшина, Фәтхиевлар — Ревмир Кави улы һәм Рима Фәез кызы, Фәридә Нәзифулла кызы Юмаева. Алар барысы минем сыйныфта укытмады. Тик барыбызга да ихлас мөгамәләдә булдылар.
Ивановларның шыксыз йортыннан чыгып киттем. Әллә аларныкы, әллә аларныкы түгел. Ә очраклы хезмәт хакы белән көн итүче Алексей Иванов үзенең икенче гомерен кичерә. Тиешенчә яши аламы? Монысы аның шәхси эше. Ә бәлки алай да түгелдер?..





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Уфада Русия чемпионаты үтәчәк!
Сегодня, 16:01 :: Спорт
Уфада Русия чемпионаты үтәчәк!
28 ел Цойсыз...
Сегодня, 15:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
28 ел Цойсыз...
Уңыш ничек булыр?
Сегодня, 14:19 :: Икътисад
Уңыш ничек булыр?
Мостай Кәрим әсәрләренең 10нчы томы дөнья күрәчәк
Сегодня, 13:58 :: Мәдәният һәм сәнгать
Мостай Кәрим әсәрләренең 10нчы томы дөнья күрәчәк
Бала тапсаң, бушлай алырсың!
Сегодня, 12:41 :: Яңалыклар
Бала тапсаң, бушлай алырсың!
Безнекеләр тагын да алда!
Сегодня, 12:24 :: Спорт
Безнекеләр тагын да алда!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»