Журналистның куен дәфтәреннән » Страница 2
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

Без — авылга кайтасы малайлар

Без — авылга  кайтасы малайлар Ә ул лаеклы каршы алырга әзерме?

“Куен дәфтәре”н актарып утырам... Кайчандыр язарга өлгермәгән темалар бар. Кычкырып әйтү тыелган фикерләр дә очрый. Кайберләрен әле өлгереп җитмәгән тема дип теркәгәнмен. Күңел дәфтәрендә теркәлгәннәрнең күбесе — авыл проблемалары. Өлкәннәрнең фикерләре, яшьләрнең теләкләре тупланган. Журналистның “иҗат сандыгы” үз һөнәре буенча озак эшләгән саен яңа сәхифәләр белән тулылана. Авылга һәр кайтуымда диярлек “син бит журналист, нигә азрак үзебезнең Мәмәдәл турында, аның проблемалары хакында гәзиткә язмыйсың” дип “теңкәгә тигәннәре” дә очрый.

30 елдан артык матбугатта эшләү чорында әллә ничә сәяси система үзгәрде. Совет чорында гына гәзиттә басылганның көче, нәтиҗәлелеге була торган иде. Бигрәк тә яңа Русия тарихында (хәзер шундый термин да бар) гәзит чыгышларына түрәләрнең “колаклары да селкенми”. Ә мин язып нәрсә үзгәртә алам? Акча юк, бюджетта каралмаган, дип әйтәчәкләр. Әллә халык сайлап куйган депутатлар үз сүзен әйтергә

21.10.2017 (№ 122 (25126)): Журналистның куен дәфтәреннән

Күңелгә уелдыгыз

Күңелгә уелдыгыз Безнең һөнәрнең башка берәүдә дә кабатланмый торган үзенчәлеге бар – журналистка барлык ишекләр дә ачык. Ул ябык булса, тәрәзә бар. Алай гына түгел, еш кына күңел ишекләре дә ачыла безнең алда. Менә монысы инде аеруча кадерле.

Кем белән генә аралашмый журналист – урамдагы сәрхүштән алып, президентка кадәр. Әмма кайберәүләр интервьюга бульдозерда киләдер кебек – аның эттергечен берничек тә кузгаталмыйсың. Аңа башны бәреп булмый бит инде, борылып китәргә ашыгасың, син уйлаган мәкалә тумый кала.

Ул туган хәлдә дә, барысы да ак кәгазьгә төшми әле – күңелдә калганы да җитәр­лек. Еллар узу белән, шушы күңелдә калганнар ташка басылганнардан да кадерлерәк була бара.

Быел Казанга баруымда Яңа татар бистәсендәге каберлеккә барып, күңелдә яктылык калдырган мәрхүм­нәргә зиярәт кылдым. Шушы яктылыктан сезгә өлеш чыгарырга булдым.

30.09.2017 (№ 113 (25117)): Журналистның куен дәфтәреннән

Йөртә безне язмышлар...

Йөртә безне  язмышлар... Төркия татары Әхмәт Шаһин Корманай урта мәктәбе укучылары белән. 2007 ел.Дөнья буйлап таралган, сибелгән милләттәшләребезнең үткәненә һәм бүгенгесенә бер караш.

Кайда гына яшәми икән безнең халык?! Чит яклардагы кардәшләребезнең тарихы, тормыш-көнкүреше белән кызыксыну көчәя. Америка, Төркия, Финляндия, Кытай татарлары турында матбугатта хәзер еш һәм җентекле языла. Польша, Венгрия, Румыниядә татар авыллары барлыгын да беләбез, Германия, Канада, Япония, Португалия, Бразилиядә яшәүләре турында да хәбәр итә гәзит-журналлар. Җир аягы — җир башы Австралиядә дә алар меңнән артык.

Татарларның ил, дөнья буйлап таралу сәбәпләре күптөрле. Иң беренчесе — Явыз Иванның, Казан ханлыгын җимереп, татарларны дәүләтсез һәм җирсез калдыруы. Әлбәттә, бөек шагыйребез әйтмешли, “тынычта аттан артык эшләүче, сугышта арысландай көчле” һәм сәләтле татарлар милләтен, телен сатып, муенына тәре тагып, исемнәрен Иван, Николай, Мария, Варварага алмаштырып, газиз ватаннарында яшәп калып та

09.09.2017 (№ 104 (25108)): Журналистның куен дәфтәреннән

Гаджетамания

Гаджетамания Югары технологияләр белән артык мавыгу нәрсәгә китерер?

Күптән түгел җәмәгать транспортында ерак юл үтәргә туры килде. Йокымсырап кайтканда бала тавышына сискәнеп киттем. Алгы рәттә бер әни баласын тынычландыра алмый иде. Шук малай кәнфитне атып кына бәрде. Кечкенә йодрыклары белән әнисенең кулын төеп, нидер таләп итте. Ниһаять, максатына иреште. Әни баласына телефон чыгарып бирде. Малайның шунда ук авызы ерылды. Бармаклары белән экранга төрткәләп, уйный да башлады. Бер сүз белән әйткәндә, дөньясы түгәрәкләнде. Ни аяныч, өлкәннәр дә башларын телефоннарыннан күтәрә алмады. Беркем дә бер-берсе белән сөйләшми дә, табигать хозурлыгына да сокланмый. Соңгы вакытларда тормышыбыз чынбарлыктан глобаль челтәргә, компьютерга күчеп бара. Мондый күренеш киләчәккә куркыныч белән яный.

27.07.2017 (№ 86 (25090)): Журналистның куен дәфтәреннән

“Җырның ертыгы юк”, диләр...

“Җырның ертыгы юк”, диләр... Әгәр булса, аларны кем ямар?

“Ул заманда әле, хәзерге кебек, кая карама — мәгълүматлар, белешмәләр тупланган җыентыклар, интернет дигән нәрсәләр юк иде. Ә аның мәкаләләрендә халыкны кызыксындырган, укытучыларга, укучыларга кирәкле, хәтта тарихчыларны гаҗәпкә калдырган белешмә-мәгълүмат тулып ята. Баштагы мәлдә аның шундый бай материалны каян алуына, ул мәкаләләрне кайчан язып өлгерүенә аптырый идем. Чөнки бүлектә мөдир булып утырганда гел авторлар хатларын эшкәртте, минем һәм башкаларның бүлек темасына язганнарын укыды. Кайчак аның кешеләр белән сөйләшкәндә, темадан читкә китеп, кызык кына сораулар бирүенә күп тапкырлар шаһит булдым. Аннары, әллә кайчангы гәзит-журналлар күрсә, “кирәге чыгар”, дип, барысын да җыеп куя. Аны хәтта шаяртып, “Плюшкин” дип тә атый идем. Соңыннан гәзиттә “аһ” итеп укырлык мәкаләсе дөнья күргәч, теге чакта сорашып язып куйганнары да, Плюшкин кебек җыйган кәгазьләрнең дә нигә кирәклеге аңлашылды. Кыскасы, яхшы мәкалә язар өчен айлар, хәтта еллар

27.04.2017 (№ 49 (25053)): Журналистның куен дәфтәреннән

Чемпионнар арта. Спорт сөючеләр кими...

Чемпионнар арта.  Спорт сөючеләр кими... Бу күренешне акча “елгасын” дөрес якка бору гына үзгәртә алачак.

Соңгы елларда Русиядә спорт киң таралу алды. Моңа 2014 елда Сочида Олимпия уеннары үтүе, киләсе елда илебездә футбол буенча дөнья чемпионаты оештырылачагы да булышлык итте. Спорт ярышлары да артканнан-арта бара. Кайчан гына Олимпия уеннары, дөнья һәм Европа чемпионатлары төп бәйгеләр саналды. Хәзер Европа уеннары, балалар уеннары, универсиада да оештырыла һәм мәгълүмат чараларында даими яктыртыла. Кораллы Көчләр дә спорттан читтә калмады. Бөтендөнья хәрби уеннары үткәрелә башлады. Легионерлар, спорт “йолдызлары” турында кем генә сөйләми. Спорт тапшырулары, уеннары күрсәтелүче “Матч ТВ” телеканалы да ачылды. Беренче карашка, мондый казанышлар тәэсирендә спорт югары үсешкән сыман. Шул ук вакытта, дәрәҗәле бәйгеләр оештырып, миллион сумнарга “легионерлар” җәлеп итеп кенә спортны үстереп булмаганын көндәлек тормыш ачык күрсәтә.

23.03.2017 (№ 34 (25038)): Журналистның куен дәфтәреннән









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»