Бер генә язма да эзсез югалмады!
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Бер генә язма да эзсез югалмады!

25.01: Бер генә язма да эзсез югалмады!

Бер генә язма да эзсез югалмады!Ничәмә гасырлар буе кешеләр бер-берсе белән хат алышкан. Бу гамәл-гадәтнең үз тәртипләре, кануннары, үзенчәлекләре дә бар иде. Хатны дөрес язарга өйрәткән брошюралар да чыкты, хәтта. Ә инде борынгырак заманда аз белемле кешеләр өчен күптөрле хат үрнәкләре булган. Хәзер ул үрнәкләр сирәк очрый торган библиографик материалга әверелгән, аларны елмаймый укый да алмыйсың.
Күренекле шәхесләрнең хатлары эпистоляр мирасны тәшкил итә. К. Маркс, В. Ленин, А. Пушкин, Л. Толстой, А. Чехов, М. Горький хатлары... Үзебезнекеләрдән Сәйфи Кудаш, Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Рәми Гарипов хатлары...
Әдәбиятның эпистоляр жанры үрнәкләре итеп И. Гетеның “Яшь Вернерның газапланулары”, Ф. Достоевскийның “Ярлы кешеләр”, В. Каверинның “Ике капитан” романнарын, Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повестен телгә алабыз.


Дәүләтнең югары органнарына, гәзит-журнал редакцияләренә тоташ агым булып килүче хатлар, шикаятьләр, үтенечләр. Аларның авторларына җаваплар... Бар иде бит заманнар! “Кызыл таң” редакциясенә көненә 60-70 хат килүен хәтерлим. Алар шунда ук теркәлеп, мөхәррирдән имза салдырып, 8 бүлеккә таратып бирелә. Бүлек саен үткен каләмле — 2-3, кайсында хәтта 4 журналист утыра. Хатларның күпчелек өлеше басарга әзерләнә. Кайберләре тикшерү һәм чара күрү өчен тиешле органнарга озатыла. Бүлекләрдәге журналист­ларның төп вазыйфасы — чит авторлар язмаларын гәзиттә дөнья күрерлек хәлгә җиткерү. Чөнки гәзит мәйданының кимендә 60 проценты аларга тәгаенләнгән. Атнасына 6 тапкыр чыгучы гәзит мәкаләләрне “йотып” кына тора. Нисбәт бозылмаска тиеш. Журналистлар үзләренең буш вакытларында гына (анда да хәбәрчеләр рейды һәм тәнкыйть материаллары, очерклар яисә бик ашыгыч яңалыклар) яза алалар.
Машинкада басылып, миңа килгән хатлар... Алар — Авыргазы районының “Ватан юлы” гәзитеннән, Уфадан — “Кызыл таң”, “Ленинец” —“Ленинсе”, “Башкортостан пионеры” гәзитләрен­нән, Татарстаннан — “Ялкын” һәм “Казан утлары” журналларыннан, Мәскәүдә чыккан “Рабоче-крестьянский корреспондент” журналыннан, армиядә чакта – хәрби округ гәзите редакциясеннән... Иң күбесе, әлбәттә, “Кызыл таң” нан.
Мәктәпнең югары сыйныфларында гәзитләргә языша башлаган идем. Бервакыт Уфадан курчак театры авылыбызга килеп тамаша күрсәтте. Мин шул спектакль турында мәкалә яздым. Авыл клубының нык искергәнлеге, шунлыктан кайбер кешеләрнең тамашаны карый алмый калуы турында да аһ-зарларымны өстә­дем. Бу мәкаләне “Кызыл таң”га да, “Ватан юлы”на да җибәрдем. Куанычка күрә, ике­сендә дә басылды. Шунысы кызык, “Кызыл таң”да — спектакль өлеше генә, район гәзитендә — авыл клу-бының бәләкәй һәм нык иске булуы, начар эшләве турында. Өстәвенә, бик тә усал баш астында.
Мәкаләмнең тарихы моның белән генә бетмәгән булып чыкты. Шул ук көннәрдә миңа хат килеп төште. “Иптәш Фаткуллин! “Кызыл таң” гәзите редакциясенең хатлар бүлеге Сезнең хатыгызны тикшерү һәм чара күрү өчен Авыргазы районы Советы башкарма комитетына җибәрде. Шул хакта Сезгә хәбәр итәбез. Хатлар бүлеге мөдире Гали Кәримов. 7 февраль, 1966 ел”.
Аңлашыла ки, монда мәка­ләмнең тәнкыйть өлеше турында сүз бара. 18 көннән башкарма комитет рәисе урынбасары Имаметдин Мөлеков редакциягә һәм хат авторына шундый җавап җибәрде: “Корманай авылы клубы нык тузган. Колхоз идарәсе 1966 елда бу клубны капиталь ремонтлатырга җыена. Бер үк вакытта клубның яңа бинасын төзү өчен “Башкиргражданпроект” институтына, техник документацияләр әзерләүне сорап, заявка бирдек”.
Шул ук елның ахырындагы чираттагы бер “иҗат җимешем” дә редакциягә — мәшәкать, районыбыз җитәкчеләренә борчылу өстәде. Хәтерем ялгышмаса, анда сүз безнең якларда Бөек Ватан сугышы инвалидларына игътибар җитешмәве, яу кырында ятып калганнарның истәлеген мәңге­ләштерүдәге җитешсез­лекләр турында барган. “Кызыл таң”га һәм авторга җавабында КПССның Авыргазы район комитетының беренче секретаре Мәрһәм Сабитов: “Бу турыдагы мәкалә “Ватан юлы”ның 1966 елгы 21 декабрь санында “Без алар алдында бурычлы” дигән баш астында басылды”, — дип ансат кына котыл­ган.
9-10нчы сыйныфларда укучы ниндидер бер үсмернең туган авылы, колхозындагы җитешсез­лекләрне бөтен республикага фаш итеп ятуы районыбыз җитәк­челәренең саруын кайнаткандыр. Әмма “Кызыл таң” аша хат (шикаять, сигнал) килеп төшкән икән, аңа вакытында объектив җавап бирми чаралары юк.
Уйлап куям: мондый хәл бүген булса? Ул яшь авторга нәрсә булыр иде икән? Әти-әнисенә, якыннарына?..
Бүгенге “демократ”ларга ярарга тырышучы бәндәләр безнең яшьлеккә туры килгән ул дәверне “КПСС диктатурасы” дип атамакчы. Имеш, кешеләрнең ирекләре чикләнгән, тәнкыйть кысылган... Андый хәл булса, мәктәптә укыганда, аннан соң ике ел ярым колхозда эшләгәндә “Кызыл таң”га тәнкыйть материаллары язганым өчен миңа да җил-яңгыр тияр иде. Юк. Үземә кырын караш булуын да сизмәдем, хәтта. Хәбәрчелек шөгылем абруйны гына арттырды булса кирәк. Югыйсә, 20 яшем дә тулмастан КПСС сафларына алмаслар иде. Районыбыз хуҗасы — килеш-килбәтеннән үк кырыслык бөр­келеп торган Мәрһәм Сабитовның миңа КПСС әгъзасы билеты тапшырганда: “Син, егет, ара-тирә безне йөгергәләргә дә мәҗбүр итәсең”, — дигән сүзләре шаяру катыш кына әйтелде дип уйлыйм.
Хәер, сүз башым хатлар бит әле. Бүген, ярты гасырдан соң, аларны кулга алганда авторлары — тора-бара шактый билгелегә әйләнгән шәхесләр — күз алдыма баса. Аларның хатларындагы киңәшләрне, искәрмәләрне, тән­кыйть сүзләрен әле дә хәтеремдә тотам.
Берничә хатны гәзит укучыга да тәкъдим итәм.
“Фәрит иптәш!
“Колхоз драма коллективы” дигән хәбәрегезне бастырып чыгардык (13 декабрьдә), ләкин анда Сезнең фамилия урынына ялгыш “Фатыйхов” дип язылган. Гафу итегез инде. Гонорарын Сезгә җибәрербез.
Сәлам белән, яңалыклар бүлегенең әдәби хезмәткәре Вәли Җиһаншин.
14 декабрь, 1966 ел”.
“Хөрмәтле иптәш Фаткуллин!
“Җир һәм гөлләр” дигән кулъязмагызны алдык. Ләкин ул әлегә нәсер булып ук җитмәгән. Сез һәркемгә билгеле нәрсәләрне сөйләп кенә чыккансыз. Ә бит әдәби әсәрдә нинди дә булса яңалык, үзенчәлек булу мотлак. Шунлыктан әсәрегезне гәзиттә файдалана алмадык.
Сәлам белән, мәдәният бүлегенең әдәби хезмәткәре Муса Сираҗетдинов.
15 декабрь, 1966 ел”.
“Иптәш Фаткуллин!
“Мәктәптә кичә” дигән хәбә­регезне 6 гыйнварда алдык. 29 декабрьдә үткәрелгән Яңа ел кичәсе турында гыйнварның 8-10нарында гәзиттә хәбәр итүе уңайсыз бит. Шуңа күрә хәбәрегезне файдалана алмыйбыз.
Сәлам белән, яңалыклар бүлеге мөдире Хәмит Сәмихов.
7 гыйнвар, 1967 ел”.

“Фәрит туган!
Хәбәрең гомум характерда язылган, шуңа аны гәзиткә биреп булмас. Киләчәктә шуңа игътибарлырак бул әле. Хуш.
Әдәби хезмәткәр Рәис Фаткуллин.
12 гыйнвар, 1967 ел”.

“Фәрит!
Бер үк хәбәрне район гәзитенә дә, “Кызыл таң”га да җибәрмә. Г. Ибраһимов юбилеена әзерлек турындагы материалларыгызны эшләп биргән идек, ул бүген-иртәгә басылачак. Шул ук нәрсә район гәзитендә дә басылган икән.
Сәлам белән, Вәли Җиһаншин.
3 февраль,1967 ел”.
“Фәрит!
Корманай авылында физкультура-спорт эшенең начар торуы турында язган материалыгызны алдык. Ләкин Сез аны өстән-өстән генә язгансыз. Яңадан шул темага кайтып, бу эштә турыдан-туры җаваплы иптәшләрнең исем-фами­лияләрен күрсәтеп, ким­челекләрне тирәнрәк ачып языгыз.
Сәлам белән, Вәли Җи­һаншин.
16 февраль, 1967 ел”.

“Иптәш Фаткуллин!
Казанга юбилейга барып кайтучылар белән очрашу турында элегрәк булса гәзиттә язып булыр иде. Хәзер соңрак инде.
Сәлам белән, Хәмит Сәмихов.
14 апрель, 1967 ел”.

“Иптәш Фаткуллин!
Сәнгать коллективларының халык алдындагы чыгышлары турында хатлар күп килгән­лектән, бөтенесен дә гәзиттә урнаштырып барырга һичбер мөмкинлек булмады. Шул сәбәп белән, кызганычка каршы, Сезнең хатны да файдалана алмадык.
Сәлам белән, яңалыклар бүлеге мөдире Радик Сибәгатов.
1 сентябрь, 1967 ел”.
Арытабангы дүрт ел ярымда миңа “Кызыл таң”нан хатлар килмәгән. Күрәсең, бер генә язмам да ыгы-зыгы, хәтта сорау да тудырмагандыр. Бу вакыт эчендә мин ике ел армиядә хезмәт итеп, аннан кайтышлый ук Авыргазы район гәзитенә әдәби хезмәткәр булып эшкә кердем. Арытабангы хәбәрләшүләр нигездә телефон аша булды. Хатлар бик сирәк кенә килгәләде.
“Иптәш Фаткуллин!
Г. Ибраһимовның 85 еллыгына без материаллар бирмибез. Чөнки ул язучыларны киң бил­геләп үтә торган юбилей датасы түгел.
Сәлам белән, мәдәният бүлегенең әдәби хезмәткәре Рим Идиятуллин.
21 март, 1972 ел”.
Район гәзитенә эшкә керү белән үк, кайда да булса читтән торып укып, югары белем алу хәстәрлеген күрә башладым. Моны ничегрәк тормышка ашырырга икән дип киңәш сорап, “Кызыл таң”га да хат язганмын. Тәкъдим ителгән соңгы хат — минем сорауларга җавап.
“Хөрмәтле иптәш Фаткуллин!
Сорауларыгызга җавап бирәбез.
Беренчесенә: журналистлар әзерләү, аларның квалификациясен яхшырту эшләре моңа кадәр алып барылмады диярлек.
Икенчесенә: университетта быел журналистика бүлеге ачмакчылар. Ул, ихтимал, филология факультетында оештырылыр. Шушы көннәрдә бу мәсьәлә тулысынча ачыкланачак.
Өченчесенә: университетка кергәндә чит телдән имтихан бирү мәҗбүри. Мәктәптә укымагансыз икән, үз алдыгызга өйрәнә аласыз.
Шуларны Сезгә хәбәр итәбез.
Сәлам белән, гәзитнең хатлар бүлеге хезмәткәре Рәшит Сабитов.
22 май, 1972 ел”.
Шул ук елның җәендә мин Башкортстан дәүләт университеты филология факультеты татар бүлегенә читтән торып укырга кердем. 1975 елның башында “Кызыл таң” журналисты булып киттем.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Уфада Русия чемпионаты үтәчәк!
Сегодня, 16:01 :: Спорт
Уфада Русия чемпионаты үтәчәк!
28 ел Цойсыз...
Сегодня, 15:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
28 ел Цойсыз...
Уңыш ничек булыр?
Сегодня, 14:19 :: Икътисад
Уңыш ничек булыр?
Мостай Кәрим әсәрләренең 10нчы томы дөнья күрәчәк
Сегодня, 13:58 :: Мәдәният һәм сәнгать
Мостай Кәрим әсәрләренең 10нчы томы дөнья күрәчәк
Бала тапсаң, бушлай алырсың!
Сегодня, 12:41 :: Яңалыклар
Бала тапсаң, бушлай алырсың!
Безнекеләр тагын да алда!
Сегодня, 12:24 :: Спорт
Безнекеләр тагын да алда!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»